9 Май миңа бәйрәмме?

Мин – чоры ятиме. Әтием миңа 2 яшь булганда, сугышка киткән һәм ул кайта алмады. «Хәтер» китабында үлгән урыны да язылган. Ә абыем 1925 елгы, 17 яшьлек вакытта сугышка киткән, хәбәрсез югалган, ул сабый инде сугышка да кереп җитә алмагандыр. Мылтыксыз авыл баласын уйласам, үзәкләрем өзелә. Бик матур, нечкә билле укытучы апа: «Габдулла абыең сугыштан кайта алмады шул», – дип, мине кочаклап елый иде, яраткан булгандыр инде.
Без өйдә әнигә өч кыз бала калганбыз. Әни безне ач-ялангач итмәс өчен, бик тырышты мәрхүм, тырыша торгач, 50 яшендә үк үлде.
Үзәгемә үткәне сугыштан соң да утын һәм печән әзерләү иде. Мин үзем төпчек бала, шуңа бик авыр эшләр тимәде. Әмма әнинең, апаларымның ничек җәфалануын күреп үстем, хәзер дә йөрәгем әрни. Әтиләре сугыштан исән кайтканнарның ишегалларына кайтарып аударылган эре утыннарына һәм печәннәренә кызыга идем, чөнки без әрәмәдән азапланып алып кайткан чыбык-чабык яки салам (булса) гына яга идек. Хөкүмәттән бер дә ярдәм булмады. Миңа, төпчек балага дип, бераз акча бирәләр иде дә, аны шунда ук салымга дип елатып алалар иде.
Йә, әйтегез әле, 9 Май миңа бәйрәмме? Минем 9 Май көнне таш сын солдатка карап (ул өй каршыма гына урнаштырылган) еламый калганым юк. Менә инде җиңүгә ничә еллар үтте, безне сугыш ятимнәре дип искә алган кеше дә юк. Исән кайтучыларга машина, фатирлар бирәләр, бәйрәм саен күчтәнәчләр белән зурлыйлар. Бу хөкүмәт ятимнәр өлеше дигән нәрсәне нигә белми икән? Ятимнәр нык рәнҗегәнгә, иле дә алга бара алмый интегә. Мин ниндидер карар чыгарыр дип Шәймиевтан ук көткән идем, чөнки ул – сугыш чоры баласы, булмады. Хәзерге президентлар – яшьләр, безнең зарны тыңламас та.
Мин Президент Рөстәм Миңнехановка: «Нигә сугыш чоры ятимнәренә бернинди ярдәм юк?» – дип хат язган идем, алар инде безнең ишеләрнең хатларын үзләре укып тормыйлардыр. Сәркатибеннән: «Сезнең хат социаль яклау министрлыгына җибәрелде», – дип җавап килде, ә аннан озын гына рәсми җавап алдым. Анда безгә бәйле законнар булмавы әйтелгән.
Безнең бик күренекле депутатларыбыз бар. Алар бу турыда уйлыйлармы? Нигә шундый мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итмиләр?
«Безнең гәҗит»тә «Сугышчы әтием акча калдырганмы?» (25 гыйнвар, 2012 ел) мәкаләсендә язылганча, күпме җирләргә барып документ җыеп йөрергә яшь кешегә дә бик авыр. Хәзер без таякка таянып, 70 ел элек үлгән әти өчен документ җыеп йөрергә тиешме? Әгәр әтинең акчасы калган булса, нигә аны һәр районның банкына җибәрмәскә яки азмы-күпме безнең пенсияләргә өстәп бирмәскә? Чишә алмаслык авыр мәсьәләме бу? Әтисе йә туганы үлмәгән кеше документсыз ала алмый бит инде аны. Беләм, сез күп, дип безнең үлеп беткәнне көтәләр.
Мин 40 ел китапханә мөдире булып эшләдем, хезмәт ветераны. Хәзер пенсиядә, ялгыз гомер итәм, 2000 елда ирем үлде, ике балам читтә яши. Сездән ярдәм көтәбез, мин генә түгел, барлык сугыш ятимнәре исеменнән язам.
Гөлсинә САФИНА.
Баулы районы, Татар Кандызы авылы.

Комментарии