Очрашулар шулай булып торсын

Очрашулар шулай булып торсын

2023нче елның 3нче август иртәсе көткәннән күпкә матуррак башланып китте. Моның беренче сәбәбе төнлә тыныч кына шыбырдап яңгыр явып узуда булса, икенчесе, бәлки, үзебезнең мәктәп елларын искә алып очрашуда булгандыр. Иртән торып чыгуга, бакчадагы чәчәкләр хуш исе белән бергә кушылып, яңгырдан соң гына хасил була торган саф һава агымы борынга бәрелде. Чәчәкләр дә безнең очрашуны куәтләгән кебек, барысы да тузаннарыннан арынып, матураеп калган. Аларның да, безнең яшьлегебез кебек, иң матур чагы.
Без, 1970нче елда Азнакайның 1нче мәктәбен тәмамлаган бер төркем кичәге укучылар, мәктәпне тәмамлауга түгәрәк дата булмаса да, үзебезнең шушы ел дәвамында барыбызга да 70 яшь тулуын сәбәп итеп, очрашырга сүз куештык, һәм ялгышмадык та. Әлбәттә, монда минем кебек берничә ел гына укып киткәннәр дә бар иде. Күрешкәндә барыбызның да ап-ак чәчле әби-бабай булуыбызга бераз сәерсенсәк тә, күңелләр һаман да мәктәп елларындагы кебек яшь калуын абайладык. Күңелнең картая белмәве адәм баласы өчен иң мөһим билгеләрнең берседер ул. Төрле төбәкләргә таралган сабакташларны бүген түгәрәк өстәл арты кавыштырды. Очрашуыбыз, җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Бүген бары тик шатлыклы вакыйгаларны гына искә алырга тырыштык. Шулай да бу яшькә җитә алмаган сабакташларыбызны һәм үзебезне укытып, зур тормыш юлына чыгарган, инде күптән бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны берничек тә исебездән чыгармадык. Киткәннәрне искә алмау зур гөнаһ булыр иде. Аларны хәтерләребездә яңарту рухларына дога булып барып ирешсен. Әмин.
Кешенең яше өлкәнәя барган саен, ул яшьлекне күбрәк сагына башлый икән. Безнең дә хәзер шундый чорыбыз. Никадәр сагынсак та үткәннәргә кире юллар юк. Ләкин кешене өмет яшәтә. Без дә, бераз гына моңсулык белән, алдагы елларда тагын да очрашулар өмет итеп, бик матур хушлаштык.
Очрашуга сәбәп чыгып торсын,
Очрашулар шулай булып торсын.
Узган чорның якты хатирәсен
Күңел һәрчак барлап торсын.
 

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии