Блогер ананың зары: «Концертны авылда да карый ала идем»

Блогер ананың зары: «Концертны авылда да карый ала идем»

Узган атнаның якшәмбесендә Русия халкы Әниләр көнен билгеләп үтте. Алар чәчәк бәйләмнәренә күмелде, матур теләкләр, котлау сүзләре ишетте. Көзнең иң матур бәйрәме булып истә калырга тиешле әлеге көн кайберәүләр өчен күңелсез төсмер дә алган.

26нчы ноябрь көнне мәктәп, мәдәният йортларында да Әниләр көне билгеләп үтелде. Кукмара районы да мондый чарадан читтә калмаган – район халкы өчен үзешчәннәр концерты тәкъдим иткән. Өстәвенә, районда иң яхшы блогер әниләрне бүләкләү гадәте дә бар икән. Шуның өчен махсус номинация – «Әни – блогер» дигән исем дә уйлап тапканнар. Уйлап тапканнардырмы, күктән төшергәннәрдерме – монысы билгесез, чөнки әлеге исемне алырга тиешле Кукмара блогерларын быел бүләксез калдырганнар.

– Мин Кукмараның Янил авылында яшим. Ирем белән өч бала тәрбиялибез. Үзем япон ризыгы – роллар ясыйм. 26нчы ноябрь көнне Кукмара мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт узды. Берничә көн алдан мәдәният йорты методисты Регина Хәкимҗанова миңа шалтыратып: «Шул-шул сәгатьтә бәйрәм була. Сине һәм районның тагын ике блогерын «Әни блогер» номинациясе кысаларында бүләкләячәкбез. Көтеп калабыз», – диде. Калганнар белән сөйләшеп, киңәшләшеп алдык, барырбыз, дигән уртак фикергә килдек, – дип сөйләде Янил авылы килене, блогер Алена Шакирова.

Чакырган җиргә бармый калырга ярамый. Халык еш кына шул шигарьгә таянып эш итә. Район блогерлары да бөтен эшләрен ташлап, мәдәният йортында узачак концертка юл тота.

– Күпме эшемне калдырып, шунда бардым. Бәйрәмгә барам дип, күпләрдән заказ алмадым. Чакыргач, барырга кирәк булыр дип чыгып киттек. Апам каз өмәсе үткәргән иде, анда да юньләп булыша алмадым, – ди Алена. – Кереп утырдык. Концерт карадык. Блогерлар булгач, барыбер игътибар итәләр, таныйлар. Өстәвенә, алдан ук социаль челтәрләрдәге язылучыларыбызга кайда булачагыбызны, нинди чарага барачагыбызны әйтеп куйган идек. Таныдылар, сезне бүләклиләр дә әле, диделәр. Җыр тыңладык, бию карадык, ахырдан чакыралардыр инде, дибез. Шулчак: «Концерт тәмам», – димәсеннәрме? Күңелгә авыр булып китте. Бер-беребезгә аптырашып караштык. Кеше дә тарала башлады, ә без һаман бер урында кала бирдек. Шул кадәр мыскылланган итеп хис иттек үзебезне.

Блогерлар аптырашта калсалар да, оештыручылар янына килеп, бу хәлне аңлатуларын сорарга көч таба. Тик оештыручылар алардан да күбрәк аптырап: «Без сезне чакырмадык», – дип җаваплыйлар.

– Бәйрәм көнне безне әлеге чарага чакырган Регина юк иде. Бүтән оештыручыдан – Айгөл Мәсхүтовнадан сорадык. «Регина дөрес аңламаган, без берәүне дә чакырмадык. Мондый номинация юк», – диде. Әле ахырдан: «Ярар, аның каравы, концерт карадыгыз», – дип тә өстәде. Андый концертны Янилдә дә карый ала идем мин. Без – гади кешеләр. Әллә нинди югары урыннарда эшләмибез, дәрәҗәбез дә юк. Әмма дәрәҗәң бар дигәч тә, кешелеклелек турында онытырга ярамый бит. Ул дәрәҗәнең иртәгә кемдә буласын берәү дә белми, дөнья бер көн эчендә үзгәрә. Мин бер кешене дә гаепләмим. Бары тик бу вакыйгага төгәллек кертергә телим. Безне түбәнсеттеләр. Без сорап алган номинация түгел, – дип сөйләде Алена.

Башларында әйләнгән мең сорауга бер җавап та таба алмаган блогерлар өйләренә таралыша. Әмма Алена бу хәлгә һаман да ачыклык кертергә тели, шуңа күрә социаль челтәрендә бу хакта үзенең язылучылары белән дә бүлешә.

– Төрле фикерләр ишеттем. Күпләр: «Күптән кирәк иде, безнең районда беркайчан да гаделлек булмады», – дисә, кайберәүләр: «Бүләк алмаганыгызга тузынып йөрисезме?» – ди. Юк, бүләге дә, бер нәрсәләре дә кирәкми. Күңелгә тиде. Бу түбәнсетү кебек кабул ителде. Кеше саны өчен чакырдылар ахры дигән уй да булмады түгел, – ди блогер.

Икенче көнне мәдәният йорты методисты белән хәбәргә чыгу бәхетенә ирешә алар. Регина аңлашылмаучанлык өчен гафу үтенә.

– Ул да әллә ни аңлатмады. Сорауларга җавап ала алмадым. Ул бу номинациянең булуы хакында сөйләде. Кайчандыр аның үзен дә бүләкләгән булганнар икән. Өстәвенә, сәхнә артында сезгә дип әзерләнгән чәчәк бәйләмнәре дә калды, дип өстәде. Үзләре дә нәрсәнең нәрсә икәнен аңламый, аңлатмый, – ди Алена.

Бу хәлгә ачыклык кертер өчен, Регина Хәкимҗанова белән үзебез элемтәгә чыгарга тырыштык, әмма ул кесә телефонын алуны кирәк дип тапмады, язган СМС-хәбәрләрне укыса да, җавап бирмәде. Аның каравы, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Мәсхүт кызы Әхмәтшина белән сөйләштек.

– Бәйрәмнең төп асылы – районыбызның иң булдыклы, эшчән аналарын күрсәтү, аларны тәбрикләү. Шуңа күрә әлеге кичәгә блогер аналар гына түгел, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче өлкән яшьтәге аналар, районның сәяси, икътисади, мәдәни өлкәсендә зур уңышка ирешкән аналары чакырылды. Кайберләренә бүләкләр дә өләшенде. Без мондый бүләкләү тантаналарын ел дәвамында уздырабыз. Уйлап карасак, бөтен район әниләрен бүләкләргә кирәк булыр иде, чөнки әниләрнең барысы да моңа лаек, әмма без ел саен сайлап алабыз. Быел блогер аналар концертта тамашачы гына булсалар, икенче елга аларга бүләк тә тапшырылыр, – дип сөйләде Айгөл Мәсхүтовна. – Алар чакырылмаган кунак түгел. Номинацияләр күп иде, шуңа күрә быел бер төркем аналарны бүләкләдек, икенче елга башкаларны тәбрик итәчәкбез.

Блогерлар игътибар үзәгендә булырга ярата. Бу вакыйгага карата әнә шулай дип әйтүчеләр табылган. Урам – сүзсез, урман колаксыз булмас, диләрме әле? Тик кайсыдыр оештыручының дөрес аңламавы яки башкасының артык «матур» сөйләме генә бүләкләү көтеп концерт карап кайткан блогер аналарның күңелендәге юшкынын юып төшерә алмас шул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии