- 02.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №30 (31 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин җәмәгать транспортында бик сирәк йөрим. Кирәкле җиргә ирем, йә улым, яисә оныгым үз машинасында алып барып кайта. Автобуска яки трамвайга утырган саен берәр гыйбрәтле хәлгә юлыкмый калганым юк диярлек. Мине җәмәгать урыннарындагы тәкәллефсезлек, битарафлык, дорфалык, гади кеше кадеренең кими баруы борчый. Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сарае яныннан кузгалып, Ерак бакчалар маршруты буенча йөрүче 92нче автобус тукталышында басып торам. Пассажирларның күпчелеге кәрҗинле, чиләкле, зур сумкалы олы яшьтәгеләр. Әйтерсең лә дачасына юл тотучы әби-чәбиләрне өйләреннән кыйнап куып чыгарганнар йә булмаса мәҗбүриләп каторгага алып баралар. Күбесенең йөзе чытык, борыны салынган, карашлары салкын, телләре төртмәле. Автобуска кергәндә этешергә-төртешергә керештеләр, юктан гына әйткәләшергә дә кыенсынып тормадылар, утырырга урын даулашканда, бер-берсен рәнҗетергә тотындылар. Биредә тәртип урнаштырырга, юл йөрүчеләргә уңайлылык тудырырга тиешле кондукторны кызыксынып күзәтәм. Ызгыш-талашка төкереп тә бирмичә, телефонында уйнап, авызын чапылдатып сагыз чәйнәп утыра. Кузгалып киттек. Салон тулы пассажирларны көч-хәлгә аралап, таза бәдәне белән кешеләрне ыра-ера, валидаторын җитез генә транспорт карталары өстеннән уйнатып, билет өләшеп килгән мәлдә, кырык биш яшьләр чамасындагы түтиебез кемнеңдер кәрҗиненә абынды. Автобусны яңгыратып, урысчалап чи мат белән сүгенде дә, кәрҗингә китереп типте. «Ненавижу пухлые корзины вместе с дохлыми старухами!» – дип кычкырып җибәрүеннән бермәлгә өнсез калдым. «Бәгырькәем, нишләвең бу? Син бит эш урыныңда. Кешеләргә хезмәт күрсәткәнең өчен хезмәт хакы аласыңдыр. Алты сутыйлы кишәрлегендә үзе изаланып үстергән яшелчәсен, җиләк-җимешен ябык, хәлсез иңнәрендә күтәреп ташучы, кәрҗинле-биштәрле бичара әбекәйләрне яратмагач, нигә дача белән каланы бәйләүче маршруткага эшкә кердең соң?» – дип, турыдан ярып сорыйсым килде. Телемне көчкә тешләп калдым. Бераз баргач, түзмәдем: «Ханым, бәлки сезгә кәрҗинсез маршрутка күчәргә кирәктер, анда эшләве җиңелрәк булыр», – диюемне сизми дә калдым. «Молчи, дура! У тебя не спрашивают!» – дигән «рәхмәтле» җавап ишетелде. Бәхетемә үземнең тукталышка килеп җитеп килә идем. «Автобусны «Беренче бак»та туктатырсыз әле», дигән үтенечем һавада эленеп калды. Кызганычка, КМПО-8, КМПО-11, Тасма-5 бакчачылык ширкәтләренә йөрүче күпсанлы пассажирлар өчен бик кирәкле ул тукталышны хәзер санга сукмыйлар икән. Маршрут кәгазендәге тукталышлар исемлегеннән сызып ук ташлаганнар. «Автобус былтырдан бирле туктамый шул анда. Сезгә «Тасма»да ук төшеп калырга кирәк булган», – диде янәшәмдәге карчык. Бусы нинди мәгънәсезлек тагын? 4нче ПАТПдагы кайсы мәнсезе уйлап тапкан «игелек»? Ничарадан-бичара, тиктомалга «юкка чыккан» үз тукталышымны узып китеп, авыр сумкамны иңемә асып, җәйге челләдә әлсерәп, машиналар туктаусыз агылып торган трасса буйлап ике чакрымга якын араны кирегә таба җәяүләп тәпиләү, авыр гына түгел, куркынычсыз да түгел бит әле. Моннан берничә ел элек, КМПО-8дәге дачасыннан бәрәңгесен, чөгендерен төяп, юл буйлап кул арбасын тартып Коры Елгага таба кайтып килгәндә, фатир күршебез Василий картны нәкъ менә шушы тирәдә машина белән бәрдереп үтерделәр…
Бер атнадан соң дүшәмбе көнне Казанга эш белән барып, дачага әйләнеп кайтканда, аягым бер дә тартмаса да, янәдән 92нче маршрут автобусына утырырга туры килде. Бу юлы, салонда кеше күп булуга карамастан, гадәттәге әрләш-талаш ишетелмәде. Мине бу үзгәрешнең сәбәбе кызыксындырды. Ачык йөзле, сөйкемле кондуктор ханым көләч май кояшыдай елмаеп яныма килеп басып, ягымлы итеп эндәшкәч кенә салондагы тәртипнең, җылы мөгамәләнең шушы күркәм ханымга бәйле икәнлеге ачыкланды. Ул һәркемгә җылы сүз әйтеп, пассажирларга тиз арада салонга урнашырга булышып, дустанә уңайлы мохит тудыра белүе белән сокландырды. Кайберәүләрнең авыр әйберен урнаштырышты, кемгәдер уңайлы урын тәкъдим итте. Юлда барганда тукталышларда олы яшьтәгеләргә, балалы пассажирларга автобустан төшәргә булышты. Һәркемгә хәерле юл теләп калды. Кондукторга тәгаенләнгән урындыгына авыр гәүдәле, аксак аяклы, таякка таянган бер бабайны утыртып, юлның күп өлешен аягөсте барды. Иртәнге өчтә татлы йокысыннан торып, сәгать биштә эш башлаган, ярты төнгә чаклы рейста булачак хатын-кыз, билетын сатып бетергәч, кондуктор утыргычына утырып, бераз хәл җыеп барса да гаеп итәрлек түгел иде. Бу миһербанлы затның исемен сорагач, ул башта уңайсызланып кына җавап бирде. «Валентина Макрушина мин. Түбән Камадан башкалага күченеп килгәнемә җиде ел. Биектауда үз йортым белән яшим. 24 ел элек ике нәни баламны кочаклап, ялгыз калган идем. Сыңар канатлы булсам да, сабыйларымны үстереп кеше итә алдым. Тормыш авырлыгына бирешмәскә кешеләр белән уртак тел таба алуым ярдәм иткәндер. Моңарчы Горький тимер юллары челтәренең Казан бүлекчәсендә проводница вазыйфасын башкардым. Кондуктор булып нибары җиде ай гына эшлим әле. Эшемне бик яратам. Кешеләргә ярдәмем тисен, күңелләре күтәрелсен, юллары имин булсын, дип чын күңелдән тырышам. Ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетсәм, үземнең дә күңелем була, ару-талуларым онытыла», – дип, балкып елмайды ул. Бер үк маршрут югыйсә, ә кешеләргә карата мөнәсәбәт – җир белән күк арасы. Бу юлы кәефем күтәрелеп, мәрхәмәтле ханымга һәм юлдашларыма хәерле юл теләп, автобустан төшеп калдым.
Бакча җене кагылган дусларым белән гел шалтыратышып, фикер алышып, үзара киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып торабыз. Соңгы арада фатир күршем, азау ярган бакчачы Асия әби Хөснетдинова телефоннан шалтыратуыма җавап бирмичә аптырашка калдырды. Әллә авырып ята микән яисә телефоны ватылганмы, дип аптырадым. Табылды әбекәй.
– Бүген генә бүлнистән чыктым. Чак кына үлемнән калдым бит, күршекәем. 7нче хастаханәгә «Ашыгыч ярдәм»гә төяп алып киттеләр. Башны бәргәч, кан сауган урыннан йодрык зурлыгы шешне ярып чистарттылар, битемдәге яраларны дәваладылар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, умыртка сөягемә дә зыян килгән. Үзәк нерв системасыннан бөергә сузылган нерв җепселе нык зарарланган, диләр. Бер ай буе ятып кына торырга куштылар, – дип аптырашка калдырды. – Улым бакчага ике аягының берсен атлап басмый. Бакчадагы кыяр-помидорларым суга сусап үлеп бетәрләр инде, – дип тә борчылды.
– Нәрсә булды соң сиңа, күршекәем, бакчаңда аягың таеп егылдыңмы, әллә биек баскычтан мәтәлдеңме? – дип сорадым.
– Юк ла, юньсез автобус йөртүче гарипләндерде мине, – дип елап җибәрде ул. – Моннан ике атна элек, 43нче маршруткадан төшкәндә бәлагә тарыдым. Бер аягым белән җиргә төшеп басуга, игътибарсыз шофер ишекне кинәт япты. Икенче аягым ишеккә кысылган хәлдә, ул автобусын куып алып китте. Егылып, гәүдәм җирдән сөйрәлеп барды. Аркам бик каты бәрелде. Башым шык-шык килеп асфальтка бәрелеп барды, битем сыдырылды, канга баттым. Ул мәнсез автобус йөртүченең кулында телефон иде. Шуннан сөйләшеп барганга күрә, аянычлы хәлне китереп чыгарды. Утыргычында оеп, уяулы-йокылы барган кондукторы да бәлагә таруымны сизмәде. Хәерсез шофер пассажирлар ачыргаланып кычкыргач кына автобусын туктатты. Кеше гомере белән санлашу юк, күзләрен алартып, куыша-узыша алга чабалар, күбрәк акча эшләргә ашыгалар, имеш…
Безгә менә шулай хезмәт күрсәтәләр, ә сезгә ничек?
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии