Шул да булдымы түрә?

Искәндәр Сираҗиның «БЕЗ ДИГӘНЧӘ БАРА ДӨНЬЯ…» (№2, 16 гыйнвар, 2013 ел) мәкаләсен кат-кат укыдым, бик уйландырырлык нәрсәләр турында язган.

Җәмгыятебездә яшәүчеләр төрле катлауларга аерыла башлады, ә катлам «аралары» һаман да зурая бара. Бигрәк тә җитәкчеләр белән халык арасында аерма көннән-көн арта. В.Козловның гади хезмәт коллективының фикерен искә алмыйча, үзенең боерыгын, «фикерен» көчләп тагарга тырышуы күренә. Мәктәп коллективы белән аның элеккеге директоры Гөлсинә Мөбарәкшина арасында каршылык күптәннән булганы сизелеп тора, чөнки мәктәптән башка эшкә күчкәч, Гөлсинә ханымның элеккеге эшләре «юкка чыга».

Мәктәп коллективын, тыныч кына, уңышлы гына эшләп ятканда, нигә борчырга кирәк иде инде? Нишләп халык фикере исәпкә алынмаган? Гадәттә, булачак депутатлар халык алдында бик күп вәгъдәләр бирәләр, ә сайлангач, түрә булгач, әйткән сүзләрен оныталар. Бу райондагы хәлләр дә шуңа ачык мисал булып тора.

Сәгъдулла Шәйдулла-Әнәле.

Казан шәһәре.

Комментарии