- 09.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Язмыш кочагында
Миңа үз гомеремдә бик күп яхшы кешеләр белән очрашырга туры килде. Шуларның берсе һичшиксез «Ватаным Татарстан» газетасында күп еллар бергә хезмәт куйган күренекле журналист, дустым, остазым Нургали абый Булатов булды. «Төгәллегенә карап, хәтта сәгатьне дә дөресләргә була!» – дип әйтәләр иде аның хакында.
– Әтием турында яздым әле, – диде ул бер күрешкәндә. – Һаман да төшләремә керә. Акбүз атка атланган, урыны җәннәт түрендәдер, шәт!..
Аннары Нургали абый күңелендә кайнаган кайбер фикерләре белән уртаклаша:
– Әтисез үсүнең ни дәрәҗәдә кыенлыгын моны үз җилкәсендә, үз язмышында татыганнар гына беләдер. Шуңа күрә сугыш дигән афәтнең күпме авырлыклар китергәнлеген һәрдаим сөйләп, искәртеп торам. Юкса, хәтерләр саега, күңелләр коргаксый бара. Яу кырында һәлак булганнарга, шул мәхшәрдән исән кайтканнарга, тылдагы «шинельсез солдатларга»га – тол хатыннарга, Бөек Ватан сугышы чоры балаларына битараф булуны, гаделсезлекне һич кенә дә күтәрә алмыйм.
Бу сүзләрдә Нургали абыйның тоткан кыйбласы, рухи ныклыгы, ихласлыгы бик ачык чагыла иде.
Нургали абый җае килгән саен сугыш һәм тыл батырлары, яшьтәш-чордашлары турында сөйли. Бер тапкыр ул мине газиз әтисенең Мари Илендәге Сослангер урманнарыннан – Резерв фронтының әзерлек лагерыннан, Ленинград өлкәсендәге Синявино сазлыкларыннан җибәргән кош теледәй хатлары белән дә таныштырган иде. Ул хатлар Нургали абыйның әнисенә – явыз дошманны тизрәк җиңү хакына тылда ат урынына җигелеп эшләүче Нәгыймә апага адресланганнар. Сугышка хәтле Теләче районының Алан авылында «Марс-2» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән Хөсәен абый Булатов, бронь була торып та фронтка үзе теләп китеп барган, яу кырында авыр яраланып, госпитальгә эләккән. Һәм Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәре госпиталендә вафат булган...
Нургали абый әтисе каберен Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткән истәлекле чорда эзләп таба. Дөресрәге, аңа Ленинград өлкәсенең Бокситогорск районы, Новая урта мәктәбе эзтабарлары булыша. Алар үзләренең туган җирләрен дошманнан азат итү өчен барган изге көрәштә кайнар канын түккән, газиз гомерен биргән Хөсәен Булат улы Булатовны – татар халкының гайрәтле, батыр улын хөрмәтләп, аның гаиләсен үзләренә чакыралар. Әмма ерактагы җиргә һәркем дә бара алмый шул. Юллар озын-катлаулы, өстәвенә күпме акча чыгымнары кирәк... Шуннан соң, гаиләдәгеләр, үзара киңәшләшеп, әтиләре күмелгән төбәккә Нургали абыйны җибәрәләр.
Новая авылындагы туганнар каберлегендә булганда Нургали абыйның нинди хисләр кичергәнлеген бер Аллаһы Тәгалә белән үзе генә беләдер.
Хөсәен абый белән Нәгыймә апаның һәр баласы тормышта үз урынын таба. Нәсимәләре авылның уңган колхозчысы була, Тимершәехләре тырыш игенчеләрдән санала. Тикмәгә генә аңа «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелми. Икесе дә туып-үскән җирләрендә кешеләрне сокландырып, сөендереп яшиләр. Шанлы нәсел агачын тагын да нурландырып, күзләрне-күңелләрне иркәләп, бер-бер артлы оныклар, туруннар үстерәләр.
Газиз әнисенә ничек кенә булса да җиңеллек китерергә теләп, тормыш арбасын яшьтән үк төпкә җигелеп тарта Нургали. Туган ягын, аның сихри табигатен, хикмәтле кешеләрен, үтә дә сизгер җанлы, акыллы бахбайларын өзелеп яраткан яшүсмер егет Янсуар урта мәктәбен тәмамлагач та заманында әтисе җитәкләгән колхозда эшкә кала. Шыр сөяктән һәм тиредән генә торган, күтәрәмгә калган Пәчтүк кушаматлы атны (хуҗасы Фәсхетдин исеменнән шулай бозып үзгәртелгән) яхшылап тәрбияләп, тәмам аякка бастыра.
– Колхозда эшләгәндә Пәчтүкне өч ел буе җигеп йөрдем, – дип сөйли иде Нургали абый. Беренче язда ук шул атым белән авыл кешеләренең өй яны бакчаларын сукаладым, утыннарын алып кайттым. Гомумән, авыл җирендә эш бетеп тормый бит инде. Мишә елгасы буендагы иркен тугайлардан печән дә чабып кайтабыз, яңа төзелешләргә Торач елгасы буендагы карьердан таш та ташыйбыз, басуда комбайн суктырган саламны да эскертлибез, Олы Нырсы урманыннан юан-юан имәннәр дә өстерәтәбез... Кышкы бураннарда, көзге салкын яңгырларда да күп юлларны шул атым – пар канатым белән узарга туры килде. Җыеп кына әйткәндә, ачысын да, төчесен дә бергә татыдык. Йә, шундый дустыңны ничек онытырсың, ничек аңа мәдхия җырламассың инде?!
Атлар абзарына һәркөнне иртән аның янына йөгерепләр диярлек ашкынып төшәм. «Атым белән төнлә бер-бер хәл булмадымы икән?» – дип борчылам. Пәчтүккә шул кадәр нык ияләндем ки, хәтта урта мәктәптәге чыгарылыш кичәсенә өлгергәнлек аттестаты алырга да бармадым. «Атымны башка кешегә алып бирмәгәйләре...» дип курыктым. Соңыннан август азакларында, мәктәпкә баргач, Ибраһимов фамилияле мәһабәт гәүдәле директор аттестатымны тапшырганда нык кына сүкте үземне. «Бөтен билгеләрең «бишле», бары бер генә «дүртле»ң бар иде бит синең. Теләсә кайсы югары уку йортына ике куллап алалар иде үзеңне. Нигә соңардың, нәрсә моның сәбәбе?»
Нәрсә дим инде директорга – чын дөресен әйтергә туры килде. «Колхозда ат белән эшләргә телим, бернинди югары уку йортына керергә уйламыйм, дидем...
Нургали абыйның менә шушы хикәяте аша гына да аның олы җанлы, нечкә, шигъри күңелле, кешелекле шәхес икәнлеге аңлашыла.
Гомере буе барча тереклеккә, җан ияләренә гел игелек-изгелек кылып кына яшәүче сирәк затларның берсе ул. Туган авылында китапханә мөдире булып эшләгәндә дә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда да, 15 ел буе «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында һәм озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасында редактор урынбасары булып эшләгәндә дә кыйбласын үзгәртмичә, шул күркәм сыйфатларына тугры булып кала белде ул. Нургали абый хатыны Эльмира ханымны, кызлары Гүзәл, Наиләне, кияүләрен, оныкларын бик ярата иде.
Нургали абый матбугат океанында үзе гомер буе омтылган Матурлык һәм Батырлык утрауларын эзләп тапты. Шуңа күрә аның һәр язганы – матурлыкка һәм батырлыкка мәдхия. Нургали абыйның берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч хикәяләрендә, табигать турындагы парчаларында, сугыш һәм тыл батырларына багышланган очеркларында бары тик чын дөреслек тантана итә иде. Ул туган авылы, аның табигате, авылдашлары, әти-әнисе турында бик матур хикәяләр иҗат итте. Бигрәк тә әнисен бик яратып, кадерләп искә төшерә иде.
Ул татар генераллары һәм адмиралларына кагылышлы дистәләрчә очерклар язды, алар турындагы тулы мәгълүматларны Татар энциклопедиясе редакциясенә хәзерләп тапшырды. Мәскәүдә, Русия Кораллы көчләре генераль штабында аны яхшы беләләр иде. Армия генералы Мәхмүт Гәрәев, хатыны Эльмираның бертуган абыйсы – генерал-майор, инженер, техник фәннәр докторы, академик Рафаэль Юсупов, вице-адмирал Марс Искәндәров һәм башка бик күпләр белән дустанә тыгыз элемтәдә торды ул. 1993нче елның 19-21нче февраль көннәрендә Мәскәүдә үткән татар генераллары һәм адмираллары җыенына да Татарстан журналистлары арасыннан иң беренче булып Нургали Булатов чакырулы иде. Шуннан соң ике арада элемтәләр тагын да җанлана-ныгый төшкән.
Нургали абый бер үк вакытта халык арасында бик популяр булган «Татар календаре»н чыгару буенча да ун ел буе нәтиҗәле шөгыльләнде. Татарстан китап нәшриятында ул «Авыл иртәсе», «Солдат хатирәсе» дигән китапларын бастырып чыгарды.
Аның татар генераллары турындагы китабы да зур популярлык казанды.
Әнә шундый күпкырлы эшчәнлеге өчен Нургали абый Булатовка «Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә лаек булды. Аңа «Бәллүр каләм» бәйгесендә төп приз тапшырылды. Татарстанның иң күренекле журналисты буларак хөрмәтләгәннәр иде аны.
«Ватаным Татарстан» газетасында эшләгәндә ул минем турыдан- туры җитәкчем булды. Мәкаләне ничек кенә язып бирсәм дә кып-кызыл итеп бетерә, хаталарны күп таба иде. Аның белемле, зыялылыгына исләрем китә. Шаярып, яратып, зур куллары белән аркадан сыпырып кына алса да, күздән утлар күренә, бик көчле кеше. Аның калын бармаклары арасында яза торган ручка салам шикелле генә күренә, ул ничек сынмый икән дип аптырый идем.
Мәҗлесләрдә Нургали абый бик матур иттереп җырлый. Аның тавышы райондашы, Теләче районыннан чыккан танылган җырчы Сөләйман Йосыповныкына бик охшаган иде. Ул мине баласы, туганы кебек бик якын күрә, саклый, яклый иде.
Бик күп шәкертләре кебек, мин дә остазымны юбилее, 85 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйм, аңа исәнлек-саулык, тазалык-байлык, бәхет, шатлыклар телим!
Рәссам, журналист, гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфат ХӘЙРУЛЛИН
Комментарии