«Татар тарихын үзгәртеп язганнар»

Әле бер ел элек кенә мәктәп программасына кертелгән тарих китабында кеше ашаучы буларак тасвирланып һәм сурәтләнеп, аның тирәсендә җәнҗал булды. Мин мәктәптә укыган тарих китабында да милләтебез толерант түгел, “кыргый халык” буларак күрсәтелә иде. Университетта укый башлагач та, китаплар күп булуга карамастан, кулга эләккәннәренең эчтәлеге дә шундыйрак булуга игътибар иттем. “Горурлык өсти торган, татарның бөеклеген күрсәтә торган тарих китабы бар микән соң?”- дигән сорауга “Спурт” банкының “Жилстройкредит” филиалы директоры, икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Хәбибрахман улы Дәүләтшин белән әңгәмәбездән җавап таба алырсыз дип уйлыйм.

Сәлим Хәбибрахман улы – “ һәм Евразия тарихында татар эзе” китаплары сериясенең проект авторы. Әлеге сериянең беренче китабы “По следам черной легенды: правда и ложь о татарах России: истоки, причины, авторы” (алда “Кара легенда артыннан” дип бирербез) дип атала һәм ул тулысынча әңгәмәдәшем финанславы буенча узган ел басылган. Китап 464 биттән тора, 4000 данәдә чыккан.

– Икътисад өлкәсендә эшлисез. Тарих китаплары сериясе чыгару идеясе каян килде?

Удмуртиядә туып үстем. Мәктәптә (әле 60нчы еллар иде) тарих дәресләрендә монгол-татар явын узганда, анда татар халкын “кыргый”, “кара халык” дип күрсәтүләренә игътибар итә, түбәнсенә идем. Бер яктан, оят булса, икенче яктан “мондый тарих”ка ышанмадым, икеләндем. Шулкадәр кыргый халык булсак, төрле илләрне яулап ала алмас идек ләбаса…

дәүләт техник университетына укырга килгәч тә, шул сорау тынычлыкта калдырмады. Казанның матурлыгын, бөеклеген, иске җирләрен күргәч, бу икеләнүләрем тагын да артты, кызыксына башладым. Байтак вакыт китапханәдә утырып, без мәктәптә укыган тарихның уйлап чыгарылган, фальсификация икәненә тәмам инандым. Ә менә Мәскәүдә аспирантурада укыганда, дусларым, фән кандидатлары, фәнни хезмәткәрләр белән аралашкач, бу фикерем тәмам формалашып бетте. Шул вакытта үзенә күрә бер хыял – татарның бөеклеген дәлилләргә сәләтле тарих китабы чыгару идеясе туды.

– “Кара легенда эзеннән” ул – “Русия һәм Евразия тарихында татар эзе” дигән тулы бер серияне ачып җибәрүче китап. Әлеге серия үз эченә нәрсәләр ала һәм ни тәшкил итә?

– Беренчел идея дә китаплар сериясе чыгару иде. Уйланылганча барса, серия 8 китаптан торачак. Икенчесе язылып бетте, үз чиратын көтеп ята. Автор белән исемен әле төгәл сайламадык, берничә вариант бар. Анда танылган, атаклы татарлар хакында бәян ителәчәк. Ә китапның авторы шул ук – язучы Гали Еникеев.

Кыскача гына әлеге китап турында нәрсә әйтер идегез?

– Китап яңалыкка бай. Монда рәсми тарихта ачылмаган яңа фактлар китерелгән. Безнең тарихны кем һәм ни өчен үзгәрткән? Аны үзгәртү кемгә файдалы булган? Китапта шулар ачыклана. Биредә “чын” тарихның XVII-XVIII гасырда, хакимияткә Романовлар династиясе килгәч үзгәртелгәне раслана. Ул Ватикан белән берлектә эшләнгән булса кирәк. Бөтен серне ачып бетерәсе килми, ләкин Казан алынганчы татарларның, Казанның авторитеты зур, безнең йогынты нык була. Алар татарларны болай гына үтереп бетереп булмаячагын яхшы аңлап, хәйләкәр юл сайлый – тарих кире языла. Анда безнең милләтне “кыргый”, “кара” халык итеп тасвирлыйлар. Исеме дә “Кара легенда эзеннән” дип атала ич. Кызыклы фактларга килгәндә, мәсәлән, икенче бүлектә “дорога” сүзенең этимологиясе (килеп чыгышы) бәян ителә. Илдә әле юллар булмаган. Чыңгызхан “даруга” дигән юллар төзү хакында указ чыгарган һәм юлларны “дорога” дип йөртә башлаганнар. Юллар сала башлау да безнең ерак бабаларыбыздан килә икән.

– Тышлыгында горур Чыңгызхан сурәте…

– Бу символик рәвештә шулай алынды. Чыңгызхан ул – безнең өчен герой. Китап, нигездә, Чыңгызхан, аның халкы турында. Русия Алтын Урдасыз булмас иде – хәзер моны тарихчылар танырга мәҗбүр булды. Аны гел начар яктан күрсәтергә теләсәләр дә, илбашы буларак аны аңларга мөмкин. Мәсәлән, хәзер хөкүмәткә күпме салым түлибез? Әйе, 70 процент. Ә Чыңгызхан унны гына җыйган… Аның турында, ялгышмасам, узган елны гына дөнья буенча 14 фильм төшерелде. Димәк, бөтендөнья тарихында аның эзе зур. Аннары китап Татарларның этнос буларак барлыкка килеп, Евразия буенча таралу (7-9 гасырлардан башлап хакимияткә Романовлар килүгә кадәр) вакытын үз эченә ала.

Татар морзаларының мәдрәсәләргә, китаплар бастыруда ярдәм итүе турында байтак укырга туры килде. Тарих һәм белем бирү өлкәсенә караган китапларны чыгаруда беркем кызыксынмый кебек килеп чыга. Хәзерге байларның милләткә битараф булуын ничек аңлатыр идегез?

– Җәмгыятьтәге үзгәреш революцион булган очракта өскә еш кына дулкын бәргән кешеләр менә. Минемчә, шул 90нчы елларда булган үзгәрештән соң, югарыга, бәлки, табигый күтәрелештәге кебек “иң яхшы”лар менмәгәнлек белән аңлатыр идем.

Лилия ВӘЛИӘХМӘТОВА,

КДУ студенты.

“Татар тарихын үзгәртеп язганнар”, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии