БТИҮ: яшәү өчен көрәш

БТИҮ: яшәү өчен көрәш

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге дигән оешма бар. Ул Юстиция министрлыгында теркәлгән. Димәк, эшчәнлеге Конституция нигезендә якланырга тиеш. Тиеш тә бит, тик якланмый гына. Киресенчә, БТИҮгә аяк чалырга гына торалар.

Узган атнада татар иҗтимагый үзәге түгәрәк өстәл оештырды. «Иҗтимагый оешмаларга Конституция биргән хокукларын ничек тормышка ашырырга, эшчәнлекне ни рәвешле алып барырга?» – дигән сорау куелды анда. Бу сорау күктән алынмады, билгеле. Соңгы вакытта БТИҮ берәр чара уздырырга уйласа, оештыручыларга җиде кат тир түгәргә туры килә бит. Башта фәлән җирдә митинг йә пикет үткәрергә рөхсәт сорап, шәһәр башкарма комитетына гариза язалар. Гәрчә Русия Конституциясенең 31нче маддәсе нигезендә, корал кулланылмый һәм тыныч кына уза торган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар оештыру турында хакимияткә телдән җиткерү дә ярарга тиеш. Шушы ук хокук ТР Конституциясенең 43нче маддәсе белән дә ныгытыла. Юк шул, БТИҮдән язмача гариза таләп итәләр. Әле анда да чара оештырырга урын бирми тилмертәләр. Инде ничек тә рөхсәт алынып, чараны оештыра алсалар, икенче көнгә үк оештыручыларга штраф кәгазе килеп төшә. Бишәр мең, унар, егерме бишәр мең сумга…

Түгәрәк өстәлне оештыручылар әйтүенчә, алар барлык хокукый оешмаларны да рәсми рәвештә чакырган булган: Эчке эшләр министрлыгы вәкилен дә, прокуратурадан да, ФСБдан да. Тик чарада берсе дә күренмәде. Аның каравы кеше хокукларын яклау буенча вәкил Исмәгыйль Ибраһимов бар иде. Ул БТИҮ әгъзаларын Конституция белән коралланып эш итәргә чакырды. «Русия Конституциясенең 3нче маддәсе, 1нче бүлегендә әйтелгәнчә, «Русия Федерациясендә хакимиятнең бердәнбер чыганагы һәм суверенитетны йөртүче – аның күпмилләтле халкы». Шулай булгач, нинди генә хокук бозылса да, һәр кеше судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип билгеләп үтте ул. Тик аның сүзләрен БТИҮ әгъзалары көлеп кабул итте. Кызык булганга түгел, үз башларыннан кичкән хәл булганга.

Менә татар иҗтимагый үзәгенең ике активисты – Кәшиф Гатин белән Радик Җинанов Исмәгыйль әфәнде әйткән хокукый юлны үтеп караган инде. Һәм шул юлда чүт кенә харап булмый калганнар. «Без митинг йә пикет үткәрергә рөхсәт бирүләрен сорап, гариза яздык. Шәһәр башкарма комитеты кире какты. Без сораган урынны икенче бер оешма митинг үткәрү өчен алды, ди. Без биш урынны сорап яздык, бишесендә дә башка оешмалар нидер үткәрә, дип җавап килде. Күрсәтелгән вакытта барып карыйбыз – бернинди чара да узмый, теге оешмаларга шалтыратып сорыйбыз – митинг оештырырга уйлап та карамаганнар икән. Шуннан башкарма комитетны Вахитов районы судына бирдек. Ә ул Кәшиф белән миңа кисәтү җибәрде! Югары судка шикаять иттек – ул район суды карарын үз көчендә калдырды. Генераль прокуратурага шикаять иттек, анысыннан мондый эчтәлектәге җавап килде: «Татарстан Югары судында булган мәгълүматка караганда, сез сораган чара БТИҮ тарафыннан оештырылырга тиеш булган. Һәм анда Русиянең бөтенлеген какшата торган чыгышлар да планлаштырылган булган. Бу исә экстремистик эшчәнлек дип таныла. Сезнең БТИҮ активисты икәнлегегез билгеле, шуңа күрә суд биргән кисәтүне дөрес дип табабыз». БТИҮ әгъзасы булсам, мин экстремист булып чыгаммыни? Без бит Конституциягә каршы килә торган эш эшләмибез, үз хокукларыбызны гына яклап чыгабыз», – дип, үз башыннан кичкәннәрне сөйләде Радик Җинанов.

«Ничек эшләргә?» дигән сорауга җавап табылмаган иде әле. Хәер, бу мөмкин дә түгел кебек иде. Хокукыбыз бозылса, без тизрәк прокуратурага барабыз, судның гадел хөкеменә ышанабыз бит. Ә Җинанов сөйләгән бу һәм башка мисаллардан соң, «дөньядагы иң кешелекле суд»ка ышаныч кими төшә, әлбәттә.

Шулай да әлеге вәзгыятьтән чыгу юлы булырдай бер фикер яңгырады түгәрәк өстәлдә. Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы «Татарстан мирасы» иҗтимагый ассамблеясе ассамблеясе җитәкчесе Владимир Демидов җиткерде аны. «Митингка йә пикетка чыгасың – террорчы яки экстремист дигән ярлык тагалар. Хокукый инстанцияләргә хат язсаң, җавабын алганчы чәчләрең агара. Иҗтимагый оешмаларга хокуклары кысылу турында матбугатта шауларга, безгә аяк чалучыларның чын йөзен ачып күрсәтергә генә кала», – диде ул. Күпчелек килеште аның белән. Тик Владимир әфәнде бер нәрсәне генә игътибарга алмады: республикада, әйтик, шул ук БТИҮ белән булган гаделсезлекләрне ачыктан-ачык әйтеп бирә ала торган ничә матбугат чарасы бар соң? Монысы инде башка мәсьәлә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

БТИҮ: яшәү өчен көрәш, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии