Кем булды ул шәфкать иясе?

Энә очы белән бер секунд эчендә эшләнгән, гомер буе онытылмаслык яхшылык
Әдәм баласы якты дөньяга килгән сәгатьтән башлап, Хак Тәгалә тарафыннан язмышына язылганны күрә башлый. Мин инде бәндәләргә насыйп булган язмыш төрләрен барларга җыенмыйм. Игътибар иткән кешегә Аллаһы Тәгалә әйтә – җир йөзенә яралткан ком бөртеген дә бер-берсенә охшаулы итеп яралтмадым, – ди. Җир йөзенә килгән адәм балаларының да язмышлары бер-беренә охшамаган. 
Без, мин дөньяга килгәннән соң, дүртәү яшәдек. Әбием Латыйфа, әнием Мәшүдә һәм без. Алар икесе дә 86 яшькә җитеп, бер мәртәбә дә больницага бармыйча дөньядан китеп бардылар. Абыем Мидхәт тә армиядән 3нче группа инвалид булып кайткан иде. Инвалид кешегә кызлар карамас дип, документын үз куллары белән тапшырып, өйләнеп, балалар, оныклар үстереп, 72 яшькә җитеп китеп барды. Ул вакытта андый кешеләр күп булды, хәзер булыр идеме икән? Мин туганчы өч ай алдан әтинең хәбәрсез югалды дигән язуы килгән була. Әни мине алып кайтасы көнгә кадәр колхоз эшендә була. Бәбиләгән көнне дә бригадир кереп эшкә әйтә. Әби мәрхүмә бригадирга: «Бүген эшкә бара алмый, без малай алып кайттык», – дип җавап бирә. Мин дөньяга күп кешеләрдә була торган «заячья губа – волчий паст» дигән зәгыйфьлек белән килдем. Безнең авылда гына да андый кешеләр җидәү иде, бер гаиләдә икәү булган очрагы да бар. Андый балаларны карап үстергән әниләргә барыбыз да дога кылырга тиеш. Ул вакытта әниемә дә киңәш бирүчеләр була. Авыр булуга карамастан, әни безне тырышып, тәрбияләп үстерде. Без гаилә корып, матур гомер иттек, балалар, оныклар үстердек. Совет заманында андый катлаулы операцияләргә бер тиен акча да сорамадылар. Хәзер андый операцияләр күпме тора торгандыр? 13 яшьтә Казанның Бутлеров урамындагы кечкенә генә больницада миңа ике сәгать дәвамында күргәзмә операция ясадылар. Егермеләп кеше карап, өйрәнеп торды. Үсеп җитеп эшли башлагач, аягымны сындырдым. Анда махсус самолет чакыртып, Казандагы 6нчы больницада дәвалап кайтардылар. 2015нче елда республика клиник хастаханәсендә ике аягыма да эндопротез куйдылар. Шуның өчен мин хөкүмәтебезгә дә, минем сәламәтлегем өчен күп көч куйган табибларга да рәхмәтлемен.
Инде сүз ахырында мәкаләмә исем итеп куелган төп язмага күчим. Яшьлекнең иң матур чагында Саба АТПсында шофер булып эшләргә туры килде. Безне урак өстендә колхозларга ашлык ташу өчен эшкә җибәрәләр иде. Без өч шофер – Сабирҗанов Галимҗан, Галимов Айрат һәм мин Саба районының Ленин исемендәге колхозына билгеләндек. Машиналар ремонтланган, җилдәй очабыз. Ул вакытта асфальт юллар юк. Шулай булса да Саурыш дигән авылдан Шәмәрдәнгә алтышар рейс ясаган көннәр булды. Яшьлек бит инде ул. Ярыймы-ярамыймы – тәрәзәне ачып башны тыгып йөрибез. Хәзер андый «җүләр» шоферлар юк инде. Шулай чаптырып кайтып килгәндә күзгә бик каты әйбер керде. Мин яшәгән Сатыш авылы без йөри торган юлда. Авылда тел белән йөртеп күздән чүп ала белә торган өч хатын-кыз бар иде. Истәлек өчен исемнәрен язып китәм: Фәйрүзә апа, Сания апа, Әминә апалар. Алар бар да мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын. Мин аларның барысына да бардым, күзне карадылар да безнең кулдан килми, каты әйбер эчкә баткан дип, миңа ярдәм итә алмадылар. Күзнең авыртуына чыдар хәл юк. Менеп киттем Саба больницасына. Мине бер хатын-кыз карады, табиб булгандырмы, медсестра булгандырмы? Авыртуым белән исеме дә, йөзе дә хәтердә калмаган. Рәхмәт яугыры, ул минем күзне карады да: «Тәвәккәлләп карыйм, бәхетең булса, күзле буласың, киресенчә булса, күзсез каласың, шуның өчен миңа ризалыгыңны биреп язу яз»,– диде. Мин җәфаланып язу яздым. Шул арада ул әйбер тегә торган нечкә генә инәгә җеп урады да спиртка манчып, күзгә кадап таш кисәген алды. «Егет бәхетең бар икән, тагын бер ярты сәгать йөргән булсаң, күзсез калыр идең»,– диде. Чөнки озак торган саен ул чүп эчкә китеп, яры белән каплана икән. 
Күп гомерләр узса да яхшылык онытылмый. Ул вакытта яшьлек белән рәхмәт әйттем дә чыгып киттем. Саба больницасында ел саен ике мәртәбә дәваланам. Мине дәвалаган табиб Биктов Фәриткә, медсестраларга рәхмәтләремне җиткерәм. Менгән саен күземнән таш кыйпылчыгын алган кешенең кем икәнен беләсем килеп сорашам, ләкин белүче юк. Миңа булышкан шәфкать иясен бик тә беләсем килә. Бәлки исәндер, бу язмам аны күрергә ярдәм итсә иде.
 

Габделәхәт ШАКИРОВ,
Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии