- 31.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Язмыш кочагында
Хөрмәтле редакция! Мин Казанда яшим. Узган елның сентябрендә күршем, якын дус ахирәтемне җирләдек. Бик яхшы кеше иде. Әмма аның күргәннәрен бер китапка гына язарлык түгел. Бик кызгана идем мин аны. Әмма ул сер бирмәде. Ничек шул кадәр киң күңелле булып була ул, дип сорый идем үзеннән.
– Бу киң күңеллелек түгел, язмышың белән килешү, – дия иде ул.
Әйе, язмышы белән килешеп яшәде, кешегә авыр сүз әйтмәде, аның янында рәхәт иде. Мин берәр нәрсә пешерәм дә, аны чакырам, ул аннан мине тәм-томнар белән сыйлый. Аш-суга оста иде ул. Бер кыз, бер малай үстерде. Берүзе үстерде. Балалары, Аллага шөкер, миһербанлы, үзе кебек үк олы җанлы булдылар. Гаилә кордылар, үзләре балалар үстерәләр. Берсе табиб, берсе укытучы. Әниләрен бик ихтирам иттеләр. Килен-кияве дә әни дип кенә тордылар. Ә менә ире... Мин, кеше шуның кадәр кабахәт була ала торгандыр, дип белми идем. Кайтты, китте... Кайтты да тавыш чыгарды. Ә күршем барына да түзде. Күршемнең канын эчә-эчә дә, чыгып югала. Рәтле эш урыны да булмады бугай аның. Ә күршем икешәр эштә эшләп балалар үстерде. Ник кертәсең, дип сорыйм да, балаларымның әтисе бит ул. Хакым юк, дия иде. Аннан бу бит аның фатиры. Мине куып чыгармады, дип өсти уфтанып.
Әйе, бу ир дип аталган кемсәнең бу гаилә өчен кылган бердәнбер яхшылыгы шушы фатир булгандыр. Ул балаларына да булышмады. Мин аның балалары белән уйнаганын, алар белән паркларга чыкканын да күрмәдем. Ә менә читтә тагын да балалары булуын белә идем. Рәтле эше булмаса да, аның хатыннары күп булды. Бер чәчәктән икенчесенә кунып кына йөрде. Нәрсәсе белән яратканнардыр аны. Дөрес, ул чибәр, озын буйлы, куе бөдрә чәчле... күз төшәрлек ир. Сөйләшә белә. Аралашучан. Мәзәкчән. Шул чибәрлегенә, тасма теленә кызыгалардыр инде. Ирем дә яратмады аны. Аралашмады. Җенем сөйми, дия иде. Ул аның Дон Җуанлыгына аптырый иде. Мин дә аңа нәфрәт белән карый идем. Ул кайтып, күршемдә яшәгәндә, аларга керми идем. Күршем үзе керә. Минем уңайсызлануыма уңайсызланып: «Озак тормас, китәр. Кертми булдыра алмыйм бит. Үзем дә тизрәк китүен телим», – ди иде.
Күршем сер бирә торган кеше булмады, әмма мин иренең аңа кул да күтәргәнемә шигем бар. Балалар да әти кайтты, дип сөенешмиләр иде бугай.
Әле берничә тапкыр аны хатыннары да эзләп килгән чаклар булды. Ызгыш-талаш коридорга чыга. Әй кызгана идем инде күршемне. Менә шундый әтиләр, ирләр дә була дип сөйләсәләр, үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас идем.
Әнә шулай имгәк ирнең бер кайтып, тагын айларга, елларга югалуына ияләнеп яши торгач, хәйран гомерләр үтте.
Көннәрдән беркөнне күршем килеп керде, каушаган, күзләре яшьле.
– Шалтыраттылар, ул үлгән. Мәетен килеп алып кит, аны син күмәргә тиеш, фатирында син яшисең, диләр, нишлим икән инде? – ди.
Ирем бик булышты. Инде балаларыбыз да үсмерлектән чыгып бара иде. Җыйнаулашып моргтан алып, җир алу мәшәкатьләрен җиңеп, бар шартын китереп җирләдек. Менә шул вакытта мин күршемнең ни дәрәҗәдә гаҗизләнгәнен, ни дәрәҗәдә җәфа чигүен аңладым. Җирләп эш беткәннән соң, янында бөтерелгән балаларына карап, «Балаларым, сез инде зурлар. Минем сүземне ишетеп калыгыз, онытмагыз. Мине бу кабердән мөмкин кадәр ераккарак җирләгез. Янәшә булуыбызны теләмим!..» – диде ул иреннәренең калтырануын тыярга тырышып.
Җеназада хатыннары булдымы, дип кызыксынучылар булыр. Берсе бар иде, улын иярткән. Башын игән. Ул күршемә эндәшмәде. Гомумән, кеше белән аралашмады, сөйләшмәде. Без аны чираттагы хатыныдыр, дип үзебез генә фараз иттек.
Ә ул үлгән өйдәге хатын юк иде. Аның үлеме дә кешечә булмаган. Хыянәт вакытында җан биргән, йөрәге чыдамаган. Инфаркт диделәр.
Күршем бар шартын китереп Коръәннәрен укытты. Әмма ул яткан зиратка аяк басмады. Бер ерак туганыбызны җирләгәндә, юлыбыз төшеп, кызыксынып карадым, таш куйганнар иде. Күршемнән сорагач, белмим. Безнең анда барган юк, диде. Бәгыренә үткән, димәк. Мөгаен, сөяркәләренең берсе куйдыргандыр. Аларда да аның балалары үсә бит. Җилбәзәклек сәбәпле менә шундый кыска гомерле булды бу ир кисәге...
Минем ирем дә юк инде. Ковид зәхмәте беренче елда ук алып китте. Үзем дә чирләп чак үлемнән калдым. Ә менә иремне табиблар саклап кала алмады. Күршем бик карашты. Ике кыз үстердек. Инде алар да башлы күзле. Килеп йөриләр, мин дә барам. Оныкларны тәрбияләшергә кирәк бит. Кайчакта ял көннәренә күршемнекеләр дә, минекеләр дә киләләр, ике фатир гөр килә иде. Бергәләшеп оныкларыбызны паркларга алып чыгабыз. Балаларыбыз аралашып, дус булып, бергә уйнап үстеләр бит. Оныкларыбызның да бер-берсен белешүләрен телибез. Хәзер әйбәт кешеләр гел очрап тормый.
Мин бик бәхетле булдым. Ирем алтын кеше иде. Кызганыч, мине ялгыз калдырып китте. Мин аның янында мөселман зиратында урын алып куйдым. Күршем дә шуннан урын сайлаган иде. Кызганыч, ашыкты... Анда да бергә булырбыз, ИншәАллаһ. Мин Аллаһыма бик рәхмәтле, шундый күршем насыйп иткәне өчен. Бары бергә, югы уртак, дип яшәдек... Хәзер көннәрем бик күңелсез. Сагынам ахирәтемне. Аның тәмле камыр ашларын сагынам, эчкерсез киңәшләрен юксынам...
Миңа бер сорау тынгылык бирми, ник түзеп яшәгән ул? Әллә яратканмы? Тормышның бөтен авырлыгын, хәтта ятимлеген дә татып, сабый чактан ук әнисез калып, кырыс үги әни белән үскәнгәме? Ул балачагын да күз яшьләре белән искә ала иде бит. Барыбызның да җиңел булмады. Әмма аны язмыш сабый чагыннан ук кыйнаган. Мин җитешле, тәртипле гаиләдә, кадерле бала булып үстем. Шуңа да сабырлыкны аңлап та бетермимдер...
Әлеге вакыйганы ни өчендер сезнең белән уртаклашасым килде. Гыйбрәт булсын. Сүзләрем дога булып ирешсен! Догадан калдырмыйм күршемне. Без өлкәннәрне шул дога гына тынычландыра инде.
Кадерле күршем. Исемеңне язмадым. Үземнең исемемне дә редакция өчен генә куям. Урының оҗмах түрләрендә булса иде. Шул оҗмахларда да мәҗлестәшләр булырга язсын. Инде тынычлыкта, иркенлектә, күңелебез хөрлегендә яши башлагач кына, китәргә ашыктың шул. Авыр тормышың, сабыр булуың җыелгандыр инде... Кеше тимер түгел бит, өзелергә бик тиз.
Комментарии