- 03.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Күпләргә мәгълүм дә түгелдер, ләкин хәзер барлык алыш-биреш аукцион аша уза. Балалар бакчаларына китерелә торган азык-төлек тә – шул система корбаны. Әйбер сатканда бәя күтәрелсә, монда киресенчә – урта бәядән төшерелә. Арзан бәягә калгач, нинди «сыйфатлы» ризык китерәчәкләре билгеле. Черек җиләк-җимеш, яшелчә дисеңме, бер көндә бозыла торган сөт продуктлары, пешергәч, берничә сәгатьтән яшелләнеп чыга торган тавыклар дисеңме! Сатучыны намусы борчымый! Дәгъва белдерә башлагач, азык-төлек белән тәэмин итүче бер ханым: «Апаем, син мине куркытма, мин Аллаһтан гына куркам!» – дип җавап кайтарды. Аллаһыдан курыккан кеше балаларны шулай куркыныч астына куяр идемени?
Хәзерге заман балалары болай да бик нәзберек, ә бакчадан ук шундый әйберләр ашап үскәч, ничек сәламәт булсын инде?! Аш-су остасы булып эшләүче бер танышым: «Без берни эшли алмыйбыз, ни кайта, шуны ашатырга мәҗбүрбез. Тавыкның тиресен салдырып атабыз да итен балаларга ашатабыз инде», – ди. Ул тавык калдыкларын эт ялап та карамый, ә балалар ашый… Күңел ачу үзәкләре төзергә, тегесенә-монысына хакимият миллиардлар бүлеп бирә, ә балаларны тукландыру өчен – ниндидер мескен йөз меңнәр жәл, әле анысын да аукционнарга куеп киметтерә. Балалар – безнең киләчәк, дип сөйләгән булалар, шулай булгач, ни өчен аларның сәламәтлегендә экономияләү сәясәте алып баралар икән соң?
АЙЗИЛӘ
Комментарии