Табигатьнең үз законнары

Табигатьнең үз законнары

2010 елның кызу, эссе җәе әле күпләрнең исеннән чыкмас. Кемнәрдер бу эсселекне американнар «оештырган» дип сөйләде. Имеш, Русияне юкка чыгарыр өчен, Америка галимнәре лазер ярдәмендә безнең илгә кояш нурлары «җибәргәннәр». Галимнәр исә бу кызулыкны «гадәттән тыш хәл» , аномалия дип кенә аңлатты. Дин белгечләре ахырзаман якынлаша, кешеләр кирәгеннән артык азынды, бу – Аллаһы Тәгаләнең шуның өчен безне сынавы, дип сөйләнде.

Миңа соңгыларының фикере якынрак. Ник дигәндә, без, кешеләр, артык комсызландык. Кимәгән киемебез, ашамаган ризыгыбыз юк, ә барыбер нидер җитми! Инде ничәнче дистә ел безгә Җир-анабыз барысын да биреп тора. Җирнең маен сыгып-сыгып алабыз, файдалы казылмаларын казып чыгарып файдаланабыз. Ә табигатькә алмашка нәрсә бирәбез!? Нефтьне суырып алган урынга су тутырып куялар да, аннан соң җир убыла, җир тетри дип чаң сугалар! Убылмыйча, утырган урындыгын тартып алсаң, кеше дә егыла бит! Болай гына булса ярар иде әле. Файдалы казылмаларны кулланганнан соң, калдыкларын һавага җибәрәләр яисә җир өстендә калдыралар. Безнең авылда нефтьчеләр инде ун еллап җир мае чыгара. Алар ярдәмендә авылда уңай якка үзгәрешләр дә шактый булды. Колхозга да ярдәмнәре тими калмагандыр. Әмма һәр плюсның минусы булган кебек, нефть чыгаруның да тискәре яклары бар. Мисал өчен, һәр якшәмбе авыл өстенә сасыган күкәй (гафу итегез) исе тарала. Төгәлрәк итеп әйтсәк, сероводород була инде. Бу ис 20-30 минутлар авыл өстендә эленеп тора да аннары җил белән һавага таралып бетә. Үсемлекләр өчен дә, хайваннар өчен дә, кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә моның зыяны зур икәнен шул исне 1-2 минут иснәп караган кеше шундук аңлый. Һаваның ничаклы пычрануы турында әйтмим дә инде! Мәктәптәге укытучысы югарыдагыларга сероводородны һавага чыгармаска, яисә фильтр аша гына чыгарырга, дип ничә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, кирәкле нәтиҗәләргә ирешә алмады. Димәк, без үзебезне туендырып, яшәтеп, сыендырып торган Җиребезгә төкереп карыйбыз булып чыга! Авылда инде мин үземне белә башлаганнан бирле рәтләп кыяр-помидор үстерә алган кеше юк. Бу безнең авылда ата ялкаулар яши дигән сүз түгел. Безнең авыл апалары, хатыннары да, башкалар кебек үк, кыш уртасыннан өйдә үсентеләр утырта, яз җиткәч парникка чыгарып утырта, суын, табигый ашламаларын (гадәттә, тизәк яисә көл сипсәң, помидор уңа) сибәләр. Әмма ботагында кызарып пешкән помидорлар ниндидер кара таплар белән капланалар да череп бетәләр. Сәбәбе – кислоталы яңгырлар. Нефтьчеләрнең теге « газлары» һавадагы су тамчылары белән кушылганнан соң, шундый зарарлы яңгырлар явадыр да инде.

Узган ел бәрәңге дә уңмады. «Әй, миңа кыш чыгарга бер капчык бәрәңге дә җитә!» – диючеләр көзге ярминкәләрдә килосы 17 шәр сумнан капчык-капчык бәрәңге ташыды. Әбиләр «кызыл тышлы бәрәңге ярмалы» , «сары кабыклысы тәмлерәк» дип сөйләшкәндә, мәрхүмә күрше Сания әби: «Янына сары май салсаң, бар да тәмле», – дия иде. Быел сары майсыз да ашар идек – юк. Бәрәңге уңмауны эсселеккә генә кайтарып калдыру да дөрес түгелдер, минемчә. Июнь башында бәрәңге төбен өюгә колорадо коңгызы бәрәңге яфрагына менеп «кунаклый». Авыл халкының аны чүпләп йөрергә вакыты юк, чөнки алда – печән өсте, аңа тагын мең төрле эш өстәлә. Аннан, чүпләп кенә бетерә торганмы соң инде ул кортларны!? Шуңа кортларны рәхәтләнеп бер-ике тапкыр агулыйлар гына. Әмма агуның файдалысы булмавын да онытмаска кирәктер. Җәй буена шуның кадәр дозада агу сеңдергән, өстәвенә, кояш астында кибеп беткән җирнең ашы да, үсемлекне үстерерлек «көче» дә бетә торгандыр. Юкка гына борынгылар пар калдыру системасын кулланмаганнардыр. Чөнки җиргә дә ял кирәк бит.

Җәен яңгыр яумаса да, кышы карга бай булды. Карның шулай ишелеп явуы, кешеләрнең алдында көчсез булуын тагын бер кат исбатлады. Табигатьнең үз законнары. Ул законнар беркая да язылмаган, әмма без, табигатьнең «тәртипсез» балалары, ул законнарны үзебезчә кулланырга тырышабыз. Тик хәлебездән генә килми. Кулдан килсә, тонна-тонна карның яуганын тыныч кына карап торыр идекмени инде? Яңа елга авылга кайткач, әти белән йорттан өч көн кар түктек. Каникулларга кайтканда йорт эче тагын кар белән тулган! Тагын ике көн трактор белән кар түктек, тик йорт эченең яртысын да чистартып бетерә алмадык. Нишләтәсең, яңгыр бирмәсә дә, Ходай карын бирде. Табигатьтә баланс юк, дип кайсыгыз әйтә ала хәзер? Аның бар да саналган, бар да алдан үлчәнгән! Киләсе җәйләр хәерле килсен, узган елгы кебек эсселәр булмасын, дип телисе генә кала.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии