Без начар булгач, нигә кайттыгыз?

«Хәзер сез гафу үтенегез» (№48, 5 декабрь, 2012 ел) дигән мәкаләдә бик дөрес язылган! Мин дә шул теманы күтәреп чыкмакчы идем, Фәния Сөнгатуллина алданрак уйларымны язып чыккан.

Адәм баласы балык кебек бит ул, кайда җайлы – шунда йөзә. Күчеп килгән халык фатир сатып ала да, рәхәтләнеп, үз түбәсе астында яши. Безнең ил халкы эшләмичә генә тормыш итәмени? Ни өчен читтән кайтучылар шуның кадәр үзләрен югары куя соң әле? Без шундый начар кешеләр булгач, кайтасыгыз калмаган әшәкеләр янына. «Без – Ислам динендә», – дип авылларда мәчет салдыралар да, барысы бергә шунда «пропискага» керәләр. Өстәвенә, ник берсе авыз тутырып татарча сөйләшә белсен!

Күршем белән бер аяныч хәл килеп чыкты. Аның хатыны шәһәргә күчеп китте, малае әтисе белән төп йортта торып калды. Егет өйләнде, балалары туды. Берникадәр вакыттан күршем дә малаеннан калышмыйча, Үзбәкстаннан кайткан хатынга өйләнде. Ул хатынның да ике баласы бар. Бу хатын күршемнең балаларын куып чыгарды! 50 яше тулган көнне күршем, бу хәлләрне күтәрә алмыйча, үлеп китте. Өйне малайлар судларга йөри-йөри генә кире кайтардылар. Бу хатынның үзенең дә өе булган, күршемнең башын әйләндереп, икенче йортка да хуҗа булырга җыенган. Суд аркылы хәл ителеп, болар күчеп киткәндә, мунча миченә кадәр сүтеп алып киттеләр!

Әйтәсе килгән сүзем шул: күченеп кайтучылар бары үзләре өчен генә яши! Юл куйган саен, күбрәкне таләп итәләр. Әзрәк оятны белергә, нәфесне тыярга кирәктер ул!

Фәүзия апагыз. Казан.

Комментарии