- 01.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әй балачак, балачак,
Башлар әле уйдан түгел,
Уйнап кына арган чак!
Берәр нәрсә языйм әле диеп утырсам, уйларым һаман шул балачакка йөгерә. Бик сагынам балачакларымны, юкка гына язмамны шушы җыр сүзләре белән башламадым. Байлыкка күмелеп, муллыктан түгелеп үсмәсәк тә, күңелле үтте безнең яшьлек еллары. Балачак турында искә алып сөйләрлек әйберләр күп...
Без мәктәптә укыганда һәр җомга көнне дәрестән соң авылда ялгыз яшәгән әби-бабайларга барып, ярдәм итеп йөргән чаклар искә төште әле. Дәрес беткәч, өйгә кайтып киемнәрне алышып, кирәк-яракларны алып, шул әбиләргә барабыз. Без ярдәм итә торган әби Зәкия исемле. Ире һәм улы сугышта вафат, ялгызы гына яши иде. Әле әни өйдә булганда коймак, тәбикмәк ише әйберләр дә пешереп, күчтәнәчкә җибәрә. Ярылган утыннарны Зәкия әбинең мич арасына кертеп, идәннәрен юып, эчәргә чишмәдән су алып кайтып куя идек. Эш беткәч, әби ярдәмгә килгән өч-дүрт баланы утыртып чәй эчерә. Ялгыз яшәгәнлектән, әбинең безнең белән аралашасы килгәндер инде. Табын янында беребездән-беребез уздырып сөйләп, көлешеп, тәмләп чәй эчә идек. Әби дә безгә үзенең хатирәләрен сөйли иде.
Чишмә дигәннән, тагын бер хатирә күңелдә яңарды бит әле. Суга йөри торган шул чишмә – Фәйзүш (Фәйзулла) чишмәсе, ә чишмә тавын Фәйзүш тавы дип йөртәләр. Без дә суга шул чишмәгә төшә идек. Кыш көннәрендә суга килгәч, савытларыбызны чишмә буенда калдырып, таудан көннәр буе чана, чаңгы шуабыз. Өскә кигән киемнәребезнең чабулары бозланып каткач кына, арып, өйгә кайтабыз. Ә суга дип килгән савытларыбыз утырып кала чишмә янында безне көтеп. Менә бит безнең балачакның онытылмас мизгелләре.
Күңелдә сакланган тагын бер җылы хатирәне сөйләп китәсем килә. Элек бакчага утырткан бәрәңгене хәзерге кебек август азагында түгел, ә октябрь башларында ала идек. Зур бакча бәрәңгене шау-гөр килеп, бөтен гаилә белән өч-дүрт көн алабыз. Олылар бәрәңгене көрәк белән казый, балалар җыя, кечерәкләре капчыкның авызын тотып тора. Һәр бала, ничә яшьтә булуына карамастан, үзе булдыра алган эшне башкара. Әти-әниләр безгә, пычранып йөрмә әле монда, буталанма аяк астында, комачаулама әле, дигән сүзләрне беркайчан да әйтмәделәр. Киресенчә, аларга булышып, алардан эшкә өйрәнеп үстек.
Әле мәктәптә укыганда хезмәткә өйрәнүнең тагын бер мисалын әйтәсем килә. Атнаның сишәмбе көнендә без бозаулар фермасына бара идек. Үзебез белән акбур, күмер алабыз, анысы – бозауларга витамин. Андагы бозаулар безне танып, мөгрәп каршы ала. Менә шулай бездә яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларыбызга бик рәхмәтле без. Хәзер инде күп укытучыларыбыз бакыйлыкка күчте. Шушы форсаттан файдаланып, әти-әниемә һәм укытучыларым рухына рәхмәт догасы җибәрәсем килә. Зур хезмәтегезгә һәм тырышлыгыгызга рәхмәт!
Җәүһәрия ШӘРИПОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии