- 02.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Йөгерә-йөгерә эшләп йөргәндә, бәлагә очрадым. Эшебез катлаулы, үзе җаваплы, үзе куркыныч, кичен яңгырлы кара көзләр, буранлы язлар, үзәккә үтәрлек салкыннар иң беренче ачык һавада эшләп утырган электр үткәргечләренә тәэсир итә иде. 10 мең Вольт (10 кв) корылмалары (электр счетчигы, трансформатор тогы һ.б.) калын тимердән ясалган шкафлар эченә урнаштырылган, бу шкафлар, үз чиратында, җирдән бер метр күтәрелгән тимер каркасларга утыртылган. Сакланып йөрсәң дә, көтмәгәндә килеп туган аварияләр вакытында көчле көчәнеш астында эшләп утырган йә изолятор, йә ПК-10 (предохранитель) янса, шартласа, көчле тавыш, ут чыга, тизрәк сүндермәсәң, икенчеләренә күчәргә мөмкин. Андый чакта үзең турында уйламыйсың, электр эшендә эшләгәннәр бу хакта белә. Дөрес, авария килеп туганда, автомат сүндерү көйләнгән, әмма автомат күп вакытта эшләми.
Менә шулай аварияләр белән көрәшеп, эшләп йөргәндә, бәлагә тардым, диеп яза башлаган идем. Мин эшли башлаган 80нче еллар башында электр энергиясе күп кулланыла, бөтен ячейкалар да артык көчәнеп эшли, икешәр колхоз бер ячейкада утыра иде. Әз генә җил чыкса да, ут белән өзеклек килеп тора.
Беркөнне февраль азагында кичкә таба буран чыкты, шуңа өстәп, сылана торган кар белән көчле җил кузгалды. Ячейка – 10 кв бер-бер артлы сүнәләр, (ячейка ишеген кул белән ачып, аларны кушасың. Җитмәсә, 110 кв линиясе дә сүнеп, автомат рәвештә кушылды. 110 кв линиясе сүнсә, без йөгереп барып, 1 га җирне биләгән подстанцияне карап чыгабыз. Муенга фонарь элеп, кулга озын диэлектр перчаткасы киеп, карда бата-чума килеп, подстанциядәге хәлләрне диспетчерга әйтүгә, яңадан сигнал килде. Менә шунда каркастан ясалган баскычтан менгәндә, яшен яктысы кебек, чыбыклар өстеннән ут килеп төште. Әллә куркудан, әллә аяк таеп китеп, бик уңайсыз егылдым, күземнән утлар чыкты, әмма үземне кулга алып, эшемне дәвам иттем.
Иртән буран туктады, ялтырап кояш чыкты. Сменамны тапшырып, Сидоровка бистәсендә урнашкан база подстанциясенә техник укуга киттем, чөнки берничә көн алдан телефонограмма килгән, чират минеке иде. Аяк әзрәк шеш булып ялтырап тора, үкчәгә басып булмый, сулкылдап сызлавына түзәрлек түгел. Шулай да авырткан уң аякны көчкә яхшы күн итеккә этеп-төртеп кертеп куйдым да Чаллы шәһәренә чыгып киттем. Хәзер уйлыйм, шул хәтле интегергә нәрсә мәҗбүр итте икән соң?
Көн кичкә авышкач, Минзәләдән ике хатын-кыз, Коноваловка подстанциясе дежурные кайтырга чыктык. Чаллы шәһәренең Тукай яры дигән урамы бар. Ипи кибетенә кереп, өйгә күчтәнәчләр алыйк, дип борылган идек, һәм мин шунда егылганмын. Аңымны югалтканмын. Үземнең хәлне төшенә башлаганда, мине сукмактан читкә чыгарып утыртканнар иде, чишенеп ташлаганмын, үзем карда утырам. Аннары «ашыгыч ярдәм» килде, табибка нидер сөйләргә маташам, ә үземнең сүзем чыкмый. «Ул шок хәлендә, авыртудан тәне кыза, хәзер укол кадыйбыз, авыртуын басабыз», – ди табиб. Без эш урыныннан ерак китмәгән булганбыз икән әле, җитәкчебез Р.Зарафетдинов та килеп җитте.
Больницада яшь кенә табиб В.Мистрюковның, минем уң аякны караганнан соң: «Кайчан сынды бу, сөягеңне утыртырга кирәк», – дип, мине йөзтүбән яткырып аякны борганы, гипска әзерләгәне, «Кычкыр син, кычкыр, авырта ул», – дигәне куркыныч төш кебек истә калган.
Эштә мине «производствода бәхетсезлек очрагы» дип рәсмиләштерделәр, профсоюз да, җитәкчеләребез дә кайгыртучанлык күрсәтте. Эшемне яратып, травмадан соң, 20 ел үткәч, пенсиягә чыктым. Мин эшләгән вакыттагы тимер каркаслар өстенә утыртылган авыр шкафлар, ачык һавадагы КРУН-10 урынына яңа дистанцион аера, куша торган ЗРУ-10 урнаштырдылар. Гомумән, һәр нәрсә яңартылды. Без, травмалар ала-ала, цивилизацияне якынайттык.
Травма эзсез узмады, уң аяк буыннан шешеп сызлап торучан булып калды. Күпме кешеләр эштә травма алып, сызланып яши. Чылбырга бәйләгәндә, сыер тартылып китеп, урта бармаксыз калганнар, йә 40 л сөт тулы бидон төшеп, аягының баш бармагын изгән сыер савучылар, тимерчелектә тимер кереп, күзе сукырайганнар, станокта кулы киселеп, психик авыру булып калганнар… күп санарга мөмкин. Аларны эш урыннарыннан барлап, хөрмәтләргә тиешләр. Эш урынында травма алу ашыгу-кабалану аркасында да, эшләр өчен тиешле шартлар булмаганлыктан да килеп чыгарга мөмкин. Безнең Хуҗамәт авылында төзелгән ярдәмче подстанциясе узган гасырның 70нче еллары башында гына төзелеп бетеп, беренче ток җибәрелгән иде. Әлбәттә, эшли башлаган чорларда беренче корылмалар да тизрәк кирәк булганга шулай төзелгәндер. Боларда кеше үз сәламәтлеге бәрабәренә хезмәт куя бит. Һәр эш урынында кеше факторы беренче булырга тиеш.
М.ГАЙСИНА,
Түбән Кама электр челтәре Хуҗамәт ярдәмче электр подстанциясенең элеккеге дежурные
Комментарии