Бар янәшәбездә чын педагоглар

Менә тагын беренче сентябрь җитте. Олылар өчен дә бу көн мөһим: үзебезнең яшь чакларыбызны искә төшерәбез, хатирәләрне яңартабыз. Үзебезне укыткан укытучыларыбыз искә төшә. Бүген дә алар белән тиңләрлек укытучылар бар. Сүзем шул хакта.

Оныгым Адел 14нче гимназиядә башлангыч сыйныфны тәмамлагач, 33нче мәктәптә укуын дәвам итә. Авиатөзелеш районының Симонов урамында урнашкан шул гимназия бик күпләрнең күңелен үзенә җәлеп итә. Әлеге мәктәптә татар, рус, француз, инглиз телләре өйрәнелә. Оныгымда бары тик соклану хисләре генә тудырган татар теле укытучысы Гөлия Шайнур кызы турында әйтәсем килә. Студент елларыннан ук таныш булган, япь-яшь, мөлаем Теләче кызы кайчандыр оныгымның укытучысы булыр дип кем уйлаган?

Матур табигатьле Казаклар авылында 1976нчы елның 25нче июнендә Шайнур белән Язиләнең беренче кызлары дөньяга аваз сала. Аңа Гөлия дип исем кушалар. Гаиләдә аны өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Кечкенәдән әнисенә ияреп фермага бозаулар карарга йөри, олы яшьтәге әби-бабасына ярдәм итеп үсә. Мәктәптә дә бик тырышып укый, шахмат, чаңгы ярышларында катнаша. Бөтен бәйрәм, кичәләрнең алып баручысы була. Бервакыт клуб мөдире Вакыйф абый мәктәп укучылары белән спектакль куярга була. Шунда төп рольләрнең берсен Гөлия башкара һәм авыл тамашачысының күңелен үзенең осталыгы белән яулап ала. Хәтта район газетасына да мактап язып чыгалар. Менә шуннан соң инде театрга мәхәббәт башлана. Мәктәп, мәдәният йорты сәхнәләрендә тагын берничә спектакль уйнала. Һәм бу театрга мәхәббәт Арча педагогика көллиятенә кергәч тә дәвам итә. Кыз мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, туган йортыннан чыгып китә. Укытучылары артист һөнәрен сайларга кушса да, Гөлия укытучы булам дип Арчага юл ала. Яңа тормыш – студент тормышы, яңа дуслар... Сентябрь ае саен колхоз басуларында бәрәңге чүпләүләр... Күңелле студент еллары... Ләкин нәрсә генә булса да, атна саен авылга кайта, чөнки туган авыл, туган йорт, гаилә сагындыра. 3 ел Арчада укытучы һөнәрен үзләштерә, драмтүгәрәккә йөри, үзенең мәктәбендә, үзен укыткан укытучылар янәшәсендә практика үтә.

Шуннан соң инде Арча педагогика көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 135нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогика университетына «Филология» факультетының 3нче курсына укырга керә. Менә 26 ел инде Гөлия Шайнур кызы үзе сайлаган профессиясенә тугрылыклы. Балаларга аң-белем, тәрбия бирә, туган телләрен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Укучыларының яраткан укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе, башлангыч сыйныфларда татар телен чит тел буларак В.Н. Мещерякова системасы буенча өйрәтү тарафдары, «Укытучы-мастер» гранты җиңүчесе, 33нче гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

Казан егете Рөстәм белән танышып, матур гына гаилә корып җибәрәләр, ике ул – Рүзәл белән Азатны үстерәләр. Гаиләдә бер-берсен яратып, аңлап, хөрмәт итеп дус яшиләр.

Оныгым Адел, Гөлия апасына ихтирамым, рәхмәтем бик зур, ул безне татар телен яратырга, үз ана телебезне хөрмәт итәргә өйрәтте, ди. Үз эшеңне яратып башкарганда гына балаларның күңеленә үтеп керә аласың, укытучы хезмәте, авыр булса да, иң изге һөнәрләрнең берсе, ди Гөлия ханым. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, коллегаларының, укучыларының, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, бәяләмәләре моңа дәлил.

Гөлия Шайнур кызына һәм барлык укытучыларга да исәнлек-саулык, фидакарь хезмәтләрендә уңышлар теләп калам.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии