Әтәч килеп бара…

Маймыллана-маймыллана үтте бер ел.

Әтәч килә, хәбәр бирә: «Кикерикүк!

Уяныгыз, йокламагыз, таң ата бит!

Бәхет килә торганнарга иртән иртүк.

Уяныгыз!

Барлап йөрим үз елымда туганнарны,

Алар минем балаларым, минекеләр.

Соңгылары туар сәгать көтеп тора,

Мәктәпләрдә укый әле уникеләр.

Егерме дүрт тулганнары кайда икән,

Барысы да укып белем алды микән?!

Инде бардыр үз тормышын корганнары,

Ничек икән ялгыз яши торганнары?!

Кайда икән утыз алты тулганнары,

Исәннәрме ата-ана, туганнары?!

Бәхетледер бу тормышта уңганнары,

Буйга җитеп киләләрдер оланнары.

Кырык сигез яшькә җиткән балаларым,

Тигез тормыш җылытамы араларын?!

Кайтмас җиргә киткәннәр дә байтак кына,

Шуңа әрни йөрәктәге яраларым.

Алтмышларым инде хәзер ял итәдер,

Аларга бит гамәл кылу, намаз кирәк.

Пенсияне дә көтмичә китеп бара

Исән картлар авылда шул бик тә сирәк.

Җитмеш икеләрем кайда соң, йә, минем,

Бабай, әби булып рәхәт яшисезме?

Тавышыгыз никтер озак ишетелә,

Сез һаман тормыш куабыз, дисезме?

Сиксән дүртләремнең бу тормышта

Ничек икән дөнья күрмешләре?

Гомер көзләрендә ниләр күрә алар,

Аяктамы, таяктамы йөрмешләре?

Туксан алтыларым, сезгә дәшәм, сезгә дәшәм,

Ник дәшмисез, сезнең ничек хәлләр?!

Аргансыздыр, бик аз калгансыздыр инде,

Туры килде шул сезгә бик тә авыр мәлләр.

Кикерикүк, кикерикүк, уяныгыз иртүк,

Иртә торганнарны бәхет көтә берүк.

Тиздән таң сызыла, җиргә иңгән аклык.

Һәр кешене көтсен тигез бәхет, шатлык.

Аналарның урыны һәрчак түрдә булсын,

Сабый тавышыннан өйләр гөрләп торсын.

Һәрбер кешегә дә эшләр хезмәт булсын,

Эшләгән җирендә аңа хөрмәт булсын.

Гаилә ныклы булсын, югалтмасын парын,

Һичкем ташламасын якын туганнарын.

Яңа елда һәр таң якты, тыныч тусын

Һәркемнең янында таянычы булсын».

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии