Нәрсә ул демократия?

“Демократия” грек теленнән “халык хакимлеге” дип тәрҗемә ителә икән. “Халык – кем ул?” – дисәгез, без уйлаган кешеләр түгел, ахры, алар. Чөнки безнең ише сукачы, көтүче халык булып саналып, алар хаким булса, бу демократия безгә кирәк булыр идеме? Депутатларны без сайлыйбыз. Шуннан соң аларны күрмибез дә. Мәсәлән, узган ел депутат килә дип, халык җыйдылар, ә ул килеп тормады. Ышанычлы кешесен генә җибәргән. Ул исә депутатны мактады да китте. “Аңа нинди сорауларыгыз бар?” – дип тә сорамады. Безнең әйтер сүзләр бар иде анысы.

“Элек депутат итеп алдынгы колхозчыны сайлыйлар иде”, – дип көлә хәзергеләре. Ул колхозчы депутат: “Ипи ул күмәчләп үсми, аны бөртекләп чәчәргә, бөртекләп җыярга кирәк. Аның өчен техникасы да, ягулыгы да кирәк”, – дип әйтә алды. Ул вакытта хәзерге кебек ягулык юк дип техника туктап тормый иде.

“Цензура” дигән сүздән котыбыз чыга. Ә кайбер нәрсәләрне тыю булса зыян итмәс иде. Чөнки телевидение тапшыруларында әхлаксызлык, кансызлык, эчкечелек, порнография – әйтеп бетергесез әшәкелекләр. Моның яманы шул: балалар күреп үсә. Тоталитар режимда үзәк комитетка чаклы барып җитә ала идек. Тырышсаң, дөреслекне, гаделлекне табып булды. Ә хәзер безнең ише “хөкемдарлар” нәрсәгә ирешә ала? Дөрес, менә курыкмыйча бу фикеремне яза алам. Ләкин ул бернәрсәне дә үзгәртми бит.

Тагын бер мисал китерим. Авылыбыз шифаханәсендә дүрт кеше эшли иде. Табиб, шәфкать туташы, процедурачы, идән юучы. Шуларның өчесен чыгардылар. Оптимизация буенча 900 кешегә бер шәфкать туташы тиешле икән. Ул берүзе карын көрәп, идәнен юып, авыруларын дәвалап йөрде дә: “Нигә бу миңа?” – дип ташлап китте. Шулай итеп, 260 хуҗалыклы авылда ябылды да куйды.

Бала тудырганга 340 мең сум бирәләр, ә туганнарын исән тоту беркемгә дә кирәк түгел. Сумалага кунган кош кебек: башын кубарса, койрыгы ябыша.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Кайтаваз

УКЫГАНДА ӨМЕТ БАР

Газетадан (27 гыйнвар, 2010 ел) 1143нче төркем студентларының “Филолог маҗаралары яки күз яшьләренә ышанмый” дигән язмасын укыгач, күңелгә әллә нинди шом оялады.

Мәктәп тормышы тәмам. Димәк, тиздән алда катлаулы, ләкин шул ук вакытта кызык тормышы башланачак. Сыйныфташлар барысы да БДИ тапшырып, кайсы кая укырга кереп бетте. Ә син һаман икеләнәсең: кая барырга яки кая укырга кертә алалар?! Авылда эшкә калыргамы?! Үлсәм дә калмыйм. Теләсә нишләгез, ләкин мине берәр вузга кертегез… Тормыш шундыйрак өлге белән тәгәри дә тәгәри.

Әти-әниең сине укырга кертә, тулай торакка урнаштыра, кеше итәргә тырыша… Ә син биш ел буе дәрес үткәнен көтәсең, тизрәк диплом алырга хыялланасың. Белем икенче планда тора, иң мөһиме, куып кына чыгармасыннар. Ләкин яшьлегеңнең иң гүзәл чагын шулай тиз генә уздырырга теләгәч, югары уку йортына ни өчен керергә соң? Әнә Казан тулы һөнәри училищелар, күңелеңә якын булганына бар да укы. Илебезгә эшче куллар җитми, уку вакыты да бер елдан өч елга кадәр. Юк шул, ярамый, сыйныфташлар барысы да вузда. Әлбәттә, кайбер моңа төкереп карый, ләкин безнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әни, кеше баласыннан ким булмасын дип, соңгы акчасын биреп булса да, бернигә дә кызыксынуы булмаган улын яки кызын югары уку йортына кертә. Әлбәттә, кемдер булачак һөнәрен яратып, чын күңелдән укый башлый. Ә укудан тизрәк котылырга теләгән “белгеч” кибеттән ары башка җиргә кирәкми шул. Хәер, ялгыш әйтәм, ахры, кибеткә урнашырга да таныш-белеш кирәк хәзер.

Укырга кергәнсең икән, биш ел буе башыңны бәрә-бәрә тырыш инде. Акча эшлим дип, уку вакытында эшкә чыгу, җиткәч, шул эшләгән акчаңа экзамен, зачёт сатып алу, йөрмәгән көннәреңне каплау – үзеңне алдау гына.

Әлбәттә, “хезмәт кенәгәсе”нә эш стажың язылып барса, файда гына. Тик биш ел буе төнлә кибеттә сатуыңны, йөк ташуыңны, саклавыңны бернинди эш тәкъдим итүче дә стажга санамаячак. Үзеңнең дә йокысыз үткән төннәрдә күпме нервы, сәламәтлегең кими… Бар нәрсә дә акчага килеп төртелә. Стипендия, ата-анаң биреп җибәргән акчаны дөрес тота белергә кирәк. Төннәр буе дискәтүктә йөрсәң, филологның гына түгел, әллә кемнең дә акчасы бетәр.

Әлбәттә, “Филолог маҗаралары”ның төп фикере белән килешәм. Дипломлы эшчене беркайда да кочак җәеп каршы алмыйлар, чөнки алар бик күп. Филологка гына түгел, бу барлык белгечләргә дә кагыла. Шулай ук зур шәһәрдә чүп булып күренмәс өчен, калын кесә һәм югары урыннарда утыручы таныш-белеш кирәк. Әгәр үз һөнәреңнең чын остасы булсаң, үз көчеңә генә таянсаң, сиңа үз осталыгыңны ничек тә күрсәтергә кирәк. Илебез акыллы белгечләргә гел кытлык кичерә. Кайда ничек ялтырый алуың үз әрсезлегеңнән тора. Гомумән, укыганда әле яхшы тормышка өмет бар, әмма шулай да азыкны җәйдән әзерләргә кирәк.

Булат ИБРАҺИМ,

филолог.

Кайтаваз

Кыю бул, кызы Фәүзия!

Җәмәгать эшлеклесе, язучы, милләте өчен көрәшүче тормышына куркыныч яный. Нигә әле без аны якламаска тиеш? Татарстанда аның шикелле кыю хатын-кызлар бармы? Юк бит, җәмәгать! Татар халкының киләчәге турында уйлаучы Фәүзиягә теш кайрап йөрүчеләр күптән бар иде. Каптырдык, дип уйлый торганнардыр. Шуны онытмасыннар: аның яклаучысы – халкы бар. Ул үзе генә түгел. Халык аның татар милләтен яклап йөрүчеләр арасында беренче сафларда баруын аңлый. Туры сүзле Фәүзия тиз генә бирешмәс, сыгылып төшмәс. Ходай бар, ул да ярдәм итәр.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии