Универсиада «бөке»дә калмасмы?

Универсиада «бөке»дә калмасмы?

Һәр көнне укырга барганда мине әнә шул сорау борчый. Монда «бөке», тегендә «бөке», ерак юллар узып килеп җитәр дә, Казанда, Болак ягында яки Кремль тирәсендә берничә айлык «бөке»дә утырып калыр кебек. Беләм, әлеге сүзләр көлкеле яңгырый. Ләкин уйланырлык җирлек юк түгел.

Юлларны «ямау»ны күңел никтер кабул итми минем. Ямаулы кием белән урамга чыкмыйбыз бит, шулаймы? Ә юлларны һаман-һаман ямап торалар. Универсиадага шул рәвешле юлларны «бер дигән» итмәкчеләр. Әбиләребез ямап биргән оеклар да ике-өч айга гына чыдый иде, юллар бер елга чыдармы соң?

Юлларда аз гына чокыр барлыкка килсә («аз гына» дигәнне машинаның төбе тиеп, дер селкетә торганы дип укырга), анда шунда ук вак таш китереп салалар («шунда ук» дигәне, гадәттә, 3-4 айдан соң). Үзләренчә, юлны ремонтлыйлар. Соң ул таш, киресенчә, асфальтны ашамыймы соң? Гел игътибар итәм, таш салынган чокыр зурая, тирәнәя генә…

Асфальтның да «аппетиты» көчәйде бит хәзер, җәмәгать. Мине һаман ямау белән генә алдап тормагыз дип әйтүе булдымы, яңгырлы бер көндә ул да «авызын» зур итеп ачып, күптән түгел генә бер «КамАЗ»ны йотты… Әгәр ишетмәгән булсагыз, асфальт ишелеп, аска төшеп киткән машина турында әйтүем. Менә кая бара дөнья, ә юлчылар саранлана-саранлана юл «ямый»…

Туктале, сүзем бит «бөке»ләр хакында иде. «Бөке»ләр моңарчы да бар иде. Әмма бүгенге кебек бишәр сәгатьлек хәрәкәтсезлекне очраткан булмады. Дөрес, хәл бераз җайлана, тик барыбер барасы җиргә ике сәгать алдан чыгып китмәсәң, күңел борчыла. «Кайда гына утырып калырмын икән?» – дип уйлыйсың.

Тик бу «мәхшәр» киләсе елга кадәр бетәчәк дип халыкны ышандыралар. Ай-һай, бетәрме икән? Ф.И.Тютчев заманыннан ук килгән юллар проблемасын студентларның спорт ярышлары гына юк итә алырмы? Сораулар күп, җавап кына табу кыен. Алдан бер нәрсәне дә фаразлыйсы килми. 2013нче ел барысына да җавап бирәчәк. Әгәр ул да Казанга килгәндә «бөке»дә утырып калмаса, әлбәттә.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,

КФУ студенты.

Комментарии