Ошамаса ошамас, дөреслек комачауламас

Ошамаса ошамас, дөреслек комачауламас

Эшкә кереп унбиш көн үткәннән соң, беренче аңлатмасын язарга да өлгергән инде ул. Хөрмәтле район мәдәният йорты җитәкчеләре, ярты ел бикле торган Купка авылының клуб ишеген беренче тапкыр ачып кергәндә киләсе иде сезгә. Күргән булыр идегез мәдәният йортының эчке күренешен. Халыкка хезмәт итәр өчен (сез дә шушы статуска керәсез) клуб мөдиренә нинди товар-инвентарьлар кирәген язып алып, бәлки ярдәм иткән булыр идегез. Юк шул, барысы да үзенә калган. Тамаша залының кубып беткән стеналарын ремонтлар, буяр өчен буявын да, планлаштырган беренче очрашу-концерты өчен аппаратурасын (60 меңгә), микрофоннарын да (ике микрофон 12 мең) үз акчасына алырга туры килгән. Болары әле зур суммалылары. Ә кечкенәләре күпмегә җыелгандыр?! Гаиләсе, авылның ир-егетләре белән көнне-төнгә ялгап мәдәният йортын рәткә китерергә тырышып йөргән кешенең күңелен кайтарып (бер ай узып, хезмәт хакы түләгән булсалар, аңлап та булыр иде), нәрсәгә ирештегез инде? Алга таба ялкынланып, дәртләнеп эшләргә «этәргеч» бирдек дип уйлап йөрисезме? Әллә, син кем дә, мин кем, белеп тор, дип, үзегез белән якыннан таныштырасыгыз килдеме?

Болай зәһәрләнеп тотынуымның сәбәбе – 35 ел элек Купка авылының өр-яңа клубын беренче тапкыр ачып кереп, шунда 25 ел буе бөтен дөньясын онытып эшләп, Республиканың бөтен танылган артистларын чакырып, авылдашларына атна саен бәйрәм ясаган Илфат Гыйльметдиновны көннәрдән бер көнне «шарт итеп артына тибеп» эштән куалар. Эше тавык чүпләп бетермәслек күп булса да, бер авырлыгын тоймыйча яратып эшли. Ашкынып барып, эшендә очына-очына эшләп, кайтып йокларга яткач та иртәгесен клубта нәрсә эшлисен планлаштыргач кына йокыга китә торган була ул. «Эш чире» йоктырган мәдәният җитәкчесе концерттан – кичәгә, кичәдән бәйрәмнәргә күчә-күчә эшләп, ике дистә ярым хезмәт юлын үткәнен сизми дә кала. Әмма өен, гаиләсен икенче планга куеп, бөтен тормышын эшенә багышлаган Илфатның хезмәтен кирәксезгә чыгаралар. Бер сүз белән әйткәндә, җанына «төкерәләр». Эштән киткәннән соң да төннәрен клубның тышкы яктан кирпеч стенасын сыпырып йөргән вакытларында: «Күпме көчем, йокысыз төннәрем, әрсезләнә-әрсезләнә төзелеш материаллары сорап түрәләрнең бусагасын таптап, үз өемне салган шикелле йөрүләрем шулай бәяләндеме?» – дип җан ачысы белән үз-үзенә кат-кат сораулар бирә ул...

Авылдашлары, дуслары аны кабат эшкә кайтарырга тырышып йөрсәләр дә, «кечкенә» генә бер кешене ул вакытта җиңә алмыйлар. Эшләгәндәге горур башлар лаеклы ялга чыккач иелә шул. Менә шул вакытта күпме кешеләр «их-х...» дип үкенеп куялардыр. Бер урында гомерең буе халыкка хезмәт итсәң дә, кешелеклелегең идән чүпрәгенә тиң икән. Эштән туктауның икенче көнендә үк «борын белән җир сөреп» йөрергә кала. Чөнки күрешергә дип сузган кулларыңның һавада эленеп каласын көт тә тор...

Җитәкче иптәшләр! Үзегезнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрегезгә «кара» карарлар кабул иткәнче йөз генә түгел, мең кат уйласагыз иде. Һәр ялгышны үз күзләрегез белән күрегез. Якын-тирәгездәге әнчек этләрнең колагыгызга «чыелдаулары» үз файдаларына булуын да аңласагыз иде. Ун ел элек Илфатның мәдәният өлкәсендәге хезмәт юлына киртә салган җитәкче ул вакытта «җиңдем» дип уйлагандыр. Юк, җиңмәде. Илфатның яшьлеге бар. Аңа кырык биш яшь кенә иде.

Әле дә аңа илле биш яшь кенә. Бүген ул кабат үзенең яраткан хезмәтендә. Лаеклы ялга «у-у-у» иртә әле. Ун еллык тәнәфестән соң Илфат Гыйльметдинов – кабат авылдашлары соравы буенча Купка авылының мәдәният йорты җитәкчесе. 18нче ноябрь көнне ул, бер дистә елдан соң, авылдашларына очрашу концерты куйды. Сәхнәгә җырларга чыккан Илфатны авыл халкы бик озак алкышлап торды. Сагынганнар, дип уйлап куйдым. Һәм алтынга пычрак ябышмаганына тагын бер кат инандым. «Каушыйм» дигәнен дә аңлап була. Күп еллардан соң кабат авылдашларың каршына чыгып җырлау җиңел түгелдер. Гомерлек «җан дусты» – баянында беренче аккордларын уйнауга бөтен зал тын калды. Ул җырлый башлауга безнең күңелләргә генә түгел, хәтта клубның таш стеналарына да җылылык иңгән кебек булды. Афәрин, каушавыңны җиңдең, дип алкышладык үзен.

Илфатны хөрмәт итеп, теләктәшлек белдереп, якын-тирә авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә оештырылган сәгать ярымлык бу концерт бер сулышта узды да китте. Һәр чыгышны яратып карадык, алкышлап озаттык. Кызганыч, концерт ахырында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Барый улының чыгышын көткән идек тә, булмады.

Кайгылы хәбәрен соңыннан гына белдек. Район мәдәният йортындамы яисә авыл клубларында булган концерт-тамашалардан соңмы, һәр тамашачы аның чыгышын көтә. Рамил Барый улының сәхнәгә чыгып басуын күрүгә халыкның йөзенә ярату-хөрмәт итү елмаюы иңә. Республиканың танылган артистлары чыгышыннан соң ул чыгып бер-ике сүз әйтмәсә, концертның шәп булганын бернәрсә белән дә хәтердә калдырып булмый. Авыл клубы җитәкчеләрен эшләргә – үзе биергә, уйнарга, җырларга, сөйләргә сәләтле булган Рамил Барый улы шикелле җитәкчеләр генә өйрәтә ала.

Язмамның ахырында шуны да өстәп куюны кирәк саныйм. Илфатның эшли башлаганына бер ай 25нче ноябрьдә генә була әле. Инде ярты еллык планын төзеп тә куйган. Анда күпме тамаша-концертлар көтелә. Купка авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Гыйльметдинов, авылдашлары Нурсил Шәймарданов, Габделхәй Галиевлар булышлыгы белән берлектә авыл халкын Әниләр көненә Татарстанның атказанган һәм халык артистлары Рөстәм Закиров белән Люция Мусина концертына чакырып калалар. 1нче декабрьдә Буа театры килә. Аннан Салаватны да көтәбез диде. Илфат – Илфат инде. Үзе дә йокламас, кешегә дә йокы бирмәс. Купка халкының «күрәселәре» бар әле.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии