«Ильич сагындыра».

Сираҗиның «Ильич сагындыра…» (№46, 21 ноябрь, 2012 ел)исемле язмасын укыганнан соң, еш кына шул заманны искә төшерәм. Авыл кешеләренең кайсы чорда яхшырак, әйбәтрәк яшәгәнен белер өчен бизмәнгә салып үлчәргә булдым. Үлчәү теле, тирбәлә торгач, уртада тукталды да калды. Замана алга чапса да, тормыш итүләре әллә ни җиңеләймәгән, шул дәрәҗәдә калган диярлек. Бер яктан караганда, алга китеш бар кебек, икенче яктан – киресенчә. Ничек эшләгән булсалар, хәзер дә шулай эшлиләр.

Авылда урта хәлдә яшәр өчен, ким дигәндә, 5-6 баш сыер асрарга кирәк. Күп терлек тоткан кешеләр бик тиз баеп, кулакка әйләнерләр төсле. Мә тот капчыгың! Сыерлар күп сөт биргән вакытта сөтнең литрын 7 сумнан җыялар, ике ел асраган үгезнең 10-15 мең сумын терлек җыючылар үзләренә алып кала. Фуражын алырга 100 мең сумга якын акча кирәк, әле аны тегермәндә тарттыруга, печән-салам хәзерләүгә киткән акчаны да моңа кушсаң, 100 мең сумнан узып та китә. Иске тракторга киткән запас частьлар, бензин бәясен узып киткән солярка, төзү-ремонт, ут-газ, салымнардан калган акчаны азык-төлеккә җиткерә алсаң – шатланырсың. Авыл кешесе коммунизмда булса шулай эшлисен, яшисен аңлый, караклыкта, ришвәтчелектә тотылып, эшеннән алынган түрә дә авылга кайтып көтү көтмәячәген белә. Алар Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, түрәләрнең тагын берәр нәрсә уйлап чыгарып, дөньяны бозып, аларның хәлен тагын да авырайтмауны гына сорыйлар, ә бит Русия хөкүмәте халыкның көнкүреш тормышын күпкә яхшырта ала. Моны эшләү әллә ни авыр да түгел, бары тик кешеләргә булган бурычын гына бирү кирәк. Совет чорында авыл кешесенең эше авыр булса да, ял көннәрендә эшләсәләр дә, хезмәт хаклары бик аз булды. Совет заманында эшләгән кешеләргә биреп бетерелмәгән акча бер миллион сумга җыеладыр. Русия нефть-газ табу, экспортлау буенча беренче урында тора. Нефть-газ сатудан кергән табышта һәр Русия гражданинының өлеше бар, нефть-газы булган бөтен илләр дә үз гражданнарына тигән өлешен биреп бара. Гарәп илләрендә исә, бала туу белән аның исеменә банкта счет ачалар, шунда 3-15 мең долларга кадәр акча салалар, ай саен шул баланың өлешен бу счетка салып баралар. 18 яше тулган вакытка шунда күпме акча җыела. Төркмәнстанда газ-ут, су, тоз бушлай, ай саен 120-200 литрягулык түләүсез бирелә, Чечняда да нефть сатудан кергән табыш хисабына коммуналь түләүләр юк. Русия 1960 еллардан бирле нефть-газ сата, шушы вакытта туган кешеләргә тигән өлеш 2 миллион сумлап җыеладыр инде. Әле бит Советлар Союзы таралгач, гади халыкка тигән өлешне дә бирмәделәр. Чубайсның бер ваучерына ике «Волга» машинасы алып була иде. Авыл кешеләренә 3 миллион сум, шәһәр кешеләренә 2 миллион сум акча бирсәләр, кешеләргә генә түгел, хөкүмәтнең үзенә дә яхшы булыр иде. Русиянең гомер-гомергә хәл ителмәгән проблемасы – халыкны торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашар иде…

Р. СӘГЫТДИН.

Болгар шәһәре.

Комментарии