Җитәкчеләр акча җыя, терлекчеләрнең пенсиясе аз

Җитәкчеләр акча җыя, терлекчеләрнең пенсиясе аз

«Акча кем кесәсендә?» дигән мәкаләне (2014, №6, 12 февраль) укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Югары катлау кешеләре ашкына-ашкына акча җыя, чит илгә китә. Бөтен бәхетне акчада дип беләләр микән әллә? Халык икегә аерылды: байлар һәм үз көнен көчкә күрүчеләр. Бу акча коллары авыл кешесенең ничек яшәгәнен уйлый микән? Бер генә мисал китерәм: 8нче классны тәмамлаганнан соң, 40 ел терлекчелектә сыер савуда эшләгән Тәгъзимә Зәбирова һәм башкалар 5300 сум белән пенсиягә чыкты. Өч бала үстереп, хайван асрап, көн-төн хезмәт иткән кешене күз алдына китерик. Эш хакы күп булса, пенсиясе дә күп чыгар иде. Гомер буе резин итек киеп, пычрак ерып йөргәннең нәтиҗәсе булып саулык китә, 5300 сумга дару алырга кирәк. Шуннан соң акча җыючылар яшәр өчен күпме тиен калганын уйласын иде. Түләү кәгазе килгәч, тагын бер күз яше түгә әз акчалылар. Илне алга җибәрәбез дип, черек бәрәңге ашап, хезмәт куйган кешеләрнең пенсиясен карасын иде ул акча коллары. Ул акчаның тиененә кадәр җавап тотасы көннәре алда икәнен, күз яше белән кергән акчаның рәхәте озакка бармаганын, үзләреннән соң аның җәзасы балаларына калачагын белерләр әле. Депутат булып утыручыларның, бер таякка эшләп, сугыш арты авырлыгын күргән буын кешеләренә акча өстәргә котлары чыгып тора. Кеше саен 300 сум акча таба алмыйбыз, дип сөйләделәр. Үзләренең эш хакына 90 мең табылды. Сугыш чоры балаларына акча таба алмыйлар, адәм көлкесе. Без бит машина да, фатир да сорамыйбыз. 300 сум – сәдака акчасы бит ул.

Әгәр халыкны яклаучы чын депутат булса, мондый түрәләрнең акчаларын алдыртып, халык файдасына кулланырлык итеп закон чыгарыр иде. Без, мәсәлән, гомер буе ирем белән фермада эшләдек, велосипед та ала алмадык.

Шушы хәтле бай Татарстанга 300 сум сәдака акчасы бит ул.

Әлфия МӨХӘММӘДИЯРОВА.

Биектау районы, Юртыш авылы.

Комментарии