- 02.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №4 (3 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Газетаның 20 гыйнвар санында (2010 ел) басылган “Һәр чорның үз афәте” исемле язма авылда яшәгән елларымны искә төшереп, хатирәләрне яңартты.
Язмадан күренгәнчә, автор Салих Зиннәтов элеккеге СССРның кайсы гына почмагында яшәмәсен, туган авылын сагынып гомер иткән. Олыгайган көнендә булса да туган җиренә кайтып дөрес эшләгән ул, чөнки хәзер күңеле тыныч. Югыйсә заманында читкә чыгып китәргә мәҗбүр булып, картлык көнендә туган авылын сагынып, чит-ят җирләрдә яшәп ятарга мәҗбүр булучы татарлар бихисап күп бит. Аларның вафат булганда да соңгы сүзләре туган авылы турында, соңгы теләкләре ата-бабасы җирендә җирләтү була икән. Әмма бу бәхет тә бик азларга гына тәти шул.
Авылдан чыгып китүчеләрне күрәлмау – совет чорыннан калган яман гадәт. Сугыштан соңгы авыр чорларда авылдан китә алмыйча, колхозда коры таякка эшләп изелергә мәҗбүр булучыларның көнчелеге дәвамы да. Без татарларның психологиясе шундый инде: мин авыр яшим икән, нишләп әле башка берәү рәхәтрәк яшәргә тиеш. Хикмәт анда гына да түгел, ул чорда шәһәрдә дә тормыш җиңел булмаган. Эш аларның ирекле булуында. Паспорты булмаган авыл кешесе кол сыйфатында иде: бригадир белән колхоз рәисе кая кушса, шунда эшләде. Каршы сүз әйтә, бернәрсә таләп итә алмады. Эшләгән өчен хезмәт хакын да 1960 еллардан соң гына түли башладылар. Колхозчыларга беренче тапкыр пенсия түли башлаган еллар да күптән түгел генә булган кебек. Беренче елларда кемгә 3 сум, кемгә 1 сум иде ул пенсия. Менә шуңа күрә дә паспорт юнәтеп шәһәргә киткән, үз теләге белән эшен, яшәү урынын алыштырган, отпуск вакытында авылга кайтып ял итә алганнарга кырын караш булды. Андыйларның ата-анасы бригадирдан яисә колхоз рәисеннән юк кына нәрсә сорап барса да, тегеләренең җавабы бер булыр иде: “Улың-кызың – авылдан качкан зимагур, башта аларны колхозга кайтарыгыз”.
Заманында ике апам да ничек кенә паспорт алырга тырышса да, ул бәхеткә ирешмәде. Кече апам бер төркем авылдаш кызлар белән Ярославль шәһәренә торф чыгарырга да барып карады. Исәпләре шунда калу иде дә, әмма көз җитүгә аларны мәҗбүри кайтарып җибәрә тордылар.
Олы абыйның башы эшләде: җиде классны тәмамлады да киномоторист эшенә кереп китте. Армиядә хезмәте тәмамлангач, кайтып та тормады, комсомол путевкасы белән Себер ягына ГЭС төзергә китте. Шунда яшәп калды.
Калган өчебез, шәһәргә укырга китү сәбәпле, паспортлы булдык. Әле дә хәтерлим: без, 1968 елны Минзәлә совхоз-техникумына укырга керү бәхетенә ирешкән берничә авыл малае, 16 яшебез тулгач, паспорт алдык. Ул чактагы шатлыкны сөйләп бетерерлек түгел.
1972 елны армия хезмәтенә киттем. Анда политукулар мәҗбүри үткәрелә иде. Дәресләрнең берсендә замполит ирекле совет халкы турында лекция укый башлады. “Ә бит крепостнойлык әле һаман бетерелмәгән”, – дидем аңа әңгәмә барышында. “Булмаганны”, – диде ул, авыл кешесенә паспорт бирелмәве, аларның беркая да китә алмыйча авылда яшәргә мәҗбүр булуы турында сөйләвемә ышанмыйча. Хәер, белгән инде ул, әмма күпме солдат алдында ничек мине хупласын, ди.
Хәтерем ялгышмаса, 1978 елны бөтен кешегә дә паспорт бирә башладылар. Авылның буасы ерылды, яшь буын гына түгел, урта яшьтәгеләр дә төзелешкә, завод-фабрикаларга агыла башлады. Бер караганда, нәкъ вакытында бирелә башлаган бит ул паспортлар, СССРның, колхозларның тараласын белгән кебек. Менә хәзер бушап калган авылларда яшәп ятучыларга да эш юк, ә элеккечә кеше тулып ятса нишләр идек? Сугыштан соң туган безнең буыннан гына да кырыклап кеше чит җирдә яшәп ята икән. Бу бит авылымдагы бик зур булмаган бер урамнан гына. Бөтен Татарстан күләмендә исәпли башласаң, искитмәле саннар чыгадыр, мөгаен.
Шулай, авыллар – тормыш чишмәсе инде ул. Балалар туа, үсә, шәһәргә китә тора. Авылда туып-үскән кешегә дә ирек хәзер. Тик анда калганнар авылга киредән кайтып яшәүчеләргә караңгы йөз күрсәтмәсен иде. Туган туфрагында һәркемнең үз өлеше бар. Әйткәнемчә, беркемне дә авылда мәҗбүри калдырмыйлар, кемгәдер үпкәләү урынсыз. Туган җирдән читтә гомер кичерү берәүгә дә рәхәт түгел. Моны үз язмышында татып карамаганнар беркайчан да аңламаячак.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Кайтаваз
Алай түгел, болай сайларга…
Газетадан “Горбачев: сайлау системасы җимерелде” (28 октябрь, 2009 ел) дигән язманы укыгач, кулга каләм алдым.
Билгеле, аның әйткәннәре дөрес. Халык та моны белә, әмма дәшми. Сүз дә юк, сайлау системасын үзгәртү кирәк. Президент сайлауны гына алыйк. Әгәр әйбәт эшләсә, 4 елдан соң халык тагын шул ук срокка сайлый бит аны. 8 ел җитмимени? Әзрәк тыйнаклык та кирәк. Бездә шулай бит: ил башына кем килә, шул үз конституциясен төзи. АКШта 200 елдан артык бер Конституция хезмәт итә. Конституция буенча Президент ике тапкырдан артык сайланмый. Путин моны үтәде. Бу аның вөҗданлы, намуслы кеше икәнен күрсәтте. Минемчә, Дәүләт Думасы депутатларына да рәттән ике мәртәбә сайлану җиткән. Ә безнекеләр бишәр мәртәбә сайланды инде. Алар үзләренең кем икәнлеген дә онытып бетерде бит. Халыкка хезмәт итсен, ел саен хисап тотсын иде. Партия исемлеге белән депутатлар сайлауны да үзгәртергә, чөнки гаделсезлекләр күп.
Телевизордан күреп торабыз: Дәүләт Думасы утырышында 70-80 депутат катнаша. Калганнары кайда йөри? Шуның өчен алар санын кыскартырга, 250гә калдырырга кирәк. Акча янга калыр.
Совет Федерациясен дә сайлап кую кирәк. Ул бит югары орган. Шулай ук губернаторларны, республика Президентларын сайлап куюны да кире кайтарырга. Билгеләп кую юлы Алтай өлкәсендә ниләр китереп чыгармады.
Аннан соң губернаторлар, республика Президентлары итеп кайсы партия күп тавыш алган, шунысыннан кую кирәк дигән сүз дә дөрес түгел, дип саныйм. Примаков сүзләренчә, кешенең нинди партиядән икәнлегенә карамыйча, аның укымышлы, сәләтле булуына игътибар итәргә кирәк. Ул дөрес әйтә.
Сайлауларда авыл халкы актив катнаша. Гаделсезлекләр чамадан ашкан инде.
“Русиядә демократия юк”, – ди Горбачев. Дөрес әйтә. Ул югалды. Илбашлары да үз чыгышында бу сүзне кулланмый.
Илдә демократияне бетерүне Горбачев үзе башлады түгелме соң? Русча әйткәндә, “одним почерком пера” 18 миллион торган КПССны таратты. Политбюрода картлар күп иде, алар арасында партия нигезен кимерүчеләр дә булган. Өлкә, республика партия җитәкчеләре белән илне саклап калдыру турында сөйләшү булмаган, күрәсең.
Кытай иле кебек әкренләп базар системасына керүне Горбачев кире каккан. Әгәр Кытайча эшләнгән булса, халкыбыз авырлык күрмичә яшәр иде бит.
Варшава килешүен җимерде. СССРны теге исерек белән бергә таркаттылар.
Политбюро әгъзалары, республика, өлкә партия һәм җәмәгать җитәкчеләренең күбесе үзләре гариза язып, ант биреп Компартия составына кереп алган билетларын аяк астына салып таптады, утка якты. Алар халык алдында намус-вөҗданын югалтты, әхлаксызлыгын күрсәтте. Шул намуссыз халык яңа партияләр төзелә башлагач, “Бердәм Русия” дигән оешмага агылды. Күбесе җитәкче урынга утырды, Дәүләт Думасы депутаты булды, миллионер, миллиардерга әйләнде.
СССР таралгач, илдә күпме халык эшсез калды. Завод-фабрикалар эштән туктады. Корылмаларын җимерделәр, колхозлар таралды, авыл халкы эшсез калды. Яшәргә мөмкинлек булмау аркасында урлаша, эчә, бер-берен талый, үтерә, үз-үзенә кул сала башладылар. Укымышлы галимнәр чит илгә чыгып китте. Миллионлаган халык вакытсыз үлде, үлә. Мөмкинлекләр булмау аркасында ничә миллион бала укымый.
Хәзер җитәкчеләр илне аякка бастыруда берьяклы юнәлеш белән генә эшли кебек. Бөтен тармакны эшкә җиккәндә генә, ил аякка басачак бит. Сәнәгатьнең барлык төрен, авыл хуҗалыгын күтәрү иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Ил җитәкчеләре хәзер район, өлкә белән дә җитәкчелек иткән кешеләр түгел. Аларга белгечләр ярдәм итсен иде. Горбачев АКШ Аллен Даллес васыятен онытты микәнни, әллә шуңа таянып, илне тараттылармы?!
Хаҗиев.
Башкортстанның Бакалы районы, Мирзаит авылы.
Кайтаваз
Авыруны сорап алмыйбыз
Эльвира Фатыйхованың “Психушкада нинди сер яши?” (11 ноябрь, 2009 ел) исемле язмасын укыгач, кулга каләм алдым.
1935 елда туган апам Мөхтәрәмә Исмәгыйлева Азнакай шәһәрендә яши иде. Озак еллар шикәр авыруы белән авырды. Шуның нәтиҗәсеме, хәтерен югалтты, соңгы вакытта чыгып китеп адаша башлады. Канындагы шикәр микъдары нык күтәрелгән вакытта (25-28гә җитә) алышына ул. Шундый чакта тынычландыру өчен “Ашыгыч ярдәм” чакырганнар. Ә машина апаны Актүбә бистәсендәге психоневрология бүлегенә илткән. Аңа кадәр больницада дәваланганда өянәк вакытында шушы бүлеккә салганнар иде. Өч көн үткәч үзем барып алып кайттым. Ә бусында кызы миңа хәбәр иткәч: “Дәвалансын әле, бәлки, файдасы булыр”, – дидем. Шуның өчен үземне хәзер дә гафу итә алмыйм. Бездә шундый закон дип, биш көн буена күрсәтмәделәр. Киемнәрне, ашамлыкларны алып кала тордылар. “Тиз арада кирәк”, – дип компресслар сорадылар. Барысын да илттеләр. Дәвалау турындагы белешмәдә: “Кече йомышын катетер ярдәмендә үтәде һәм система ярдәмендә тукландырылды”, – дип язылган (булгандырмы, билгесез, тукланган кеше шундый хәлгә калмас иде). Актүбәдә яшәүче абыйның кызы баргач, аңа да күрсәтмәделәр. “Ашарга үзе йөриме соң?” – дип сорагач, ул ятып кына тора, диделәр. Биш көннән соң кызына: “Әниеңне Казанга җибәрәбез, акча алып килегез”, – дип хәбәр килә. Ә баргач, Казанга түгел, Азнакайга реанимация бүлегенә салабыз, дигәннәр. Үз аягы белән киткән апаны носилкада бот төбеннән сынган аяк белән, гипсланган хәлдә машинага чыгарганнар. Авызына су тидергәч: “Эх, суы тәмле”, – дигән апам. Машинага салгач, бер сүз дә чыкмаган үзеннән, аңына да килмәгән, күзләрендә бернинди реакция юк.
Азнакайда реанимациягә салмыйча өйгә кайтардылар. Күрәсең, чыгарыр алдыннан берәр көчле укол биргәннәрдер. Шул хәлдә аңына килмичә бер көннән соң вафат булды. Сезнең язмадагыча, өстендә чит кеше футболкасы һәм панталон иде. Ә больницага күмәр өчен белешмә алырга баргач, ярмыйча күммисез, диделәр. Без каршы булсак та, 15-20 минутта эшен бетереп чыгардылар. Бәлки, ярмаганнардыр да. Мәетне кәфенгә төреп бирделәр. Үлүнең сәбәбе “хроническая ишемическая болезнь сердца” диелгән, ә бот төбеннән аягы сынуы турында ләм-мим. Хәзер “ишемическая болезнь” һәр өч кешенең икесендә бар.
Бу язмам белән берәүнең дә җавап бирүен сорамыйм. Язмышы шул булгандыр. Тик авыруны берәү дә сорап алмый. Табиблар, анда эшләүче хезмәткәрләр кеше язмышына шулчаклы битараф булмасын иде. Алар да кемнәрнеңдер кадерле кешеләре ич, диясе килә.
Җәүһәрия ГАЗИЗОВА.
Сарман районы, Җәлил бистәсе.
Авыллар – тормыш чишмәсе,
Комментарии