КУАНДЫРДЫГЫЗ!

Кулымда юбилей бүләге булган 32 битле газетаның беренче саны. Их, утырып укыйсы килә, тик дәресләр карыйсы бар! Тизрәк ял көннәре җитсен иде дип көтәсе инде. Шулай да җаен таптык: дәрес арасында әнием үзе укыган язмаларны минем белән уртаклашты, күбесенең эчтәлеген сөйләде.

«Безнең гәҗит» 32 битле булып киләсен белгәч, әнием хәтта күзлек тә сатып алды. Укый торгач хәрефләр йөгерешә башлый дип, моңарчы күп өлешен миннән укыта иде. Менә шулай дуслаштым да инде мин белән. Һәр кич йокыга ятар алдыннан «БГ»ны уку гадәте кереп китте!

Калын газетадагы «Балачак иле» сәхифәсен үзем дә укыдым. Бу сәхифә миңа бик ошады. Әти-әни, әби-бабайлар нәни буын белән аралашу өчен, телләрен сындыра-сындыра урысча эндәшкән була, баланың татарча белмәвенә зарлана. Телефон, компьютер заманында, балалар газета, китап уку белән бик мавыкмый шул! Алар өчен махсус чыгучы «Сабантуй» газетасын да шәһәребездә бик аз бала белә. Бәлки, бу сәхифә «БГ»ны укучыларның балаларын да татарча укырга этәрер. Газетаның ни икәнен дә белмәүче балалар да бар бит!

Мин әниемә кечкенәдән татарча газета-журналлар белән таныштырып үстерүе өчен рәхмәтлемен. «БГ» аша, мин журналистика һөнәренең серләренә төшенәм, киләчәктә, бәлки, шул юлдан китәрмен дә.

Газетаның юбилее ел буена сузылачагына – ай саен 32 битле бүләк алачагыбызга бик куанам. Озын гомерле булыгыз!

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА. Алабуга шәһәре.

Комментарии