Сайлауларда сайлау мөмкинлеге булса иде

Сайлауларда сайлау мөмкинлеге булса иде

Бездәге сайлауларны «сайлау» дип әйтергә тел әйләнмәсә дә, тагын якынлаша бит шуның мәшәкатьләре. 1990нчы елдагысын санамаганда, Русия илендә сайлауларның гадел үткәне юк.

Минем үземнең беркайчан да «Бердәм Русия» партиясен сайлаганым булмады. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда Дәүләт Думасында урыс булмаган халыкларны кыерсыта торган законнар берсе артыннан икенчеләре кабул ителеп тора башлады, хәтта аларны тиз генә санап та бетерә торган түгел. Шулар арасында иң ачуны китерә торганнарының берсе – урыс булмаган башка халыкларның мәктәпләрен, телен бетереп, бөтен Русия халкыннан бер генә милләт – рус кешесе ясарга тырышулары. Болын-кырларда үскән чәчәкләр һәм үсемлекләр дә бер төрле генә булмаган кебек, һәр төбәкнең үз милләт кешеләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Аллаһыдан өстен булып, аның биргән гамәлләрен Президентлар указы белән юкка чыгару гаделлеккә туры килми торган гамәл була бит инде.

Сүзебез сайлаулар турында башланып киткән иде. Шәһәр җирләрендәге сайлауларда нинди хәрәмләшүләр барын үзләре белә торганнардыр. Ә менә авылларда яшәүчеләр, куркытылган халык буларак, аларга ничек кушсалар шулай эшлиләр. Без кайтып йөри торган Саба районының бер авылында аның ничек үтүе турында сөйләгәннәре буенча, сайлау кабинасы янында полиция кешесе утыра икән. Бюллетень алган кеше, кабинага да кереп тормыйча, күрсәтелгән урынга кирәкле тамгасын куеп, бюллетенен урнага сала һәм сайлаган булып санала икән. Авылда берәүнең дә начар кешеләр рәтендә йөрисе килми. Шулай ук хуҗаларга берәр йомышың төшеп, алар янына барасыңны онытмаска да кирәк бит әле.

Бу аталган бер районда гына түгел, бөтен Татарстан авылларында шундый гадәткә кергән хәл икәне билгеле.

Шул ук депутатлар тарафыннан кыерсытылган милләт булсак та, Советлар вакытындагы кебек 100 процентка якын тавыш биреп, Русия төбәкләре арасында иң алдынгылар рәтендә торуыбыз аңлашылып бетми, әлбәттә. Бу наданлыкмы, әллә халкыбызның мәгълүматсызлыгымы икән, дигән уйлар килә башлады.

Гомумән, кемне сайлаганыңны да белмәгәч, нинди сайлау була икән ул?

«Бердәм Русия» партиясе – хакимият партиясе. Андагы депутатлар саны бүтәннәрнекенә караганда күбрәк булганга күрә, алар риза булмаса, башка партия әгъзаларының акыллы һәм кирәкле булган тәкъдимнәре дә үтмичә кала. Башка партияләрдәгеләрнең саны «Бердәм Русия»некеннән күбрәк булса, уңай үзгәрешләр дә көтәргә мөмкин булыр иде, ләкин…

Дәүләт Думасындагы башка партияләр «Бердәм Русия»нең филиаллары кебек күренә түгелме соң? Ни өчен дигәндә, аларның берсенең дә «Бердәм Русия»гә каршы килеп утырганы күренми. Әгәр чынлабрак уйлап карасаң, «Бердәм Русия» партиясе үзе дә югарыдан кушкан бер кешенең күрсәтмәләре буенча эш итүче партия кебек күренә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, зур чыгымнар тотып, сайлаулар үткәргән булып маташуның кирәге бар микән? Тагын ни өчен дисәк, 25 елдан бирле һаман да шул бер үк партияләр һәм шул ук депутатлар. Яңа партияләрнең берсен дә үткәрмиләр һәм депутатларның да үзләренә кирәклеләре генә үтә.

Гадәттә бездә, сайлаулар узганчы ук, кайсы партиянең күпме тавыш җыясын белеп, әйтеп торучылары да бар. Монысын ничек аңларга?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии