Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада

Бәйрәмнәр безнең күңелләрдә, һичшиксез, шатлык хисе белән бәйле, балачактан иң якты вакыйгалар булып истә калган. Без бит шундый ил, шундый халык – бер бәйрәмнән дә баш тартмыйбыз. Күңел ачарга сәбәп кенә булсын. Чөнки бәйрәм – барлык мәшәкатьләрне, проблемаларны читкә куеп торып, баш миенә «разгрузка» ясау мөмкинчелеге. Иртәгә хет су бассын, бүген – бәйрәм! Мин үзем план буенча яши белмим (бирелмәгән ул миңа). Тырышып та карадым, барып чыкмады. Бүген башка ничек суга – шулай яшим. 1983нче елда Татарстанның Лениногорск шәһәрендәге педагогика училищесына, рәсем һәм сызым укытучылары әзерли торган сәнгать бүлегенә укырга кердем. Буадан шактый ерак урнашкан әлеге шәһәр. Казан-Уфа поезды белән 15 сәгать барырга кирәк. Өстәвенә поезддан төшкәч, тагын 23 километр барасы. Поезд кичке сигездә килә, ә соңгы автобус җидедә китә (менә шулай кайгырталар иде безнең хакта). Хикмәт анда түгел. Аңлаганыгызча, искә төшкән саен өйгә кайтып йөреп булмый әлеге җирдән. Ниндидер аерым сәбәп кирәк. Ул сәбәпләр – бары берничә көнлек бәйрәмнәр.

Совет чорында сирәк бәйрәмнәр генә ике көннән артык була иде, тик каникуллар гына кала. Күбегез студент булган кеше, аңлыйсыз: бигрәк тә беренче уку елында сагындыра бит... 15 яшьлек бала, авыл тормышын гына күреп ияләшкән килеш, таныш булмаган шәһәр «дөньясына» барып эләксен инде?! Уку дәверенең ничек барганы турында язып тормыйм, бәлки, башка вакытта язармын (дүрт ел дәверендә төрле хәлләр булды).

Укый торгач, Яңа ел килеп җитте. 31нче декабрь – без укуда. Безнең училищеда күбрәк якын-тирәдәге район балалары укый иде – Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Мөслим кебек районнар. Безнең курста ерактан килгән укучы икәү генә. Мин Буадан һәм Кукмарадан Фидаил. Утырабыз дәрестә – тирә-юнь район егетләре һәм кызлары өйләренә кайтып беткәннәр. Шушы районныкылар һәм «укуны яратучылар» гына калган. Минем дә бит Яңа елны өйдә каршылыйсы килә! Хат язышабыз бит, минем туганнан туганнарым Лилия һәм Рузинә үзләрендә җыя икән табынны. Үзем монда булсам да күңел – анда! Поезд белән кайтып булмый, ул Бөгелмәдән кичке алтыда китә дә, иртәнге тугызда гына Буада була. Вариант түгел. Сүз башында әйткәнемчә, мин план буенча яши белмим, башка ни суга – шуны эшлим!

Дәрестә утырган вакытта башка бер хыялый идея килде бит... Әмма үземә генә кызык түгел, «җинаятьтәш» кирәк... Ул да булса, бер кеше – Фидаил... Минем план гади: Бөгелмә аэропортына барабыз да самолет белән Казанга очабыз, аннан поездлар белән мин – Буага, ул – Кукмарага... Чиксез гади план! Фидаил, гаҗәпләнүемә каршы, минем планны кабул итте (ул туган авылын миннән дә күбрәк сагына иде). Минем үз планым бик гади һәм ачык иде. Самолет кичке дүрт тулып 15 минутта Казанга төшә, иске аэропорттан тимер юл вокзалына кадәр 35 минутлык ара. Кичке алтыда Казан-Борындык дизель поезды кузгала. Кичке унда мин – Буада, минем авылга нибары 7 генә чакрым. Үземнекен уйладым да, Фидаилнекен искә алмаганмын. Аның авылы Кукмарадан 45 километрда икән! Кызганычка каршы ул Яңа елны вокзалда каршы алган... Өстәвенә талаганнар да әле үзен! Минем дә гаеп зур инде монда. Котыртучы мин бит...

Ә үзем Борындык поездына өлгердем, кассалар янында кеше әсәре юк, юл буе бөтен поездда диярлек берүзем кайттым (халыкта әлеге поездны «шпана поезды» дип йөртәләр иде, шпаналар да Яңа ел каршылыйлар икән). Төгәл унда Буага килеп төштем. Калган юл җәяү... Илле минут дигәндә кайтып җиттем. Әлбәттә, егыла-тора ашыктым. Өйгә кайтып кергәндә, сабан сөреп кайткан атлардан чыккан сыман, минем өстән пар чыгып тора иде... Мине күргәч, бар да гаҗәпләнде, әлбәттә. Бигрәк тә әнкәй. Мин, исәнләшеп, бер чынаяк чәй эчтем дә дуслар җыелган өйгә йөгердем...

Юкка гына: «Ана күңеле – балада, бала – күңеле далада», – дип әйтмиләр бит.

Бәйрәм күңелле узды. Минем иртәнге бишенче яртыда Казан-Уфа поезды белән кире китәсем барлыгы бөтенләй истән чыккан... Иртәнге өчләр тирәсендә, әнкәй килеп керде. «Улым, синең кире китәсең бардыр бит. Озакламый поездың», – ди. Үзе шул ук вакытта, белмим кайдан, белмим кемнән, башка вариант бар икәнен дә белешкән. Көндезге икедә Буа аркылы Казан-Волгоград поезды үтә, ул Ульянда дүрттә була. Ә кичке җидедә Мәскәү-Чиләбе поезды үтә. Ул Бөгелмәгә иртәнге биштә туктый. Димәк, мин укырга барып өлгерәм. Шулай эшләдек тә. Мин әткәй-әнкәй белән дә аралаша алдым, укырга да өлгердем. Тик менә Фидаил генә укуга ике көнгә соңарып килде...

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии