Имәндәме чиләвек?

Имәндәме чиләвек?

Нигә кирәк СМИләре

Зиннәтле корылмалар,

Прогресс корбанга чаласы

Тәкә булганда татар.

Журналистлар Сабантуе үткәрелүгә айдан артык вакыт узды. Ниемә кузгатып тора «үпкән кочкан, җилгә очкан» диючеләр булу ихтималына карамастан, кайбер фикерләремне гәҗит аша бәян итәргә булдым. Соң булса да уң булсын, ди халык.

15нче июль көнне, безнең Саба районында шау-гөр килеп бәйрәм итте каләм әһелләре. Баксаң, Татмедианың унбиш еллык юбилее уңаеннан оештырылган Сабантуе икән бу. Ел саен театр артистлары өчен уздырыла бит, нишләп әле каләми затлар боегып аларны күзәтеп торырга тиеш?! Узсын, ел саен, аларныкы да! Шундый теләк белән язу өстәле артына утырдым, кайбер тәкъдимнәремнең киләчәктә файдасы тимәсме, дим.

Сабантуена дустым Мәгъдәнур ага Гатауллин белән барган идек. Чөнки, матбугатта чыгып килә торган мәкаләләребез безне рухи яктан журналист кәвеменә якынайта.

Бәйрәмнең эчтәлеге, анда катнашучылар турында җитәрлек мәгълүмат бирелгәнлектән, аларына тукталып тормыйм. Тик шунысын әйтми кала алмыйм, халык яратып укый торган шәхси газеталарның журналистлары булмау гына бераз кәефне төшерде. Яшерен-батырын түгел, кайберләре белән очрашып аралашу теләгебез бар иде. Әллә чакырмаганнар, әллә санламаганнар аларны. Алай да, тегеләй дә булырга мөмкин, көндәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы булмаса. Ярый әле, Чаяннан Алмаз Хәмзинне күреп, юмор дулкынында серләшеп кинәндек. Бер чор балалары бит, уртак тема тиз табылды. Аны да, тиражлар кимү, туган телебезнең күтәрәмгә калуы, яшьләребезнең бөек күршебез ягына авыша баруы борчый икән. Бер уңайдан, газета аша аны якынлашып килүче 75 яше – юбилее белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булсын, иҗади тырышлыклары мул уңыш китерсен!

Кабатлау булса да, көчәйтергә теләп әйтәм, шәхси газета әһелләрен бик күрәсе килгән иде. Татмедианы, үз «каланчаларында» торган килеш тулыландырып, аның белән бергә халыкка хезмәт итүчеләрне үги итмиләрме, дигән шик туды бездә. Ә бит Марат Әхмәтов үз чыгышында, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары, һәрвакыт халыкка якын торып, аның үтенеч – борчуларын хакимияткә ирештереп торырга тиеш, дигән иде.

Чынында, шәхси СМИләрне кайвакытта киная белән «сары матбугат» дип йөртсәләр дә, дәүләт куенында «оеп» яшәгән газеталарның бик күбесенә караганда, алар халык зарына игътибарлырак кебек. Шуңа күрәдер тиражлары да күбрәк. Хөкүмәт өстәп финанслый торганнары арасыннан иң күп – 16 мең абунәчесе булганы Ватаным Татарстан. Утырып еларлык сан бит бу ике миллион татары булган республика өчен. Әгәр бюджет оешмаларын яздыруны исәпкә алсак?! Шул ук вакытта «Акчарлак» белән «Ирек мәйданы»ныкы 33әр мең, Мәгъдәнур абый белән мин яратып укый торган «Безнең гәҗит»неке 9 мең тирәсе. Ә районыбызда чыга торган Саба таңнарының тиражы 2190. 32 мең кеше өчен бу бик аз, әлбәттә. Татмедиада бу хакта борчулы әңгәмәләр булып торадыр, билгеле. Соңгы елларда хәбәрдарлык кимү сәбәпледер, күп оешмаларда үзенә йомылып «чүпне читкә чыгармыйча» эшләү принцибы чәчәк аткан кебек тоела миңа. Бәлки, гражданнар җәмгыятенең зәгыйфьлеге, оппозициянең булмавы, аларга, комфортлы яшәү мөмкинлеге бирәдер. Зыяны шул: «саф һава» җитмәү сәбәпле эчтән бозылып «кланга» әверелү куркынычы яный андый коллективларга, әгәр дә мондый әверелешкә административ органнар күз йомып торса. Шәт иншаллаһ, Татмедианы монополиягә хас чирләрдән саклау кирәклеген җаваплы дәү агайлар беләдер. Бәлки, компаниянең үз киоскларын булдыру, яки шәхси киоскларны үрчетү хисабына почта хезмәтеннән арына барып газета журналларның үзкыйммәтен төшерү кирәклеге турында да уйланалардыр. Әгәр шуңа ирешелсә, язылу бәяләре очсызланып, абунәчеләрне, ягъни тиражларны арттыру мөмкинлеге дә туар иде. Турысын әйткәндә, газета журналларга язылу бәясе Совет чоры белән чагыштырганда бик югары. Соңгы вакытта хөкүмәт финанслый торган телевидение каналларын караучыларның кимүе турында мәгълүматләр бар. Югарыдагылардан чыгып, әллә нинди тискәре фаразлар ясарга мөмкин хөкүмәткә лояль булмаган адәмнәр.

Әгәр дөрес аңлаган булсам, Татмедиада 1600 кеше эшли икән, нигездә республика бюджеты ярдәменә таянып. Бик хуп. Сәясәтчеләрдән СМИләр илдә дүртенче хакимият дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бәлки, алга киткән демократик илләрдә шулайдыр. Чөнки хакимият кулында үз мәгълүмат чаралары юк дип беләм. Алар барысы да шәхси. Әгәр, илдә оппозиция басымы астында, сәяси һәм икътисади көндәшлек булып, хакимият әһелләре даими алышынып торса, аларның хаҗәте дә юктыр бәлки.

Ә бездә, хакимият финанслаган СМИләр ничек бәйсез дүртенче хакимият була алсын ди?! Шуннан чыгып, кем түли – шуның җырын җырлыйсы була, бигайбә агай-эне диеп, бу сөйләшүгә нокта гына куясы кала. Кызганычка каршы.

 Әгәр нәтиҗәлелек турында фикер йөртеп, татар халкының кими баруын, телебезнең бетүгә йөз тотуын күз алдында тотсак, бер дә мактанырлык эшләре юк, бездәге СМИләрнең. Республикабыз, башка өлкәләр белән чагыштырганда, мәгълүмат чаралары тарафыннан тыгызрак колачланган булса да. Татар әдәбиятының һәм сәнгатенең, бу өлкәдә эшләүчеләр җитәрлек булса да, диалектикага каршы барып сыйфат ягыннан «сыеклана» баруы бер дә гаҗәп түгел.

Әлеге шартларда, әгәр ата-аналар телебезнең киләчәгенә өметсез караса, балалар бакчалары һәм мәктәпләр татар баласында милли аң тәрбияләүдә тырышлык күрсәтмәсәләр, «полтара Иван»нар үсәчәк. Андыйларның бик азы гына күпкырлы шәхес була алыр. Зур күпчелеге яхшы белгеч тә, яхшы кеше дә булырлар бәлки, әмма милләтпәрвәр булып милли үсешкә өлеш кертә алмаслар. Әгәр баланың ундүрт яшенә кадар ата-ана һәм тәрбиячеләр, укытучылар, әкиятләр, әдәби һәм тарихи китаплар ярдәмендә туган телендә милли аңы формалашмый икән, киләсе буын балалар тагы да түбәнрәк баскычка төшәчәк. Шуны аңлаган СМИләрнең, бигрәк тә бюджетка якын торучы 1600 кешенең яртысы гына булса да, шул чамалы сандагы артистлар белән бергә Хәтер көненә чыгып, берни сөйләмичә басып кына торсалар да, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татарлыкка күбрәк урын бирелер иде. Вакчыллык белән мәнсезлеккә таянып тагын кайчангача идарә итәр икән безнең белән генетик дәрәҗәгә җиткән куркаклык?

Толерантлыкны саклаган хәлдә, әгәр Татарстаныбызның фундаменты – татар халкын саклап калуга журналистларыбыз лаеклы өлеш кертсә, Сабантуйлары күтәренкерәк рухта үтәр иде. Чит илләрдә яшәүче русларның милли мәнфәгатьләрен яклауга биниһая көч сарыф итүче Русия хөкүмәте, мактауга лаек үрнәк булып тора безгә.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии