- 03.06.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Моннан 25 ел элек, 1991нче елның 14нче маенда, ул вакыттагы парламент депутаты Фәүзия Бәйрәмова сәяси ачлык игълан итә. Татар хатынының үз милләте мәнфәгатьләрен, дәүләт бәйсезлеген яклап көрәшүе була бу. 14 көнгә сузылган сәяси ачлыктан соң, Югары Совет депутатлары Татарстанда Русия Президентын сайлау карарын кире кага. Әйтүләренә караганда, Югары Совет сессиясе буласы көнне Ирек мәйданы кайнап торган, анда 70 меңгә якын татар җыелган. Ә быел шушы тарихи вакыйганың 25 еллыгын искә алырга 30 кеше килгән иде. Һәм Ирек мәйданына да түгел – идән астындагы кысан бүлмәгә.
ИДӘН АСТЫНДА ХӘТЕР ЯҢАРТУ
Сәяси ачлыкны искә алуны Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге оештырды. Башта, чара (фәнни-гамәли конференция рәвешендә!) милли-мәдәни үзәктә үтәчәк, диелде, белдерүләр дә шулай дип бирелде. Әһә, мин әйтәм, конференция дигәч, димәк, төрле белгечләр дә чыгыш ясар, ачлык тоткан кешеләрне дә тыңлап булыр, бәлки, татар зыялыларын да очратырмын. Шундый сыек кына булса да өмет белән бардым. Тик милли-мәдәни үзәк ишеге төбендә каршыма ике кеше очрады:
– Сез БТИҮ уздыра торган чарагамы? Монда рөхсәт бирмәделәр бит, утырыш БТИҮ бинасында булачак. Без монда килгән кешеләрне каршы алып, кая барырга кирәклеген аңлатып торабыз.
Карл Маркс урамындагы бинадан чыгарылгач, татар иҗтимагый үзәге Сәетгалиев урамында урнашкан бер бинага сыенган. Аны моңарчы барып күргәнем юк иде әле. Сәяси ачлыкны искә алуга багышланган чарага баргач күрдем. Күрдем дә шаккаттым: бер бинаның подвал өлеше икән! Керү юлын әрекмән баскан, калай ишеккә «Бөтендөнья татар конгрессы» дигән плакат ябыштырылган, аның да ярты ягы гына исән калган. Бер читтә А4 зурлыгындагы ак биттә «Сәяси ачлыкка 25 ел! Түгәрәк өстәл» дигән язу ябыштырып куйганнар – минем шикелле, тагын нинди хикмәтләре бар икән моның, дип игътибар беләнрәк карамасаң, күрерлек тә түгел. БТИҮ утырышлары уза торган бүлмәгә 30 кеше сыйды (барысы да өлкән яшьтәгеләр, билгеле), тагын бишәү, урын булмау сәбәпле, коридорда басып торды. Кысан бүлмәдә һава беткәч, түзә алмыйча, чыгып китүчеләр дә булды. Мәйданда ачлык тотып, көрәшеп, дәүләт бәйсезлеге яулап алган милләтнең бүгенге хәле бу!
Чара чыннан да монда була микәнни, дигән уй утырышны ачык дип белдергәнче тынгылык бирмәде миңа. Миңа гына да түгел икән. БТИҮ әгъзаларының чараны тыныч кына башлап җибәрүен тыңлап утыргач, шагыйрә Нәҗибә Сафина түзмәде:
– Монда җыелган халык, үзен хөрмәт итсә, шушы тишектә утырып тормас, дип уйлаган идем. Әйдәгез, җәмәгать, җыелыйк та милли-мәдәни үзәккә барыйк. Ирек мәйданына барып, ачлык тоткан урынны карыйк, искә алыйк. Казан урамы буйлап җыелышып җәяү барырга ярамыймыни? Арагызда үзен хөрмәт иткән берәр кеше бармы? – дип чәчрәп чыкты.
– Бар! Мин! – дигән җавап ишетелде. Милли хәрәкәт активисты Зилә Хәмит әйткән икән. Башкалар Нәҗибә ханымның тәкъдимен куәтләргә ашыкмады. Бер ир-ат, урыныннан күтәрелми генә: «Монда җыелып, елап утыруның бер файдасы да юк!» – дип кычкырды. Тик ул да Нәҗибә Сафинага иярергә ашыкмады.
– Сез барасыгыз килсә барыгыз, без җыелыш үткәрәбез, – дип белдерде БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев. Шагыйрәгә «провокатор» ярлыгы тагучылар да табылды.
– Анда рөхсәтсез барган өчен безнең һәрберебезне тикшерәчәкләр һәм унар мең сум штраф түләтәчәкләр. Бу бинадан куып чыгармаганнары өчен дә бик рәхмәт әле. Безне дә алып китсәләр, милли хәрәкәттә тагын кем калыр? – диде БТИҮ әгъзасы Галишан Нуриәхмәт.
Аның сүзләрендә хаклык бар иде, әлбәттә. Нинди илдә яшәгәнебезне онытмыйк: икәү сөйләшеп басып торганда да, рөхсәтсез митинг үткәреп ятасыз дип алып китеп ябарга мөмкиннәр бездә, милли хәрәкәт вәкилләрен бигрәк тә. Әле башкарма комитет рөхсәте белән уздырыла торган чараларда (Хәтер көне, БТИҮ Корылтае, мәсәлән) чыгыш ясаган өчен дә штрафка тартулары ихтимал.
Тик Нәҗибә ханым да белә бит ул кануннарны. Белсә дә, үз сүзендә нык торды:
– Түләтсеннәр! Бакчамны сатам! Әйдәгез, барыйк!
Провокация түгел, горур булырга өндәү иде бу. Хәтерне идән астында түгел, вакыйга булган урында яңарту дөресрәк булачагын аңлатырга тырышу иде. Тик ирләр шагыйрәне ишетергә теләмәде, башта теләктәшлек күрсәткәннәре дә башларын иеп утыра бирде. Нәҗибә Сафинага:
– Ирләре дә, татары да юк икән. Мин әлегә үземне кеше дип, шагыйрәип саныйм, шуңа күрә китәм, – дип китеп барырга туры килде. Юк, әзер түгел икән әле безнең милләт яңадан мәйданнарда азатлык даулап ачлык тотарга…
МӘҖБҮРИ ТҮГЕЛ, ИХТЫЯРИ ЧАРА
Нәҗибә ханым һәм аңа теләктәшлек күрсәткән өч хатын-кыз да чыгып киткәч, утырыш гадәти сөйләшүгә кайтып калды. 1991нче елда мәйданда ачлык тоткан кешеләрне искә алдылар. Фәүзия Бәйрәмова башлаган акциягә ул вакытта Алексеевск районыннан Рәфкать һәм Зиннур Шәмсетдиновлар («Иттифак» фиркасе әгъзалары), шагыйрьләр Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, язучылар Әхәт Мушинский, Заһит Мәхмүди, полковник Зәки Зәйнуллин, артист Илдус Әхмәтҗанов, Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Шәриф, Чаллыдан килгән хатын-кызлар – Гөлнур Хәйруллина, Гөлчирә Лотфуллина, Әнисә Нурисламова, сугыш ветераны, сигез орден кавалеры Сәлим абый белән хатыны Нәкыя апа (фамилияләре күрсәтелмәгән), Бөгелмә районы, Карабаш авылыннан Фазыл Вәлиәхмәтов, Чаллыдан Марат Арысланов һәм Шәкүр Вафин, Баку каласы имамы Габдулла хәзрәт кушыла.
Сәяси ачлык тоткан кешеләрнең кайберләре БТИҮ уздырган утырышка да килгән иде. 25 ел элек булган әһәмиятле вакыйганы хәтерләрендә яңартты алар.
– Ул вакытта минем «Идел» журналында эшләгән чак. Безгә беркем дә, әйдәгез, ачлыкка утырыйк, дип әйтмәде. Фәүзия апа берүзе мәйданда кибеп утырганда, без, яп-яшь сәламәт егетләр, ни йөзебез белән урамда йөрик, дип уйладык та, баш мөхәррирдән рөхсәт алып, муенга «Ачлык» дигән язу тагып, Әхәт Мушинский белән мәйданга чыгып утырдык. Бу чараны Мәскәүгә, җитәкчеләргә каршы юнәлдерелгән дип уйладылар. Тик ул беркемгә дә каршы түгел, ә Татарстанның, татар халкының мәнфәгатьләрен яклап оештырылган иде. Утырдыгыз, ач тордыгыз инде, шуннан нәрсә, диючеләр булды. Күпме татар бакчалары, гимназияләре ачылды, университетта татар бүлекләре күтәрелеп китте, татар кешесе үзен бөек халыкның варисы итеп тоеп яши башлады. Казанда туып-үскән татар язучылары барлыкка килә башлады. Без, татарлар, кирәк чакта берләшә алуыбызны күрсәттек, – дип сөйләде шагыйрь, быел Тукай премиясе лауреаты булган Газинур Морат.
Милли хәрәкәтнең аксакалы Илдус Садыйк:
– Мактана дип әйтмәгез, тик Фәүзияне мәйданга мин алып килдем. Мин ул вакытта шактый зур җитәкче – Татарстанның дәүләт электр инспекциясе башлыгы идем. Министр дәрәҗәсендәге вазифа инде бу. Эш буенча махсус машинам бар иде, аны ЮХИДИ туктата алмый. Шул машина белән килдем, Фәүзия килешенгән урынга чыгып торды. Ирек мәйданына килеп җиткәч, билгеләнгән урында аны төшереп калдырдым. Медикларны да мин чакырттым. Фәүзияне кәнәфигә утыртып, Югары Советка алып керүчеләр арасында да бар идем. Күзәтүчеләр булган, әлбәттә. Шуннан соң мине бик каты тикшерделәр, бәйләнә башладылар. Ахыр чиктә, ул эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Ләкин жәлләмим, аның каравы мин милләтемә хезмәт иттем, – дип истәлекләрен яңартты.
«БУ ХАЛЫКНЫҢ ҖИҢҮЕ ИДЕ!»
Сәяси ачлыкның башында торган җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова үзе очрашуга килмәгән иде. Ул 25 ел элек булган вакыйгалар турында «Азатлык» радиосына сөйләгән: «1991нче елның 13нче маенда Татарстан Югары Советы Русия Президенты Татарстанда сайлана дигән карар кабул итте. Бу декларациягә хыянәт иде. Безнең декларациядә Татарстанның Русиянең яки Советлар берлегенең субъекты икәнлеге күрсәтелмәгән. Бары тик Татарстан кануннары гына өстенлек итә дигән маддә дә бар. Парламентта депутат буларак мин һәм тагы берничә кеше бу карарга каршы чыгып карадык, әмма нәтиҗәгә ирешә алмадык. Нишләргә? Зиһенемне ярып, бер уй үтте – ачлык игълан итәргә!
Ул вакытта Русиядә сәяси ачлык дигән әйбер бөтенләй юк иде. Өйдәгеләргә берни дә әйтмәдем. Әзерләндем, юындым, яхшы киемнәремне кидем дә, сәяси ачлык игълан итәм дигән текстымны яздым һәм 14нче май көнне Дәрвишләр бистәсеннән ике-өч транспорт белән килеп, Югары Совет каршындагы буш мәйданга урындыкка чыгып утырдым. Бик эссе көннәр иде. Мин чөгендер кебек кып-кызыл булдым, яндым-пештем. Абдулла хәзрәт Галиуллин башта миңа җиңел машинасын бирде. Төнлә шул машинада кундык. Аннан соң икенче көнне мәчеттән бөркәүле машина җибәрде. Менә шул бөркәүле машинада хәл кереп китте. Чаллыдан килделәр һәм чын мәгънәсендә сәяси ачлык башланды. Миңа кушылучылар күбәйде, яздырырга, фильмнар төшерергә чит илләрдән журналистлар килә башлады.
Утыра торган урындыгыма утыртып, Югары Совет сессиясенә алып керделәр. Халык, тәкбир әйтеп, «Азатлык» дип кычкырып озатып калды. Югары Советта 6 сәгать буе миңа сүз биргәннәрен көттем. Курыктылар, шушы алты сәгать эчендә депутатлар ике тапкыр ашарга китте. Борчак ашы пешергәннәр иде, аның исе бөтен бинага таралды.
6 сәгатьтән соң гына сүз бирделәр. Мин: «Туганнарым, кардәшләрем! Без бит бәйсезлек игълан иттек, безнең декларациябез бар. Русия Президенты Татарстанда сайланырга тиеш түгел, безнең үзебезнең Президент булырга тиеш, без бәйсез дәүләт бит, – дип халыкка еларлык дәрәҗәгә җитеп мөрәҗәгать иттем.
Миннән соң бер марҗа депутат чыгып мине бөтенләй юкка чыгарырлык чыгыш ясады. Имеш, мин сугышка чакырам, халыкларны бутыйм… Аның соңгы сүзләрен ишетмәдем, үземне залдан тизрәк алып чыгарга куштым. Миңа бу марҗа каршында егылырга ярамый иде, ә егыласымны сиздем. Үз аягым белән, башымны горур тотып, залдан чыгып киттем, зал белән фойе арасындагы кечкенә аралыкта аңымны җуеп, идәнгә аудым.
Татар депутатлары ул хатынга сөйләп бетерергә ирек бирмәгән – трибунадан куып төшергәннәр. 12нче июньдә Русия Президенты Татарстанда сайланмады, ә киресенчә, Татарстан Президенты сайланды. Бу халыкның җиңүе иде!
Русия карарны танырга мәҗбүр булды һәм берничә ел дәвамында безнең эчке эшләребезгә катнашмады. Нефтьне дә үзебездә калдырдык, солдатларны кайнар нокталарга җибәрмәдек. Меңләгән татар мәктәбе, мәчет ачып калдык. Әмма аннан соң китте шартнамә, китте Русия белән килешүләр. Татарстан җитәкчеләре безгә – бәйсезлек тарафдарларына каршы көрәшә башлады.
Русиядә ыгы-зыгылы вакытта беренче булып татарлар күтәрелгән. Әле без исән, безнең фикерләребез исән, әле үз сүзебезне әйтәчәкбез».
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии