- 31.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Язмыш кочагында
Мин инде яшь кеше түгелмен. «Безнең гәҗит»не шактый еллар яратып укыйм. Ләкин үземне яшь хис итәм әле. Аллаһка шөкер янымда миңа ошаган, үз иткән кешем бар. Никах укытып, бергә яши башладык. Мин тормышымнан канәгать. Беренче ирем кайда дип сорарсыз. Барын да балачактан башлыйм әле.
Без ике кыз үстек. Әти-әнием бик кырыс иделәр. Кеше арасына да без 17 яшь тулганда да гына чыга башладык. Апам да, мин дә чибәр, сылу идек. Кырыс табигатьле өйдә чәчләребезне кистерә алмадык, теләсәк тә... Күз алдына китерегез, озын калын толымлы чибәр кызлар... Безгә игътибар күп иде...
Әмма ниндидер романнардан курыктык, хыяллансак та. Өстебездә әни. Ул гел тәкрарлап торды, гел ирләрдән куркытты. Аларга ышаныч юк, алар хайван... Мин шаккатам, ул үзе шундый хайван токым нәселе әтием белән ничек яшәгәндер. Без аларны бәхетле дип уйлый идек. Ләкин соңыннан гына абайладык, безнең әтиебез җебек булган икән. Бәлкем, әнием каршында ниндидер гаебе дә булгандыр, һәрхәлдә, ул үзен гел шулай тотты. Әни әтигә генә түгел, безгә дә бик таләпчән иде. Өйдәге бар эш безнең өстә булды. Кечкенәдән өстебездә карап торып эшләттерә иде. Идәннәрне кабат-кабат юганнарым истә. Кай кырыйдадыр чүп калса, яисә тап күренсә бөтен идәнне яңадан юасың. Юуу бер хәл, ул синең өстеңдә тәкрарлап тора. Надзиратель кебек. Мин аның үзенең идән юганым хәтерләмим. Бик иртә ашарга пешерә башладык. Ул күбрәк диванда ята, аның гел кәефе юк. Ялкау булган ул үзе. Ярый инде эш рәтен беләбез. Кулыбыздан килмәгән эшебез юк. Апам белән бик тату яшибез. Ләкин балачагыбызны сагынмыйбыз.
Инде мәктәптән соң укырга кереп, чит шәһәрдә тулай торакта яшәгәндә дә көтмәгәндә, яныбызга килеп төшә иде. Бу махсус, яман эшләр майтарып ятмыйбызмы янәсе.
Шундый микроскоп астында яшәп тә мин үз ярымны таптым. Аны әнием дә ошатты. Әтием генә бер сүз дә әйтмәде. Инде әтием юк, урыны оҗмахта булсын. Әйбәт кеше иде. Әниемә түзгәне өчен генә дә аңа оҗмах тиештер.
Апамнан иртәрәк кияүгә чыктым. Иремне яраттым. Ничек яратмыйсың инде, ул бит минем беренчем булды. Ләкин ул миннән ике яшькә яшьрәк иде. Бар да әйбәт кебек булды башта. Еллар үткәч, ирем соңарып кайта башлады, төннәрен кайтмый да хәтта. Шимбә якшәмбеләргә дә каядыр китә. Сәбәбен миңа җиткерделәр. Хыянәт... Әмма аның әти-әнисе мине бик нык үгетләде: түз, диделәр. Мин аның әнисе белән бик дуслаштым. Алар күргәннәрдер инде, басынкы татар кызы, аларның улын беркайчан да эт типкесенә калдырмас. Мин шуларны тыңлапмы, әллә тәрбиям нәтиҗәсеме, сер бирмәдем, гаиләне саклап калдым. Әмма ирем ятсызлыгын инде нахаллыкка күчерде... Ул кем белән, ничек хыянәт иткәннәрен миңа сөйләп тәм таба башлады. Түзмәдем, аерылышуга бирдем.
Аерылыштык. Әмма ул миңа кайтмады да, китмәде дә. Без аралашуны дәвам иттек. Миннән чыгып китте, аерым яшибез үзе, ләкин мин аны кертә идем. Аның бер аклануы бар иде: «Ул иртә өйләнгән, әле йөреп туймаган». Бәлкем, мин аңа караганда өлкәнрәк булуыма да төрттермәкче булгандыр.
Шулай 7 ел тагын газаплангач, мин бөтенләй юк, дип кырт кистем. Шунда ул аңлады, гафулар сорады, ялгыштым, аңламадым, дип ялварды. Әмма мин инде ябылдым. Чөнки минем янымда икенче кеше пәйдә булды. Аның аермасы шунда, монысы мине алиһәгә саный. Мин аны кайчан кайтып керер, кайтырмы икән, дип аптырап утырмыйм. Ул да аерылган. Шулай ук хатыныннан уңмаган.
Беренче ирем гел шалтырата, очрашырга сорый, хәтта, сүзем юк, сөяркәләр булыйк, дип үтенә... Ялгыштым, сине сагынам, ди. Моны аңлау өчен миңа икенче кешене табарга кирәк булдымы икән?! Минем уйлавымча, ул мине файдаланды. Әнием безне дөрес тәрбияләмәде, үзебезне яратырга, мәгърур булырга өйрәтмәде. Мин беренче тапкыр ир күрдем дә аны идеаллаштырдым, аның лакее булдым. Ул минем беркатлылыгымнан файдаланды.
Мин бүген бәхетле. Яңа ирем барын да белә. Мин аңа бик рәхмәтле. Ә беренче иремә карата бернинди хисләрем дә юк, хәтта нәфрәт тә кайный бугай әле. Аның кызын яңа ирем белән үстерәбез. Ул аны үз кызы дип саный. Кызым да бик үз итә аны. Кайчак әтием дип тә эндәшә. Иремнең беренче хатынында улы үсә. Ул бездә бик еш кунак. Минем кызым белән дуслар. Әле кода кодагый булып куймагаек дип көлешәбез. Аның хатыны да гаиләле. Дошман түгелбез.
Ә беренче ирем йөри шулай һаман кызык эзләп. Нишләтәсең, әнием тәрбиясе аркасында ялгыштым.
Апам да бар бит әле. Аның да язмышы минекенә охшашрак. Әмма ул һаман түзеп яши. Аңлатам, әнием йогынтысында ул. Әнием исән әле. Әтием безнең тормышка бик борчыла иде. Ә әнием, гел безне гаепләде, кияүләрен яклады. Әле дә аңламыйм мин аны... Яраттымы икән ул үз балаларын?! Картлык көнендә булса да, аңлармы икән үзенең әни була ала алмаганлыгын?!
М.
Комментарии