- 02.09.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №34 (31 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
60-70нче елларда ак фетр киезитекләр модага керде. Ирләр өчен бераз кызгылт күн тасма белән эшләнгәне дә бар иде. Ләкин бу затлы аяк киемен эзләп табармын димә, сатуда юк. Заготзернога ит, сарык йоны, тимер-томыр тапшырып кына кулга төшереп була иде. Дөрес, райком, исполком, райпо, сәүдә тирәсендә эшләүчеләр аны кия иде инде. Мин дә кулга төшердем бит бу дефицит аяк киемен. Ләкин бик нәзберек нәрсә булып чыкты ул. Акбурны төеп, әледән әле агартып торасы икән. Агартып кигән көнне пәлтә, күлмәк итәкләре дә ап-ак була. Аларын да чистартасы. Бу итек иптәш кызларымда әлегә юк. Беркөнне берсе күрше авылга ике көнгә кунакка бару өчен итегемне сорап килде. Бирергә дә жалко, бирмичә дә булмый, дус бит. Эчтән сыкрап булса да бирдем инде. Кунакка җәяүләп йөри торган чаклар. «Бирәм, түлке барганда да, кайтканда да үз аяк киемеңне киеп бар», – дидем. Әле шунысы бар, бу итекнең бер дә җылысы юк иде.
Атлас, бәрхет, крепдешин, крепжоржет ише материалдан тегелгән күлмәк, кофталарга һәркем тиенә алмады. Шулай ук сумкага салып, кич клубка чыкканда гына кию шарты белән андый киемнәрне дә алып торучылар була иде. Урамда ике таныш хатын сөйләшеп тора. Яннарына мин дә туктадым. Берсе кулы белән авызын каплап кына сөйләшә. Бер туганы туган көн бәйрәменә чакырган. Юбилей, 60 яшь, ди. Бәйрәм район ашханәсендә буласы, кунаклар да бик күп чакырылган, ди. Бармый калырга да ярамый, иренең авызы «шапылдап» кына тора, эчү бәйрәмнәрен аеруча ярата. «Бу тешсез авызым белән ничек кеше арасына барасы?» – ди. Теш куйдыру артыннан – аласын алдырып, теш дәвалатып йөри икән. Шунда мин жор телләнеп: «Әнә дустыңның тешен алып тор, бер көнгә биреп торыр әле», – дидем. Болар гаҗәпләнеп карап тордылар да, көлештеләр. «Шулай инде, үзенең тешләре исән булгач, аңа көлке», – диләр. Икенчесенең дә авызында ясалма тешләр.
Көлке көлә килә, артыннан куа килә, дигән мәкаль барын онытканмын ул елларда. Инде үземә дә теш алдыру, теш куйдыру мәшәкатьләре килде. Ашыйсы килгән ризыгыңны ашый алмыйча, ипекәйне дә чәйгә, сөткә манып ашый башладым. Ул теш табибына чират башка табибларга караганда да күбрәк икән. Әле поселокта, әле район үзәгендә йөреп, шактый вакытлар үтте. Ярый әле ул елларда хезмәт ветераннарына теш куйдыру бушлай иде. Чираты зур булса да, очына чыктым мин моның. Иске күлмәк кебек – бер җирен ямыйсың, икенче җиреннән тишелеп чыккан шикелле, калган тешләр дә какшый, сызлый башлады. Хәзер инде бушлай сыер гына мышный дигәндәй, бар да акчалы. Минем ише хезмәт ветераннары да шактый икән. Сирәк кенә булса да, бушлай да куйдыра алучылар очрый. Бу юлы мин озын чиратларга түзеп тора алмадым, түләүле теш табибына бардым. Әле анда да чират. Берничә айлык пенсияне җыештырып, куйдырттым мин тешне. Тьфү, тьфү, әлегә ашарга ярап тора.
Бөтен нәрсә акчага бәйле заманда бер медицина гына бушка эшләмәс инде. Кечкенә балаларны да дәвалау өчен телевизордан көне буе акча сорап торалар бит. Спортка, спортчыларга миллиардлар сарыф итәләр югыйсә, шул үз илебез балаларын хөкүмәт үзе ничек дәвалый алмый икән? Нигә үзебезнең медицина шулкадәр көчсез? СССР заманнарын сагынып искә алырсың. Бәлки, ул елларда дәвалый алмый үлгәннәре дә күп булгандыр, чире әҗәленә тигән дип, язмышлары белән килешкән күрәсең халык.
Фетр итектән башлаган кызыклырак темадан фәлсәфәгә кереп киткәнмен.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии