- 02.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Русия Президенты В.В.Путинга Ачык хат
Хөрмәтле Президент!
Бу елның гыйнвар азагы татар җәмәгатьчелегенә тагын бер кайгы китерде: халыкның яраткан җырчысы, талант иясе Вәсилә Фәттахова үлде. Аңа нибары 36 яшь кенә иде. Үлү сәбәбе, табиблар сүзе буенча – бала табудан соң авырлык килгән, һәм аны табиблар төрле клиникаларга озатып, берничә операциядән соң, ниһаять, Республика клиникасына күчерә, әмма коткарып кала алмыйлар.
Тик халык моның белән килешә алмый, чөнки татар эстрадасы йолдызының 21нче гасырда шушы сәбәптән үлеп китүе – һәр алга киткән илдә кыргыйлык булып саналыр иде.
Аны коткарып калыр өчен Башкортстанның Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният министрлыкларының йөрәккә ятарлык сүзләре ишетелсә, табибларның ялгышулары булган хәлдә дә, аларны кичереп булыр иде.
Рөстәм Хәмитов, үзен күрсәтү ниятеннәндер инде, чит илләрдә ялган доллар белән чутлашуда эләккән туристларны коткаруына басым ясый… Сорыйсы килә, безнең Вәсиләне коткарып калу буенча ул ни гамәлләр кылды икән?! Бәлки Вәсилә Фәттахованың милләте икенче булу бу гамәлләренә киртә булгандыр?
Икенче. Без шулай ук талантлы җырчыбыз, Русиянең халык җырчысы исеменә лаек булган, 1996нчы елның 29нчы октябрендә үлгән Радик Гареевның үлем сәбәбен дә белмибез… Халык сүзе буенча аны республика чиновникларының эзәрлекләүләре үлемгә китергән.
Өченче. 2004нче елда шулай ук талантлы һәм халык яраткан җырчыбыз Венер Мостафин Филармониядәге фортепьянога асылынып үлә. Бу үлем дә халыкта ярыйсы шау куптарган иде. Әмма үлем сәбәпләре безгә һаман билгесез кала бирә.
Түрәләр эзәрлекләве аркасында дөньядан китүче татар зыялылары исемлеге берничә йөзгә җитәр иде.
Без, Вәсилә Фәттахова, Радик Гареев һәм Венер Мостафин үлемнәре буенча Прокуратура эзлекле рәвештә эш күрсәтер, дип өмет итәбез. Һәм татар зыялыларына иҗатта тигез хокуклар бирелмәгән хәлдә дә, киләчәктә Русия Президентының, һичьюгы аларга яшәү хокукына булса да ышаныч бирергә көче һәм мөмкинлеге бардыр, диясе килә.
Кадерле ИМАМЕТДИН. Уфа ягы ТИҮ идарәсе рәисе.
30нчы гыйнвар, 2016 ел.
Комментарии