Бала баласы балдан татлы

Июньдә бераз салкынча көннәр булып алды бит. Халык ах-ух килде. Җәйгә чыгып та бер җылы көн юк, имеш. Инде кыздыра башлагач, тагын зарланышалар. Кызу булса – чишен, салкынайтса, киен сезонына карап. Хәзер кием-салымга кытлык заман түгел. Өлкән яшьтәгеләргә көндез нигә урамда селкенеп йөрергә?! Инде алып кайтырдай, кирәк-ярагыңны китерердәй балаң юк икән, сорасаң, күрше-күлән дә ярдәм итми калмый. Адым саен кибет, иртәнге җидедән кичке унга кадәр эшлиләр. Яшьләрнең, шулай ук урта буынның кызуга исләре дә китми, шортик-футболкадан гына элдертәләр.

1948-1949нчы елларда Сабан туе июль аена калдырылды. Сарманда бу бәйрәм Айтуган дигән җирдә, аэропорттан, элеваторлардан арырак, Тарлау авылы ягында була иде. Сабан туена 3 метр гади ситсы күлмәклек юнәттем. Берәүләрнең 25 сутый бәрәңгеләрен эшләп биреп, күлмәк тегелде. Бәйрәмгә 2-3 көн кала күлмәкне алып кайттым. Шул 2-3 көнне үткәрә алмыйча гаҗиз булдым. Сабан туе көнне иртүк мәйданны бер әйләнеп кайттым. Әле сатучылар килеп, палаткалар корып яталар гына. Урамда да берничә кеше очрады. Тик берсе дә: «Ай-һай, Халисә нинди матур күлмәк кигән», – дип тел шартлатмады.

Беркөнне ару гына ирнең чүп контейнерында актарынганын күрдем. Читенсенмәсен дип, дәшми генә читтәнрәк узып киттем. Ике-өч көннән карыйм: юл өстендәге икенче бер йорт ишегалдындагы контейнерларда актарына. Минем туктап карап торганны күргәч, таныш ир үзе сүз башлады. Тимер-томыр калдыклары эзләнә икән. Аннары шуларны металл җыю пунктына илтеп тапшыра. Үзем дә иттарткычны чыгарып ташлаган идем. Электр белән эшли торганын алгач, кулныкы балконда берничә ел ятты. Сөйләшеп киттек. «Пенсия яшем җитү белән эшемнән чыгардылар. Начальникка танышының малаен алырга кушканнар, имеш. Пенсияне җиткереп булмый. Башта ике малайны укытып чыгарасы, башлы-күзле, фатирлы итәсе булды. Инде хәзер дүрт онык бер-бер артлы мәктәпне тәмамлады. Әйбәт кенә укысалар да бюджетка эләгә алмадылар. Хәзер икесе институтта укый. Елына 164 мең түлисе. Монысы – быел укырга кергәненә. Җитмәсә, тулай торак та юк икән. Шәһәр җирендә фатир арендалап тору аена 20-22 мең. Уты-суы өчен дә яшәгән кеше үзе түли. Ярый ла берничә студент берләшеп яши алсалар. Бала-чага да көйсез бит хәзер. Аннары дөньяның кеме генә юк. Димәк, югары уку йортына бары акчалы, хәлле кеше баласы гына кереп укый ала. Монда белем мөһим түгел. Йә, нинди белгеч чыга инде андыйлардан? Дөнья кемнәр кулына кала?» – ди.

Бу таныш ир дә шулай чүп әрҗәләрендә актарынып, оныкларын укытыр өчен акча табыша. Кемнәрнең иске кер юу машинасы, телевизорлары бар, фатирларына үзе үк кереп алып чыга икән. Аны үзләренә алып кайтып сүтә, кирәк әйберләрен ала. Коттеджда яшәүче берәү хәтта үзенең иске тимер гаражын сүтеп алып китәргә кушкан. Минем гаҗәпләнүемне күргәч, электр пычкысы белән кисеп төядем, инде махсус арба да сатып алган идем, ди. Арба тагу өчен ЮХИДИ рөхсәт кәгазе бирергә тиеш икән. 2-3 тапкыр Әлмәткә барасы булды, дип сөйләде танышым. Бала баласы балдан татлы, дип юкка әйтмәгән борынгылар. Исәнлек булганда тырышабыз инде. Пенсия акчасын кысып булса да, бирәбез.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии