- 02.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин аның белән Шөгер якларында – Иске Иштерәк авылында Биккинә чишмәсе һәм Мәннаф күле ачылу тантанасына кайткач («Су – кыйммәтле нәрсә», 2011, №32 (17 август) таныштым. Авыл кешесе риясыз, кунакчыл бит ул. Бөтенләй таныш булмаган кешене дә якты йөзе белән каршы алып, кунак итеп озата. Минем ерак юлдан кайтканымны аңлап, көнозын эссе кояш астында эшләгәнемне күреп, дустым Илфакның сабакташы үзләренә чәй эчәргә чакырды. Кич соң гына кабат Казанга кузгаласы, юлда ни булмас, рәхмәт әйтеп ризалаштым. Марат Атаҗановның йорты бик бәрәкәтле күренә. Киң, иркен йорт. Инде өстәлдә минем иң яраткан ризыгым кыстыбый янында, яңа аертылган каймак белән кәрәзле бал да табын бизәп торгач, сорап куйдым: «Әллә умарта да тотасызмы?»
– Әйе, бал үзебезнеке, – диде хуҗа. Шунда, булдыклы, тырыш кешеләрдә генә умарта корты үрчи, дип, күргән бәрәкәткә нәтиҗә ясап куйдым.
Маратның әтисе төрекмән милләтеннән булып чыкты. Һәм бүген ерак Ашхабадтан туганнары да кунакта икән. Баштан ук игътибар иткән идем, төрекмән милли киемнәреннән йөрүче мөлаем ханымнарга. Алар Илсөя Бәдрединованың урамда куйган концертында да барын да уздырып биеп, уеннарда актив катнашып, күңел ачып йөрделәр.
Элеккеге союздаш республикалар арасында иң серле, иң ябык илләрнең берседер – Төрекмәнстан. Андагы тормыш турында ниләр генә сөйләмиләр! Берәүләр мактый, икенчеләре яманлый. Бу ил дөнья белән дә артык узынып аралашмый, берәүгә дә бәйле булырга да теләми. Үз көенә яши. Байлыгы җитәрлек. Анда табигый газны да халык бушлай куллана, диләр…
Чынлап та, кайчандыр аралашып яшәгән кардәшләребезнең тормышы нинди? Төрекмәнстан ватандашы белән очрашудан шул кызыксынуымны канәгатьләндерергә уйладым.
Зөһрә ханым бик ачык кеше булып чыкты. Әле сүз ахырында үзләрендәге тормышны күрү өчен кунакка да чакырды.
Зөһрә Атаҗанова безнең коллегабыз икән: Төрекмәнстанның Алтын Асыр дип аталган үзәк телевидениесендә – режиссер, Баш драма театрында – актриса. Телевидениедә төрекмән телендә Алаяз исемле юмор тапшыруы әзерлиләр.
– Минем әнием бу яктан. Чирмешән районындагы Үтәмештән. Бәләкәй вакытта гел монда килә идек. Соңгы тапкыр әни белән 1991нче елда килдек. 1998нче елда ул вафат булды. Менә хәзер 20 елдан соң туганнан туганыбыз Марат Атаҗановка кайттык. Монда кечкенәдән кайтып йөргәнгә, татарча беләм, – дип сөйләп китте ул.
– Төрекмәнстан турында бик аз беләбез хәзер. Андагы тормышлар безнеке белән чагыштырганда ничек соң? Никтер, сездән безгә эш эзләп килүчеләрне дә очратканым юк, – дип сорыйм.
– Сездә дә тормышлар әйбәт. Минем өчен бик кадерле бу яклар. Хәзер бездә бик яхшы, әкияттәге кебек. Яңа Президент килде. Бик яхшы алып бара. Халык бик канәгать.
– Эшсезлек бармы?
– Эшсезлек элек булды инде. Хәзер юк. Башкалабыз әкият кебек бик матур.
– Авылларда да тормыш яхшымы?
– Элек авыр булып алды. Ул авырлык бөтен җирдә булды, союз таралгач, бер бездә генә түгел. Хәзер авылларда да тормыш бик әйбәт.
– Товарлар белән тәэмин ителеш?
– Бөтен нәрсә бар. Менә бездә электр, су, газ бушлай. Шуңа ышанасызмы?
– Ничек инде бушлай?
– Бернәрсә дә түләмичә яшисең. Күпме кирәк ягасың. Әгәр ышанмыйсыз икән килегез, күрерсез. Кайтучылардан сорагыз.
– Нәрсәгә генә түлисез соң?
– Һәрнәрсәгә символик бәя генә түлибез. Мәсәлән, газга бер елга түләү 1 долларга да җитми. Безнеңчә 2 манат була. Түләргәме түләргә… Әле тагын машиналы һәр кешегә ярты елга720 литрбензин бушлай бирелә. Елга 1 тонна440 кгбула. Артса түлисең, әмма шул да җитә.
– Хезмәт хаклары җитәме?
– Җитә. Менә мин үзем дә эшлим, малаем да, кызым да эшли. Шундый канәгать без.
– Безнең якларны яратам, дисез, әмма Ватаныгызны алыштырырга теләмисез инде?
– Монда да миңа бик ошый. Бу бит – әниемнең Ватаны. Әмма үзебездә яхшы. Мин аны бик яратам. Аны беркая да алыштырмыйм.
– Нигә алайса, Төрекмәнстан турында яман хәбәрләр күп Русия матбугатында?
– Бу мөгаен, көнләшүдәндер. 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле. Адресымны калдырам, килегез кунакка, барын да күрерсез, инанырсыз.
– Сез Русия телевидениесен карый аласызмы? Башка каналлар күрсәтәме? Интернет иреклеме?
– Бар да бар. Без теләгән телеканалларны карый алабыз, Русиянекенме, чит илләрнекенме… Сезнең ТНВны да карыйбыз. Тәлинкәләр бар.
– Безнең Русиядән чит илләргә китәргә атлыгып торалар. Эмиграция бармы?
– Ул бар җирдә дә бар инде, бездә генә түгел. Союз таркалгач авыр чакларда киткәннәр дә кире әйләнеп кайта башлады. Башка милләтләр дә… Дөрес, Ашхабадта прописка алу авыр хәзер.
– Ә менә чит ил гражданнары киләме?
– Киләләр. Каспий диңгезе янында халыкара курорт бар. Анда кайлардан гына килмиләр. Ял итеп китәләр. Визасыз киләләр.
– Колхозлар бармы?
– Бар. Башта авыр булды. Хәзер яхшы. Мамык игәләр, ипи үстерәләр.
– Безнең Татарстанның Төрекмәнстан белән турыдан туры багланышлары арта. Татарстанның рәсми югары делегациясе берничә тапкыр булды. Сез бу хакта белешеп тордыгызмы?
– Әйе, белеп торам. Мин сезнең элекке мәдәният министрыгызны да беләм: хатын-кыз – Зилә Вәлиева. Безнең театрлар да сезгә килә. Казанда күптән түгел фестиваль булды бит. Анда безнең театр түгел, яшь тамашачылар театры килеп китте. Бездә татарлар бик күп. Алар белән аралашып яшибез.
– Бәхетле илнең бәхетле Ватандашы булуыгыз белән котлыйм. Бәхетегезне, үз илегез белән горурлану хисен беркайчан да җуймагыз! Үз Ватаның белән горурланып яшәү ул бик олы бәхет!
– Рәхмәт. Кунакка килегез. Чәчәк аткан Төрекмәнстанны күреп китәрсез.
Әңгәмәдәш – Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
P.S. Бу мөлаем ханымның үз Ватаны турында әсәрләнеп, ялкынланып сөйләве мине ышандырды. Инде шул оҗмах илен күрәсе килеп яшәргә генә кала. Һәм үзебезнең тормышыбыз турында уйланырга…
Юкса, без дә газ, нефть өстендә утырабыз. Әмма аларны бушлай кулланып була, дип күз алдына да китерә алмыйбыз. Табигать байлыгы Аллаһ бүләге, югыйсә. Ә нефть һәм газ – үзебезнеке. Без Аллаһыдан да сорап тормый, аңа рәхмәт тә әйтми, җирнең шул җелеген комсызланып суырабыз, бер уңайдан энергоресурсларга бәя арта, дип зарланабыз. Кем арттыра? Аллаһы Тәгаләме? Энергоресурслар шул җир мае түгелмени ул? Без бит аны табигатьтән бушлай алабыз. Әле шул байлыкны талап, экологик фаҗигане якынайтабыз… Хак Тәгалә биргән, үзебез җитештермәгән байлыгыбыз дөнья базары бәяләренә бәйле… Аяк астыбыздагы җиребезнең җелеген суырып чит илләргә сатабыз да, анда бәя арта дип, үзебезнекен дә күтәреп куябыз. Юк, яратмыйлар бугай безне туган Ватаныбызда. Ә менә Төрекмәнстанда үз ватандашларын яраталар.

Комментарии