Күңел үзгәрешләр көтә

Илдә барган реформалар, ягъни оешмаларны кушып яисә аерып, банкротлыкка чыгарып, «болганчык суда балык сөзү»нең кайбер ысуллары безнең цехларны да читләтеп үтмәде.

Мин 1997 елда Актүбә ПРСына (скважиналарга җир асты ремонты) эшкә урнаштым. 2002 елда безне, 13 кешене, Азнакай ПРСына күчерделәр. 2010 елның февралендә Азнакай цехын Актүбәгә китереп куштылар. Шул сәбәпле, эшкә бару-кайту вакытлары озынайды. 8 сәгать файдалы эш эшләп кайтыр өчен без 4-5 сәгать шәхси вакытыбызны югалта башладык. Ул гына җитмәгән, экономия дигән сылтау белән, өчәр сменалы графикка күчерделәр. Ләкин төнге эшнең сыйфатлы булуы һәм экономиягә файдасы тиюе шикләндерә. Ә эшчеләр сәламәтлегенә килгәндә, төнлә эшләүнең зыяны күбрәктер сыман. Чөнки шул 3 смена башлангач, үземнең дә йокы режимым бозылды, еш кына хастаханәдә дә ятарга туры килде. Шуннан соң, табиб тәкъдиме белән, Әлмәттә йөрәк эшчәнлеген тикшертеп кайттым. Нәтиҗәдә, сәламәтлек өчен зарарлы шартларда һәм авыр эштә эшләргә ярамый, дигән язу бирделәр. Шул язуны эш урынына илтеп биргәч, цех җитәкчесе П.А. Соколов: «Миндә җиңел эш юк, китү турында гариза яз да, башка җирдән җиңел эш эзлә», – диде. Шул көнне төшенкелеккә бирелеп кайтып килгәндә, танышымны очратып, зарларымны аңа сөйләдем. Ул игътибар белән тыңлагач: «Бер генә оешма да эшчеләрнең сәламәтлекләрен бетереп, аннары аларны куып чыгару максаты белән төзелми», – дип, мине бераз тынычландырды, киңәшләрен бирде. Төп сәбәпнең цех җитәкчелегендә булу ихтималын аңлатты. Бәлки, кемдер Русия законнарын белеп бетермидер яисә бүгенге ил җитәкчеләренә каршы халыкта нәфрәт уятырга тырышуыдыр. Әгәр илнең бүгенге системасы шундый җитәкчеләрне контрольдә тота алмый икән, бу вакытлы күренеш кенә. Тарихка күз сал, гаделлек өчен көрәш бервакытта да тукталмаган, гасырлар аша булса да, дөреслек һәрвакыт җиңеп чыккан, дигән сүзләрдән соң миндә зур өметләр уянды. Мин гариза язып, эштән китүдән баш тарттым.

«Үзегез берәр статья уйлап табыгыз да, чыгарыгыз эштән», – дигәч, җитәкчем дә законлырак тонга күчте. Миңа, 4нче разрядтан 2нчегә төшерү шарты белән, гади эшче булып күчәргә тәкъдим ясады. Мин ризалаштым, чөнки мондый язу белән башка җиргә эшкә керү мөмкинлегем юк иде. Бүгенге көндә 2нче разряд хезмәт хакын ипотека белән коммуналь хезмәтләргә җиткерергә тырышам. Аллага шөкер, әти-әнием исән, пенсия алалар, ашау-эчүгә алар ярдәм итә.

Бервакыт дөреслек җиңәр әле, дигән өмет кешегә бик нык булыша. Менә шул дөреслекнең җиңүен күрәсе килү, Дәүләт Думасы сайлауларында КПРФтан комиссия әгъзасы теләген уятты. Танышлар белән сөйләшә башлагач, мондый теләкле кешеләрнең байтак булуы ачыкланды. Без, Ринат Шәфигуллин белән, 526нчы участокта эшләргә ризалыгыбызны бирдек. Ләкин бу безнең җитәкчелеккә ошап бетмәде. Комиссиянең беренче оештыру эшләре утырышына җибәрмәс өчен дә каршылыклар, нервы бозарга тырышулар булды. Ә Шәфигуллинны шәхсән Соколов үзе чакырып тәрбия дәресе үткәрде. Дәрес барышыннан аңлашылганча, Ринат (мулла кушкан исеме), ягъни Господин Жириновский (цех җитәкчесе кушкан исеме) сайлауда катнашып, ялгыш юлдан кереп киткән икән. Сайлауларда фәкать «Бердәм Россия» генә җиңәчәк. Бөтен Татнефть эшчеләре «Бердәм Россия»не сайлаганда, без икәү генә аларга каршы барабыз икән. Борынгылар әкиятләрне, мәсәлләрне бик оста итеп тәрбия чарасы буларак кулланганнар. Ринатның «укытучысы» да бу ысулны бик урынлы файдаланган. Ничек итеп бүре өеренең ялгыз сарык бәрәнен ашавы турында халык иҗатыннан мисаллар китергән. Ләкин кемнең сарык бәрәне, кемнәрнең бүре өере икәнен генә әйтеп бирәсе килмәгән. Бәлки, сайлаулар үткәч, ашалачак сарык бәрәненең кем икәне болай да билгеле булыр. Әллә инде ил җитәкчеләре халык ышанычын югалтуга сәбәпче булган мондый түрәләргә карата чаралар да күрерләрме? Сарык та исән, бүре дә тук булып кына калмасмы? Ничек булса да, күңел, барыбер, яхшы якка үзгәреш көтә. Бүре яисә сарык бәрәннәре булмыйча, чын кешеләр кебек, тыныч, тату илдә яшисе килә.

Илшат ХӘЙДАРОВ

Азнакай.

Күңел үзгәрешләр көтә , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии