«Ярдәм итегез, Президент!»

80 процентка пешкән бала – Курбанбаев Акмал да гаиләдә белем алу формасын сайлаган иде. Аның әрнү тулы хаты Президентыбызга җибәрелде. Хәбәре генә юк…

Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтуһ! Хөрмәтле Нургалиевич! Беренчедән, минем сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки минем гаиләмнең фатиры бар. Сез безгә бирдегез бу фатирны. Мин, Курбанбаев Акмал, исегездәме? «Ак чәчәкләр» 2011 ел… Мин теге 80%ка тәне пешеп янган малай, ДРКБ табиблары коткарган иде мине.

Минем бер үтенечем бар иде сезгә. Мин «гаиләдә уку» программасы буенча укыйм. Бик зур рәхмәт Рафаэль Рашидовичка, ул безгә шундый яхшы уку бүлмәләре бирде. Монда безне бик тәмле итеп ашаталар, монда без гарәп телен һәм Коръәнне өйрәнәбез, намаз укыйбыз. Ләкин безгә монда укырга ирек бирмиләр, һаман кемнәрдер килеп, тавышланып, тикшереп китәләр. Алар әйтәләр, бу уку йортын Сез ябарга кушкансыз икән! Ләкин мин ышанмыйм. Сез андый кеше түгел. Сез бит үзегез әйтәсез: «Әгәр кем мөселман икән, ул үз динен һәм туган телен белергә тиеш». Ә мин, Әлхәмдүлиллаһ, мөселман һәм динемне беләм. Минем әти таҗик милләте вәкиле, ә әни – татар кызы. Мин таҗик телен дә, татар телен дә беләм. Тагын гарәп һәм инглиз телен беләсем килә.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бик үтенеп сорыйм сездән, рөхсәт итегез безгә «гаиләдә уку программасы» буенча укуны дәвам итәргә. Мин беләм, сездән башка кеше безгә булыша алмый. Мин Сезгә рәхмәтле булып, дога кылырмын һәм «биш»кә генә укырмын.

Балаларыгызның рәхәтен күреп, озак һәм сау-сәламәт булып яшәвегезне теләп,

Акмал КУРБАНБАЕВ.

02.02.2013 ел.

Президентның андый булганына ышанмыйбыз!

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Әссәләмугаләйкум вә рәхмәтуллах!

Сезгә – гражданнарының Конституцион хокуклары гарантына – ярдәмегезгә өметләнеп мөрәҗәгать итәбез. Чөнки соңгы айларда төрле яклап хокукларыбызны кысу вә чикләүгә бары тик мөселман булганга һәм Коръән-Кәрим кушканча яшәгәнгә генә дучар булабыз. Шул исәптән, безне Сезнең исемнән дә каһәрлиләр. Бигрәк тә Биектауның «Иманлы гаилә» мәчет-комплексында укучы балаларыбызның мәнфәгатьләрен бозганда, « кушты» сүзен еш ишетергә туры килә.

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Мөгаен, сезгә мөфти хәзрәт яки башка киңәшчеләрегез бик үк дөрес булмаган мәгълүмат җиткергәннәр һәм балаларыбызны закон бозып укытуыбыз хакында сөйләгәннәрдер. Ышанмагыз, зинһар, бу – ялган сүзләр. Без – канун бозучылар түгел. Бары тик балаларыбызның хәләл ризык белән туклануын, дөнья бозыклыкларыннан читтәрәк булуын гына телибез. Шуңа күрә дә «шәхси эшмәкәр» таныклыгы булган укытучы-репетиторлар белән килешү төзеп, балаларыбызны «гаиләдә белем бирү» системасы нигезендә укытуга күчтек. Бу РФ һәм ТР территориясендә гамәлдә булган кануннарны бозмый һәм без моны үзебез уйлап чыгармадык. Белем бирүнең бу төрен Мәскәүдә 100 меңләп гаилә куллана, Санкт-Петербургта, бөтен Русиянең эре шәһәрләрендә бу система күптән эшли. Ләкин анда беркем дә закон бозу тапмый, балалар репетитор-укытучыларыннан белем алып, һәр чирек саен үзләре беркетелгән дәүләти гомуми белем бирү мәктәбенә барып, контроль эшләр эшләп кайталар. Әлегә кадәр безнең балаларның белем дәрәҗәсе югары санала иде. Ләкин, күптән түгел генә мәгарифне күзәтү өлкәсеннән тикшерү килде һәм безнең балаларга укытучылар билгене арттырып куя, дигән нигезсез нәтиҗә чыгарды. Алар тикшерүне, никтер, Сезнең шәхси боерыгыгыз нигезендә үткәрүен әйтте. Шулай ук, район хакимиятеннән килгән эреле-ваклы түрәләр дә гел Сезнең исемегез артына качалар. Прокуратурадан килеп, өстәл төеп акыралар, яныйлар.

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Мөселманнарны бары тик динебезгә тугрылык саклаганнары өчен генә кыерсытуга юл куймавыгызны үтенәбез. Бүген Биектауда безнең йөзгә якын балабыз укый, һәм алар белем алу шартларыннан бик канәгать. Тикшерергә килүчеләр дә сокланалар, ләкин барыбер «ябабыз», дип куркыталар. Без Сездән яклау өмет итәбез һәм Сезне «гаиләдә белем бирү» системасы нигезендә укучы балаларыбызны үзегез килеп күрүегезне сорыйбыз. Бәлки фикерегез яхшы якка үзгәрер.

Ихтирам белән, балаларына яхшы белем бирергә теләүче мөселман ата-аналар.

Комментарии