Исемнәр кушаматка әйләнмәсен

Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына кыскартылган ясалма исемнәр куша. Кызганыч, алар арасында мәгънәсезләре дә очраштыргалый.

Интернетта бер ханым: «Үзем-Миләүшә, ирем Ранил, икебезнең исемнәрдән берәр иҗек алгач, улыбызга бик матур яңа исем – Миран килеп чыкты. Миран Ранилевич начар яңгырыймыни?» – дип сорау биргән.

Кушкансыз бит инде, үзегезнең әйтүегез буенча бик яратып кушкансыз.

Кайда ничек бит әле?

Балагыз үсеп җитеп, дипломлы белгеч булып, безнең Мари Иленә марилар арасына юллама алса?

Меран, Миран – мари телендә – куян. Куян меран дип язылса да, мари халкы миран дип сөйләшә.

Газизләребезгә исем кушканда, үзебезнең күп милләтле илдә яшәвебезне онытмасак иде. Яратып кушкан исемнәребезнең балабызга кушамат булып калу ихтималы да юк түгел.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Исемнәр кушаматка әйләнмәсен, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии