Татарстан – экспериментлар полигоны

Татарстан – экспериментлар полигоны

Татарстанны төрле яктан үтереп мактыйлар. Чит ил инвесторлары Русия хөкүмәте, үзебезнең хакимиятебез, алар янында шомарып йөрүче журналистлар – барысы да без булдырабыз дип мактаналар. Беренче карашка бу шулай булырга тиеш кебек. Шул кадәр алга киткән республика белән горурланмый булмый инде, ләкин бу мактаулар һәм мактанулар, тупны бер якка гына кертеп, футбол уйнауны хәтерләтә. Горурлык хисе, әлбәттә, уңай күренеш, тик бу горурлыкны мин тагы айсберг белән дә чагыштырыр идем, чөнки без аның өске өлешен, ялтырап торган башын гына күрәбез, ә иң зур аскы өлешен – юк. Татарстан бөтен яктан алда: сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, яңа технологияләр, инвестицияләр, технопарклар, айти-пакрлар һәм башка казанышларыбыз бик күп. Әйтерләр миңа бәлки, нәрсә җитми сиңа, Рәис, пеләш баштан бет эзләмә дип. Мине вакчыл, Татарстанны яратып бетермәүче битараф кеше итеп санарга кирәк түгел. Киресенчә, Татарстанымны чәчәк атучы, суверен, яшәү дәрәҗәсе бик югары булган республика итеп күрәсем килә. Бай, иркен халкым шат күңелле, оптимист, киләчәге якты булсын иде. Күпме генә оптимист булсам да, халкымның хәле бик матур түгел икәне истән һич китми. Аның бу хәле белән килешмәү, Такташ әйтмешли, мәче мыраулаган сыман килә дә чыга.

Минем башыма бер фикер кереп урнашкан һәм аны, шул ук язучылар әйтмешли, имән күсәге белән дә бәреп чыгарып булмас кебек тоела. Ул да булса, минемчә, Русия Татарстанны бер тәҗрибә, экспериментлар полигоны итеп сайлап алган да һәм аларны үткәреп, яңадан-яңаларны өстәп кенә тора. Сез булдырасыз, дип салам кыстырып, мактап ала бераз. Татарстанга нәрсә генә кертмиләр, нәрсә генә үткәрмиләр. Ул бетмәс-төкәнмәс олимпиадалар, универсиадалар, форумнар. Казан – Русиянең спорт башкаласы дип борын чөю, 2018нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019нчы елда һөнәри олимпиада – берсе дә калмады. Боларны коточкыч зур акчаларны исраф итүче гамәлләр дип кенә санарга кирәктер. Халык түзәр анысы. Ә бит куркыныч гамәлләр дә бар, Алла сакласын. Чернобыль катастрофасы куркынычын тудыручы атом электр станциясен Кама аланында яңадан торгызмакчы булалар. Менделеевскида аммоний заводы, Түбән Камада Танеко. Кем генә килеп нинди генә завод төземи Татарстанда. Кытай, Төркия, Америка, Корея кешесе дисеңме. Юк, кирәкми, алар зарарлы, халыкның агуланып, төрле чирләрдән, аеруча онкологик авырулардан, рактан күпләп кырылырга дучар итәбез дип каршы тору юк. Әйдә, рәхим итегез, без алдынгы республика, безгә инвестицияләр кирәк, инновацияләр кирәк. Безгә чиста су, саф һава сулап, зарарсыз продуктлар ашап яшәү кирәк, дип әллә ни чаң суккан кеше юк, диярлек.

Карагыз инде ТНВ телепрограммасын. Ник берсе чаң сугып Татарстаныбыз, аның халкы һәлакәткә бара, кирәкми безгә бөтен республиканы катастрофа куркынычы астына куючы атом станциясе, бөтен җирне агулаучы «Танеко», аммоний заводлары, башка куркыныч завод-фабрикалар дип әйтми. Ни журналистлар, ни хөкүмәт вәкилләре, ни депутатлар бу турыда ләммим. Киресенчә. куркыныч, зарарлы афәтләрне һавага чөеп мактау, көне-төне пропогандалау бара. Һәлакәткә китерергә бик мөмкин булган хәлләрне мактап, шундый күтәренке рух, горурлык, патриотик пафос белән сөйлиләр. Шәхсән мин, хөрмәтле Илшат Әминов һәм Михаил Любимовлар «Атналык күзәтү» алып бара башласалар, куркып калам. Тагын нинди куркыныч хәлләр керер инде Татарстанга дигән курку ул, нинди фаҗигаләр булыр икән, нинди технокатастрофалар, тагын нәрсә янар, нәрсә шартлар икән дим? Чөнки Вьетнам базары, Яңа Тура, Адмиралларның дөрләп януын күрдек. Булгария теплоходының батуын, Иделдә, Камада, башка елга-күлләребезнең агуланып, аларның канализация торбаларына әйләнүен, анда балыкларның юкка чыгуын, яраксыз хәлгә килүен күреп торабыз.

Технологик катастрофаларны мактаучы, пропагандалаучылар үзләре дә шул ук агулы, зарарлы һаваны сулый, шул ук куркыныч суны эчә, шул ук продуктларны ашый түгелме соң? Әллә алар, моңа каршы чыксак, эшсез калырбыз дип куркалар микән? Әлегә без булдырабыз байрагы Татарстан өстендә горур җилфердәп тора. Битарафлык сазына баткан халык түзә. Аның өстендә нинди генә тәҗрибәләр, экспериментлар үткәрсәләр дә, ул моңа күнеккән, ризалашкан, килешкәндер, күрәсең.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии