Күктән төшкән егет

Күктән төшкән егет

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

2022нче ел да безнең районыбыз, республикабыз өчен зур югалтудан башланды. 18нче январь көнне якташыбыз Заһид Мәхмүдине соңгы юлга озаттык.

25нче гыйнварда Кукмара үзәк китапханәсендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән якташыбыз Заһид Мәхмүдинең якты истәлегенә багышлап, аны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә Заһид Мәхмүдине якыннан белгән, яки бераз булса да таныш булган, аның турында истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашырга теләгән, аны хөрмәт иткән, аның иҗатын яраткан кешеләр җыелды.

Язучы, актёр, сценарист, шагыйрь, радиожурналист, нәшир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек булган Заһид Мәхмүдине белмәгән, аның күпкырлы талантына сокланмаган кешеләр районыбызда гына түгел, республикабызда да сирәктер.

Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның өчен бу дөньяда иң мөһим әйбер ул – гаилә. Гаилә җылысы булмаса, сиңа һәрвакыт терәк булып, сине яңа үрләргә канатландырып торучылар булмаса, боларның берсенә дә ирешеп булмый. Әлеге кичәдә дә Заһид әфәнденең гаиләсе: хатыны Рашидә ханым һәм кызы Зөһрә дә катнашты. Алар Заһид Мәхмүдинең нинди гаилә башлыгы, нинди әти булуы турында сөйләделәр, аның башкарган эшләре, киләчәккә корган планнары, аның турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Килгән кунакларга Заһид Мәхмүди типографиясендә басылучы газеталарын бүләк иттеләр.

Кичәгә килгән һәркем Заһид Мәхмүди турында үзләренең җылы хисләре, хатирәләре белән бүлеште, аның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыды. Шулай ук музыка мәктәбе укытучысы Рафиков Дамир һәм аның укучысы Бикбов Сәйдәш башкаруындагы баян моңнары, Әлфинур Юнысова башкаруындагы моңлы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Әдәбиятыбызда, мәдәниятебездә якты эз калдырып, районыбызда Заһид Мәхмүди дигән тынгысыз әдип яшәп китте. Ашкынып яшәде дә ашыгып китеп тә барды ул. Аның артыннан моң гына түгел, нур балкып калды… Шушы кыска гомер эчендә аның бер генә көне дә исраф булмагандыр. Бер көнен дә әрәмгә уздырмагандыр, нәрсә белән булса да шөгыльләнгәндер, вакытын дөрес файдалангандыр.

Заһид Мәхмүди китте дә югалды дип әйтеп булмый, аның бит нәселе калды. Алар – аның эшен дәвам итүчеләр.

Кичәдә Заһид Мәхмүди турында әйткән һәрбер сүзебез, хатирәбез аңа изге дога булып барып ирешер дип ышанабыз. Минемчә, аны барысы да сагынадыр. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Дәвамчылары аның эшләрен дәвам итәр дип ышанасы килә. Без аның китапларын укырбыз. Аны искә алып китапларын укуыбыз да аңа бер дога булып барып ирешер.

Китапханәче Лилия САТТАРОВА,

 Кукмара шәһәре

Комментарии