- 21.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Язмыш кочагында
Узган ел Арча хәрби комиссариаты тирәсендә шау-шу купканын ишеттек, бүген военкомат җитәкчелеге – военкомның үзе дә, аның урынбасары да хөкем алдында. Арча һәм Әтнә районнарына караган военкомат җитәкчесе, Әтнә ягы егете Алмаз Борһанов минем аралашып яши торган кешем булмаса да, аны яхшы беләм, дип саныйм. Баш-аягым белән дөреслек, иминлек тарафдары булганымадыр, армиядәге «дедовщина», җәбер-золым, тәртипсезлек минем эчемне пошыра иде. Егетләребезнең иминлеген тәэмин итү буенча аз эшләмәдем, җаваплы булырга тиешле, ләкин җавапсыз бик күп түрәләрне, хокук саклау органнары вәкилләрен тынгысызлап, проблемага игътибар юнәлтергә тырыштым. Инде Арча военкоматында армиягә чакырылучы егетләрнең язмышы өчен чын-чынлап борчылуларын ишетеп, Аллага шөкер, үз эшләренә намус белән караган кешеләр бар әле, дип шатлана идем. Алмаз әфәнде армиядәге якташларын барлап, аларның командирлары белән һәрдаим хәбәрләшеп, әти-әниләр белән дә аралашырга вакыт табып эшләде. Үрнәк иде аның эше. Ни булды? Чынлап та үзе абындымы, әллә ниндидер провокация корбаны булдымы ватаныбызның чын патриоты булган бу егет?! Белмәссең, бүген нахак гаепләр белән төрмәләрдә утыручылар 30 процентка кадәр җитә, диләр бит. «Безнең гәҗит» мондый очраклар турында аз язмады. Борһанов эше буенча да ачыклык кертергә иде, җепнең очы кайда икән, дип йөргән вакытта, герой үзе «килеп чыкты», дөресрәге, ул үзенең аянычлы язмышын тасвирлап, «Безнең гәҗит» өчен махсус хат юллаган. Газетабызга дәвамлы озын язмалар кабул итмәскә тырышсак та, бу хатны кыскартмый берничә санга бүлеп тәкъдим итәргә булдым. Ул бик гыйбрәтле язмыш...
Ихтирам белән һәм гаделлек җиңүен теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Тоткын язмалары
Төрмә ләхет түгел ул, Аллаһ насыйп итсә, чыгармын
Мин – 32 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, Абхазиядә, Кавказда булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, үз тормышымны онытып хәрби хезмәт белән яшәгән, намуслы хезмәтем өчен күп кенә мәртәбәле исем-бүләкләргә лаек булган, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар, запастагы полковник, 9 ай инде ялган гаризалар нигезендә тикшерү изоляторында утырам. 9 ай дәвамында уйланам, Аллаһы Тәгалә бу сынавы белән мине сыныймы, әллә инде минем янәшәдәгеләремнеме?!
Мин тәкъдирнең Аллаһы Тәгаләдән икәнен беләм, бер Аллаһка гына ышанам, аның кушканнарын үтәп яшәргә тырышам. Раббым каршында минем намусым чиста, ул Үзе шаһит: шушы яшемә җитеп минем салган өем – ипотекада, шәхси машинам юк, башкалада фатирларым юк, банк счетларына салынган акчам да, җыйналган малым да юк. Шуңадыр, монда тикшерү эшен алып баручылар миңа гел гаебемне танып, гариза язарга кушалар, яныйлар, төрле яклап аңлатып күндермәкче булалар. Ә мин нинди гаепне үз өстемә алырга тиеш, бөтен тормышымны хәрби хезмәткә, хәрби комиссариат эшенә багышладым. Халыкка, ветераннарга, призывникларга, аларның әти-әниләренә яхшы булсын дип эшләдем. Ике районның да җитәкчеләренә шелтә ясамасыннар, минем өчен аларга сүз тимәсен, дип тырыштым. Үз гомеремдә бер генә отпускта да тулысынча ял итмәдем. Гел эштә булдым. Эшкә чыкканда, Аллаһка шөкер, дип куанып бара идем. Бу язмамны мин мактанырга да, ярдәм сорарга дип тә язмыйм. Минем язганнарымны бәлки башкалар үз эшләрендә кулланма итеп алырлар. Ничек кенә булмасын, Аллаһы Тәгалә һәрберебезне хагыннан, нахагыннан сакласын, чөнки берәү дә минем урында калмас дип әйтеп булмый. Без тарих буенча, 1937нче елларның вәхшилеген беләбез, кеше язмышын җимерергә бер гариза җиткән. Әмма ул вакытларда 2-3 процент аклау булган, ә менә бүген шул ук бер гариза белән аклау – 0,2 процент.
Мин төрмәдән курыкмыйм. Үз өстемә гаеп алырга да җыенмыйм, чөнки дөреслек белән барам. Ничек эшләгәнемне Арча һәм Әтнә районнары халкы гына түгел, республика халкы да яхшы белә. Мин матбугат, радио-телевидение аша җәмәгатьчелек белән эшләргә тырыштым. Ә менә кемнәр мине төрмәгә утырткан, үзләре көзгегә карасыннар, уйлансыннар, мәсәлдәге кебек, сарыкны кем ашады икән? Гайсә (с.г.в.) пәйгамбәр әйткәнчә, кемнең гаебе юк, шул беренче таш ыргытсын.
ХӘРБИ БУЛУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ
1991нче елда Әтнә районы Күәм авылының урта белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казандагы югары хәрби артиллерия училищесына укырга кердем (бу уку йорты ябылды инде), 1996нчы елда хәрби лейтенант званиесе алып, Ерак Көнчыгышка хезмәткә киттем. Туксанынчы елларда ач ятып та хезмәтемне ташламадым. Кабул иткән антыма тугры калдым. Ул елларны онытмагансыздыр, аның авырлыгын бөтен төр һөнәр ияләре дә тойды. Без хатыным белән Ерак Көнчыгышта яшәгәндә, паекка биргән кортлы, күксегән ярмаларны күтәреп күрше авылга барып, ишек шакып, шул ярмаларны ипигә, мөмкин булса сөткә алыштыра идек. Чөнки акча юк, өйдә ризык юк. Без генә түгел, бик күп офицерлар гаиләләре белән безнең кебек, ишек шакып ашарга эзләп йөрде. Хатыным белән әҗәткә алган тавык ботын өч-дүрткә бүлеп, шуның бер кисәгеннән өч тапкыр аш пешергәннән соң гына урталай бүлеп ашый идек. Ашта шул кортлы ярма, бер-ике бәрәңге була иде.
Бервакыт мине «переговорный пункт»ка сөйләшергә чакырдылар. Ул вакытта ул бердәнбер элемтә үзәге. Килдем. Миңа әнием белән сөйләшергә куштылар. Әнием башта хәлебезне сорашты, аннан соң ачулана башлады, «Күтәренеп киттегез дә югалдыгыз, хат та язмыйсыз...» – дип үпкә белдерде. Бугазыма төер тыгылды, күземнән яшь ага башлады, әнигә сиздермәс өчен телефон трубкасын куйдым да чыгып киттем . Шулхәтле гарьләндем, чөнки әнигә мондагы ачлыкны, хәерчелекне әйтеп булмый. Икенче көнне тагын әни белән сөйләшергә чакырдылар. Әни кабаттан шалтыраткач, диспетчер хатын бездә нинди хәл икәнен сөйләп биргән. Шуннан әни белән әти акча салды. Ул вакытта иске акча йөргән чак. Бер мең сум бик күп акча. Әни салган акчаның күпмесендер әҗәткә биреп, алган әҗәтләрне түләп, хатыным белән кибеттән ашамлыклар алып, дуслар-хезмәттәшләрне чакырып, бәйрәм ясадык.
Язсаң күп инде. Менә шундый чорда эшли башладым. Утны көнгә ике тапкыр гына бирәләр: төнге уникедән бергә тикле, иртән сәгать 5тән 6га кадәр. Ут юк. Котельныйларда насослар эшләми. Өйдә салкын, караңгы. Ут биргәнне көтәбез дә, ут булуга, нәрсә бар шуннан ашарга пешерәбез. Газ ул вакытларда юк. Булганы – электр плитәсе, духовка. Пешкән ризыкны караңгыда утырып ашыйбыз. Әле ут барында үтүк белән урын-җирне җылытып калырга кирәк. Бу авырлыкларга да түздек. Эштән китү турындагы уй башка да кермәде. Ул елларда бик күп офицерлар хәрби хезмәттән киттеләр. Үзләренә кул салучылар да булды.
РЕСПУБЛИКАБЫЗГА КАЙТЫП ЭШЛӘРГӘ НАСЫЙП БУЛДЫ
Ерак Көнчыгыштан Татарстан Республикасына кайтып, хезмәтемне 1999нчы елдан 2001нче елга кадәр Теләче районы хәрби комиссариатында дәвам иттем. Арча районына исә 2001нче елда өченче бүлек начальнигы итеп күчерделәр. Ә 2009нчы елдан мине Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар итеп билгеләделәр. Хәрби комиссар булу – әле ул мин начальник булдым дигән сүз түгел. Чөнки хәрби комиссариат – Саклану министрлыгының муниципаль җирлектәге бер тармагы. Аның өстенә запастагы офицерларны, солдат, сержантларны, техниканы мобилизациягә әзерләү, шул ук призывникларны барлап, аларны районга кирәкле белгечлек буенча хезмәт иттерү, пенсионерлар, Саклану министрлыгындагылар, сугыш ветераннары белән эшләү һәм иң җаваплысы: яшь буында патриотик хис тәрбияләү. Менә бу йөкләмәләрне җиренә җиткереп эшләү өчен, 2010нчы елда запаста, отставкада булган офицерларны, прапорщикларны – 36 хәрбине туплап, «Хәрби хезмәт ветераннары комитеты» оештырдык. Әлеге комитет бүгенге көндә дә республикабызда бердәнбер. Аларның вазыйфасы – хәрби пенсионерларга ярдәм итү, сугыш ветераннары, кайнар ноктада хезмәт иткән хәрбиләргә ярдәм күрсәтү. Иң җаваплысы: хәрби патриотик тәрбия эшен оештыруда катнашу. Менә шушы максатны тормышка ашыру өчен, һәрбер офицер, прапорщик ике районда урнашкан мәктәпләргә, көллият, техникумнарга билгеләнеп куелды. Алар, беренчедән, ОВС , ОБЖ укытучыларына ярдәм итсәләр, икенчедән, укучылар арасында тәрбия эше алып бардылар. Мәктәп укучылары арасында биш көнлек җыеннар оештырып җибәрдек. Бу биш көнлек «Полевой сбор»ларда катнашып, укучылар «огневая подготовка, тактическая подготовка, инженерная подготовка, РХБЗ подготовка, строевая» һәм физкультура буенча күнекмәләр алды. 2009нчы елда беренче мәртәбә сборны үткәргәндә күп егетләр качып калалар иде: кем справка белән, кем башкасын сәбәп итә. Егетләргә беренче мәртәбә әнә шул кыр җыенында автоматтан аттырдым. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде, икенче елларда егетләр үзләре үк бер-ике ай алдан әзерләнеп, «Полевой сбор»ны көтә башлады. Әниләре, әтиләре мине кайда гына күрсәләр дә: «Балам сборга бара, нәрсә алырга ярый, нәрсә ярамый?» – дип сорый башладылар. Хәтта бер елны аягын сындырган укучы төнлә әти-әнисеннән качып, дус егетләре ярдәме белән ике култык таягында килгән иде. «Зинһар, кире кайтармагыз, кухняда ашарга пешереп тора алам», – дигәч, калдырдык. Мәктәптә укучы егетләр өчен бу бик кирәкле өйрәнү дәресләре булды. Шушы ук җыенда укучылар «обязанность дневальная по роте», КППда сакта тору осталыгына өйрәнделәр. Мин моны егетләребезгә армия сафларына алынгач җиңел булсын, иптәшләре арасында өстенрәк торсын һәм командирларга әзме-күпме әзер солдатлар җибәреп, аларның эшен җиңеләйтү өчен эшләдем. Моннан тыш һәр мәктәптә «Юнармия» төркеме ясадык. Арча районының «Юнармия» төркеменә, республикада беренчеләрдән булып, үземнең дустым – Русия Герое, полковник Сафин Дмитрий Анатольевич исемен бирдек. Ул ел саен кайтып, төрле мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, үзенең батырлыгы, хезмәте турында сөйләп, патриотик тәрбия эшенә бик зур өлеш кертте. Бергәләп районның «Юнармия» гимнын яздырдык.
БЕРЕНЧЕ УРЫН АЛДЫК
2010нчы елда Арча һәм Әтнә районнары җитәкчеләре һәм республикабызның хәрби комиссары С. Н. Погодин белән килешеп, Бөтенрусия бәйгесендә катнашырга теләк белдердем. Чөнки бәйгедә җиңү насыйп булса, хәрби комиссариат бинасына ремонт ясала, кирәкле җиһазлар алына. Әлеге бәйгедә катнашу өчен ике районның да мәктәпләре, уку йортлары 100 процент ОВС җиһазлары белән тулыландырылды. Укытучы егетләрне хәрби киемнәргә киендердек. Хәрби комиссариатның бинасы төзекләндерелде. Яңа оргтехника, җиһазлар алынды. Һәм без күмәк эш нәтиҗәсе белән, Русия күләмендә беренче урынны алдык.
Ә инде армиягә чакыру эшенә килгәндә, һәр егетне иртәгә китәсе дигән көнне әти-әнисе белән хәрби комиссариатка чакырып, аңлату эшләре алып барылды. Кем кая китә, үзең белән нәрсә алырга, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрелде. Ул җыелышка Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан башлап, аның урынбасарлары, оешма җитәкчеләре чираттан чакырылды. Һәркайсы үзенең хезмәте турында сөйләп, бүләкләр бирә иде. Бер генә егет тә армия сафларына догасыз чыгып китмәде. Арчаның үзәк мәчетеннән мөхтәсиб, хәзрәтләр үз чиратларында бөтен җыеннарда катнаштылар. Ә инде китүче егет христиан динендә булса, икенче бүлмәдә атакай аерым догасын укыды.
Армия сафларына алынган егетләрнең һәрберсен туган көннәре белән хат язып котлауны оештырдык. Арча районы башлыгы егетләрне үз исеменнән Яңа ел, 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне белән котлап торды. Шул ук вакытта егетләр хезмәт иткән часть командирлары белән элемтәдә тордым, солдатлар ничек хезмәт итә, сәламәтлеге, хезмәткә карашы ничек дип белештем. Ике район буенча бер генә егеткә дә начар характеристика килмәде. Мин моны безнең егетләрнең дәрәҗәсен күтәреп, алар белән шаярырга ярамаганлыгын аңлату өчен махсус эшләдем. Максатым – һәрберсен туган якка, әти-әниләре янына исән-сау кайтару иде. Егетләргә килгән Рәхмәт хатларын аларның әти-әниләренә төрле чаралар вакытында, халык алдында зурлап, рәхмәт әйтеп тапшыра идем. Әле ул солдат укыган мәктәп коллективына да Рәхмәт хаты язылды.
Егетләр хезмәт иткән хәрби частьләр белән «телемост» – ике яклы онлайн сөйләшүләр оештырылды. Әти-әниләр дә моны бик файдалы, кирәкле чара дип, рәхмәтләр әйттеләр. Моннан тыш ел саен үзебез шефка алган частькә администрация вәкилләре, запастагы офицерлар, дин әһелләре, әти-әниләр, артистлар, күчтәнәчләр, бүләкләр белән баруны матур традициягә керттек. Солдатлар белән очрашып сөйләшеп, аларга бәйрәм ясадык. Беррәттән аларның яшәү, хезмәт итү шартлары белән таныштык. Болар барысы да егетләребезнең дәрәҗәсен күтәрү, аларны кайгырту өчен эшләнде.
ТӘРБИЯНЕ МӘКТӘПТӘН БАШЛАДЫК
Мәктәп балалары белән ел саен 15нче февраль, 23нче февраль, 9 Май, 9нчы декабрь «Русия геройлары көне» үткәрдек. Әлеге бәйрәмгә багышлап, Арча һәм Әтнә районнарында чыга торган газета редакцияләре белән берлектә укучылар арасында рәсем, сочинение, шигырь язу бәйгеләре оештырдык. Һәрбер катнашкан баланы котлап, бүләкләр биреп барырга тырыштым, чөнки бу тәрбия эше бер көнлек кенә түгел. Кечкенәдән баланы Ватанны, әти-әнине яратырга өйрәтергә кирәк. Сабый чактан кергән тәрбия онытылмый ул. Хәзерге вакытта балалар белән эшләү аеруча мөһим, чөнки алар көн-төн интернетта. Ә анда ниләр генә юк. Үз фикере, тормыш позициясе булмаган бала ялгыш юлга да басарга мөмкин, чөнки интернет-телевизорларда гел җиңел, матур тормыш сурәтләнгән сериаллар, тагын әллә ниләр. Мескен әти-әниләр балалар үстерәбез дип, икешәр эштә эшли. Ә бала белән шөгыльләнергә күбесенең вакыты да калмый. Шуңадыр, мәктәпне тәмамлаган яшьләр үзенә ни кирәген аңлап та бетермәскә мөмкин. Мин үзем бала, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дип саныйм. Әти белән әнидән үрнәк алып, тәрбия алып. Аннан соң гына балалар бакчасы, аннан соң гына мәктәп. Үзем балигъ булмаган балаларны тәрбияләү комитетында – КДН эшендә гел катнашып тордым. Ел саен берәр, икешәр бала ала идем тәрбияләргә. Аларны спортка тартып, динне аңлатып, тәртипкә өйрәтеп, учеттан төшертә идем. Эшемне республикада ике тапкыр югары бәяләделәр, бүләкләделәр.
Шул рәвешле илебезгә чын патриотлар тәрбияләүдә үзебезнең офицерлар, прапорщиклар, ветераннар белән үз өлешебезне керттек.
«СУСЛОНГЕР» ДИГӘН КУРКЫНЫЧ СҮЗНЕ ИШЕТЕП ҮСТЕМ
Авылда, мин малай вакытта, халык арасында «Суслонгер» дигән шомлы сүз йөрде. Күршебездәге Бибинур әби миңа, офицер булганнан соң: «Улым, син хәрби кеше, минем ирем Суслонгерда хәбәрсез югалды», – дип күргәннәрен сөйләде дә: «Анда вафат булганнар онытылды, ә алар онытылырга тиеш түгел, моны исеңдә тотып эшлә», – диде. Шуннан соң Суслонгер минем бәгыремә урнашты, мин ни эшли алам икән, дип гел уйланып йөрдем. Эшемне аның тарихын, ул җирлекне өйрәнүдән башладым. Мари республикасында урнашкан бу кырга (ул вакытта анда урманнар булмаган), 1941нче елның июль аенда рус телен белмәгән татар, үзбәк, башкорт телле солдатларны сугышка әзерләү өчен җыйганнар. Биредә укыту лагеры булган. Әйбәт ният белән оештырылса да, андагы командирларның явызлыгы аркасында булачак солдатларны ашатмыйча, иң авыр эшләрдә эшләткәннәр. Аларга дип каралган паекны, киемнәрне сатып, командирлар акча эшләп яткан. Андагы хәлне ишетеп, әниләре, хатыннары, алтышар-җидешәр кеше бергә җыелып, җәяүләп кадерлеләренә ашарга илтергә чыгып киткән. Суслонгер безнең Әтнә районы Күәм авылына гына да 100-120 км. Җәфа чигеп, ерак юл үтсәләр дә, алар китергән ризыкны да солдатларга бирдертмәгәннәр. Ирләрен дә күрсәтмәгәннәр, күп очракта, сакта торучылар ризыкларны алып калып, килүчеләрне кире борганнар. Мондагы ачы тарихны өйрәнгәннән соң, Суслонгерның бүгенге көндә кеше күмелмәгән зиратына (элек сугыш вакытында лагерьда үлгәннәрне бер чокырга күмә торган булганнар, сугыш беткәч, шушы чокырдагы кеше сөякләрен әлеге зиратка күчереп җирләүне оештырганнар) 2015нче елда мемориаль такта куеп, чардуган тоту эшен оештырдым. Ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Анда барганда дин әһелләрен – хәзрәт белән атакайны да алдык. Алар дога укыганда урман кайтаваз биреп торды. Шул тирәлектә яшәүчеләр җыйналып, үткәннәрне искә алдылар. Күз яшьләрсез генә булмады, билгеле. «Безгә, монда фашист солдатлары үлгән, дип, анда әрдәнәләп өелгән мәетләрне зур бер чокырга ташлаттырдылар, ул чакта без балалар...» – дип, йөрәкне телгәли торган тарихны сөйләделәр. Шул көннән соң Арча районы башкарма комитетының карары белән, Суслонгердагы мемориаль такта куелган каберлекне карап тору эшен педагогика көллиятенә йөкләделәр. Һәр елны студентлар, ДОСААФ белән бергәләп, запастагы офицерларны, дин әһелләрен алып, мари урманына сәяхәт кылып, каберләрне зыярәт кылдык. Безнең белән Арча, Әтнә районы газеталарының журналистлары да барып, бу хакта язып чыктылар. Алар язган мәкаләләрне газета сайтларыннан укып, бик күп республика газеталары күчереп басты. Бик күп хатлар алдык. Икенчесендә ТНВның «Татарлар» тапшыруын әзерләүче Ләйсәнә Садретдинова да безнең белән барды. Ул әзерләгән тапшыру эфирга чыкканнан соң республика халкы да кузгалды, бик күп хатлар килде Ләйсәнәгә. Бик күпләрнең фаҗигале язмышы халыкны күтәрде, безне дә алып барыгыз, дип мөрәҗәгать итә башладылар. Халыкның соравын истә тотып, Арча АТПсы җитәкчесе Рүзәл Баязит улы Гәрәевкә кердем, автобуслар сорап, акчасын үзем түләрмен, дидем. Ә ул исә, изге эшкә тотынгансыз, акча алмыйм, безнең дә өлешебез керсен, дип, автобуслар җибәрде. Анысында Суслонгерга йөзләгән кешене алып барып, Көмеш күл буенда үлгән солдатларның рухына багышлап, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев ярдәме белән корбан чалынды. Шул корбанлык итеннән аш пешереп, табын корылды. Догалар укылды. Бу сәяхәттә Кремль музее директоры Михаил Валерьевич Черепанов та катнашты. Ул үзе белән биредә вафат булучыларның исемлеген дә алып, килгән халыкны таныштырды. Үзе өйрәнгән Суслонгер тарихын сөйләде. Ул безгә хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итте. Ике районнан да хәбәрсез югалган солдатларның күбесенең биредә вафат булганлыгы мәгълүм булды. Аларның исемлеге ике район газеталарында басылып чыкты.
Тагын шунысы да мәгълүм булсын: комиссариатта хезмәттән вафат булып кайтканнарны теркәп баручы журнал бар. Арча һәм Әтнә районнары буенча бу журнал 1960нчы еллардан бирле алып барыла. Анда кем ничек үлгән, һәлак булганны теркиләр. Кайсы батып үлгән, кайсысы асылынып, кайсысы антифриз эчеп, әмма бар «при исполнении служебного долга» дип теркәлгәннәре дә. Менә шушы батыр егетләрнең яшәгән йортларына 2012нче елның 22нче июнендә Хәтер көненә багышлап, комитеттагы офицерлар белән, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә «Бу йортта хәрби хезмәтен үтәгәндә батырларча һәлак булган егет яшәде» дигән табличкалар куйдык. Һәм шул җирлектәге мәктәпләргә әти-әнисенә ярдәм күрсәтергә, егетнең батырлыгы белән горурланырга, өйрәнергә һәм истән чыгармыйча эшне дәвам итәргә кушылды. Бу эш – яшь буынга патриотик тәрбиянең үтемле үрнәге. Менә шулай ветераннар комитеты белән берлектә эшләп, без запаста була торып та илебезнең бүгенгесенә, ныклыгына үз өлешебезне керттек. Ул мәктәпләрдә очрашулар, тәрбия сәгатьләре үткәрүләр даими алып барылды. Һәлак булган солдатның гаиләсенә барып, хәлләрен белешү, аларга ярдәм итү, каберенә укучылар белән бергә чәчәк салып, зыярәт кылуга бик җаваплы карадык. Кайнар нокталардан кайтканнарны барлап тордык. Бу эшне Арчадан запастагы подполковник, Әфганстан, Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сергей Лимусович Баһаветдинов, Әтнәдән Әфган сугышында канашкан Ленар Наил улы Кәбиров оештырып, чын күңелдән башкардылар. Рәхмәт аларга.
9 Майга багышланган митингта офицерлар, прапорщиклар белән берлектә, беренчеләрдән булып, парад формаларын киеп, медальләребезне тагып, Бөек Ватан сугышында үлеп калганнарны, исән кайтканнарны, тыл ветераннарын сәламли идек. Хәтер көнендә Арчаның үзәк мәчетенә җыелып, сугышта үлеп калганнарның рухына дога кылып, аннан соң Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Эшләгән эшләребез дөрестән дә күп һәм без аны чын күңелдән башкардык.
ТЕЛЕВИДЕНИЕ ЙОЛДЫЗЛАРЫНА ӘЙЛӘНДЕК
Комиссариатның эшен башкаларга үрнәк итеп куеп, безне ТНВ каналындагы «Башваткыч» тапшыруында катнашырга чакырдылар. Беренче тапшыруда офицерлар катнашты. Икенчесендә прапорщиклар белән мичманнарны алып бардык. Дөрестән дә нәтиҗәсе бик зур булды. Төрле районнардан комитетны ничек оештырдыгыз, нәрсәләр эшлисез, дип шалтыратучылар күп булды.
Үземне ел саен ТНВ каналына «Кара-каршы», «Яшьләр тукталышы», «Таяну ноктасы» һәм башка күп кенә тапшыруларга чакырып тордылар. Сөйләрлек, күрсәтерлек эшебез күп булды. Бу санап үткән эшләрне мактану өчен түгел, ә патриотик тәрбия бирүнең төрле юллары барлыгын күрсәтү өчен язам. Һәм алар берсе дә өстән кушып эшләнмәде. Мондый эшләрне башкарыгыз дигән таләп тә булмады. Мин боларны үзем офицер, әти кеше буларак, халык өчен, яшүсмерләр өчен, әти-әниләр өчен, егетләребезгә армия сафларында җиңелрәк булсын, киләчәктә алар чын ир-егет булсыннар өчен эшләдем. Нәтиҗәдә 2009нчы елдан 2022нче елның 7нче октябренә чаклы бер генә солдатны да югалтмадык, барысы да өйләренә исән-сау хезмәт итеп кайттылар, Аллаһка шөкер.
Үземнең улларым – олысы хәзерге көндә армия сафларында хезмәт итә. 2022нче елда махсус операция башлангач, халыкның эченә шом керде. Президентыбыз В.В. Путинның «Призыв белән алынган бер генә солдат та махсус операциядә катнашмый», дигән сүзләрен халыкка раслар өчен, улымны беренче отправка белән хезмәт итәргә озаттым. Икенче улымны Казандагы танк училищесына шул ук елны 1нче курска укырга бирдем. Өченче улым Әтнә техникумының 2нче курсында белем ала. Абыйлары кебек чын солдат булырга әзерләнә. Ә кызыма 13 яшь, ул мәктәптә укый. Спорт белән шөгыльләнә. Балаларымны тәрбияләү өчен төрле чараларга гел үзем белән йөрттем. Бигрәктә КОВИД вакытында. Кеше баласына «тияргә» ярамый. Шуңа күрә 9 Май бәйрәмнәрендә алар «Почетный караул»да тордылар. Ветераннарны котларга да минем белән йөрделәр. Суслонгерга да бардылар. Вакыт-вакыт постта торганда егылып та китәләр иде, чөнки алыштырырга башка балалар юк. Җәй көннәрендә алар эшләп үсте. Без үзебез дә үскәндә колхозга эшкә урнаша идек. Әтием Әбүбәкер улы Әгъзәм колхоз рәисе булып эшләде. Гаиләбезнең хәле нык булса да, көтүче дә, грузчик та булдык. Ындыр табагында да эшләдек. Шул рәвешле үзебезгә кием алырга үзебез эшләгән акчаны тоттык. Әнием Земфира Гыйният кызының «Эшне үзең белеп эшләсәң генә эшнең яме-тәме була», дигән сүзен үзем өчен девиз итеп алдым.
«БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ХӘЗЕРЛЕК КИРӘК ИКӘН»
Махсус хәрби операция башлангач, мәктәпләргә НВП дәресләрен кертү кирәклеген аңладылар. Ә без хәрби әзерлекне Арча һәм Әтнә мәктәпләре белән 2009нчы елдан бирле алып барабыз. Һәрбер ир-егет мәктәпне тәмамлаганда автоматны сүтә-җыя, автоматтан атып, каршылыклы армия полосасын үтә белә. Кыскасы, армия өчен кирәкле күнекмәләрне мәктәптән үзләштереп чыга.
Телевизордан күреп беләбез, СВОдагы егетләргә укучы балалар хатлар яза, рәсемнәр ясап җибәрә. Безнең укучыларыбыз бу патриотик эшне 2012нче еллардан бирле дәвам итә. Чөнки һәрбер мәктәпкә үзебезнең районнардан киткән егетләр хезмәт иткән хәрби частьләр беркетелгән иде. Хат алышу, котлаулар, рәсемнәр, шигырьләр аларга җибәрелеп торды.
ЭТЛЕК ЭШЛӘҮ КЕМ ӨЧЕНДЕР БИК ҖИҢЕЛ
...Ә хәзер менә шушы дәүләт өчен, халык өчен дип тырышканнарым өчен мин төрмәдә утырам. Берәүгә минем урын бик ошаган, чөнки военкомат бинасы, территориясе ялт иткән. Хәрби комиссариат эшен гел мактыйлар. Җитәкчеләр дә, халык та эшебездән канәгать. Ә нишләп минем үземә военком булмаска дигән уй белән, мине юкка чыгару эшен башладылар. Яхшылыкны эшли алмаса да, этлек эшләү кем өчендер бик җиңел. Сәбәбен дә тапканнар, ялган хәрби билетлы призывниклар бар икән. Ә алар алдан яхшылап өйрәтелеп куелган: «Хезмәт итәсем килмәде, военкомга кердем, военный билет күпме тора дип сорадым. Ул бәясен әйтте дә, мин акчаны кабинетында аның кулына үзем бирдем», – диләр. Мин ул егетләрне хәтта күреп тә белмим. Ә алар курыкмыйча, оялмыйча миңа кереп, үзләренең армия срогын ябып чыкканнар. Бу ялган өйрәтүләрнең башында кемнәр торганын да беләм, әлегә исемнәрен әйтми торам. Менә шушы кешеләрнең боерыгы буенча егетләрне полиция бүлекләренә чакырып, куркытып, «Акчаны аның кулына бирдем, дип языгыз», дип гаризалар яздырталар.
Мине узган елның 23нче октябрендә ике «подставной» призывникның күрсәтмәсе белән кулга алдылар һәм СИЗОга яптылар. Егетләргә суд булды, эшләрен яптылар. Ә миңа Арча суды изоляторга повестка җибәрә. Мине алып кайту өчен конвой җибәрми. Нәрсәгә, чөнки военкомның тормышы билгеләнгән, ә егетләр алдында сүзне тотып, эшне ябарга кирәк. Ул вакыттагы көннәрне искә алсаң, мондый хәлләр кинода яки китапта гына була дияр идең. Мине эштән алучылар үзләре шыпырт кына эшләмәкче булдылар, тик онытып җибәрделәр: хәрби комиссар вазыйфасы Саклану министрлыгына карый. Моны хәл итү өчен, хәрби прокурорга кеше аша чыгып, республиканың хәрби комиссарына мине эштән алырга кушалар. Нәтиҗәдә хәрби комиссар мине көн саен Арчадан Казанга чакыртып, төрлечә куркытып, шартлар куеп мине эштән алмакчы булды. Мин үземнең гаебем булмаганга һәм эшнең кемнеңдер заказы белән эшләнгәнен аңлап, гел, юк, дидем. Мине үткән дата белән дә эштән чыгарып карадылар. Аттестацион комиссия җыеп, минем катнашымнан башка гына эштән чыгардылар. Аллаһка шөкер, рәхмәт, мине яклап офицерлар күтәрелде, чөнки хәрби комиссариат эше үрнәк алырлык. Хәрби прокуратурага чакырып та бармак янадылар. Курыкмадым. Үз сүземдә тордым. Шул рәвешле язгы чакырылышны үтәдем. Улларымның берсен армия сафларына озаттым, әйткәнемчә, икенчесен танк училищесына укырга бирдем. Махсус операциягә егетләрне озаттык. Менә шул махсус операция планын үтәгәннән соң, 6нчы октябрь көнне мине Казанга тикшерү комитетына чакырдылар. Башта «подставной» призывникны тыңлаттылар, очная ставка оештырдылар, егет бутала, каушый, курка. Аннан соң миңа: «Туганнарыңа шалтырат, «гражданский» кием алып килсеннәр, без сине ябабыз», – диделәр. Минем кием алып килерлек кешем юк, өйдә балигъ булмаган улым һәм беренче группа инвалид әнием генә бар. Мин тикшерүчеләргә: «Эшнең кая барганын беләм, мин сездән качмыйм, бүгенгә кайтарыгыз, улым белән әнине туганнарга урнаштырыйм», – дидем. Әле бит һаман куркыту бара. «Без сине 12 елга ябабыз, кемгә кирәк буласың ул яшеңдә, әйдә, үзең гаебеңне танып язсаң, без сине азрак срокка, бәлки, условный бирербез», – дип янадылар. Һәм «әгәр дә эштән китәргә үзең гариза язсаң, кайтарабыз», дип шарт куйдылар. Каян килеп чыккандыр, хәрби комиссарның урынбасары пәйда булды. Мин барысын да үлчәдем дә, гариза яздым. Урынбасар гаризаны алды да чыгып китте. Миңа исә 7нче октябрьгә сәгать 9.00гә кадәр дип повестка тоттырып җибәрделәр. Беренче эшем итеп, республикабызның хәрби комиссариатына барып: «Мине куркытып, басым ясап, эштән китәргә гариза яздырттылар, аны исәпкә алмаска, мин эштә калам» дип гариза калдырдым. Арчага кайтып, улымны, әнине алып, аларның кирәк-яракларын җыйнап, Әтнәгә алып кайттым. Мине шул вакытта эзли башладылар. Телефоннан куркыталар, тизрәк хәрби комиссариатка кил, башка сәбәпләр килеп чыкты, дип яныйлар. Моның төп сәбәбе – минем язган икенче гариза иде. Дус егетемә шалтыраттым да, анда кунарга сөйләштем һәм эзләүчеләргә: «Иртәгә повестка белән сәгать 9га киләм», дип СМС җибәрдем дә телефонымны сүндердем. Иртән сәгать 6да өйгә кайтсам, бөтен ишекләр ачык, шкафлар ачык, киемнәр идәндә. Өй эчендәге электр рубильнигы сүнгән. Аңладым инде мине эзләгәннәрен. Ордерсыз, хуҗасыз өйнең өстен аска китергәннәр. Ә өйнең запас ачкычы Арчаның вневедомственная охранасында бар иде. Шулардан алганнардыр дип уйлыйм, чөнки ишекләр, йозаклар ватылмаган иде. Соңрак белдем: ул көнне алар участковойлар белән бергә туганнарымның өйләренә ордерсыз кереп, мине бөтен өй буенча кычкырып, туганнарга, качырган өчен сезнең үзегезне төрмәгә утыртабыз, дип эзләп йөргәннәр. Идән асты да, печәнлек тә калмаган. Төнлә өй эчендә, ишек алларында рөхсәтсез засада оештырганнар. Әйтерсең, боевик-террорчыны тоталар. Повестка белән нәкь тә сәгать 9.00дә мин үзем киемнәремне күтәреп килеп кердем. Мине эзләүләренең сәбәбе итеп, «Син 5нче октябрь көнне сәгать 6лар тирәсендә хәрби комиссариаттан тартма белән призывникларның «Личное дело»ларын алып чыккансың», – диделәр. Мин ул көнне Арчаның Сарай-Чокырча авылыннан китеп Украинада һәлак булган майор Галәветдинов Айрат Габделәхәт улының гәүдәсен иртәнге сәгать 7гә Ульяновскидан алып кайтып, әтисе белән әнисенә тапшырдым. Кайтканда военкоматка кереп, «берцы» ботинкасын алып чыктым да өйгә кайтып, юынып-кырынып, кабаттан мәетне җирләргә әзерләшергә киттем, дип аңлаттым. Боларның ялганнары барып чыкмады, чөнки дежурныйны да, башкаларны да сораштырмадылар. Ә менә судта: «Ул качкан, без аны эзләдек, телефонга җавап бирми, ябарга кирәк», – дип тәкъдим керттеләр. Әле өстәп: «Президент игълан иткән мобилизацияне туктату өчен, кул астында эшләүчеләргә эштән китәргә кушкан, утыртмасагыз, ул безнең якыннарыбызга, эштәге сотрудникларга зыян салачак, ул бик хәтәр кеше, аны бездән изолировать итегез», – дип язылган гаризаларны укыдылар. Мин инде бик тә гаҗәпләндем, чөнки безнең военкомат бөтен яктан да беренче, икенче урында тора иде, эштән берәүне дә чыгармадым, шелтәне дә үземнең кабинетта бергә-бер калып кына ясадым, беркайчан да киңәшмәдә сүгенмәдем, берәүне дә орышмадым. Барысын да хөрмәт итеп, зурлап, туган көннәре белән котладым. Төрле театрларга, концертларга йөрттем. Җәйләрен, кышларын ял итәргә табигатькә алып чыктым. Балалары өчен Чыршы бәйрәмнәре оештырдым. Һәм беркайчан да алардан акча җыймадым. Чөнки гаиләле хатын-кызлар 13 меңнән башлап 20 меңгә кадәр генә хезмәт хакы алып эшләделәр. Һәрберсенә эшләрен бәяләп, республика югарылыгындагы бүләкләр бирелде. Хәрби округныкын алып бетерделәр, Мәскәү югарылыгындагысын тапшыра башладык. «Хезмәт ветераны» исемен алучылар да булды. Болар минем катнаштан башка эшләнмәде. Мин беркайчан да үземне алар алдында военком – җитәкче дип күрсәтмәдем. Алар белән бергә территориядә печән чаптым, җир себердем, кар көрәдем. Нәрсә генә эшләсәм дә, башта алар белән киңәшеп эшләдем, Аллаһка шөкер.
Берсендә апрель-март айларында бездән адвокатлар белән призывник рөхсәт сорый, диделәр. Икенче гаризасында «взятка»ны хәрби комиссариатның ишек алдында бирдем дип язган икән. Ә безгә кабинетта бирдем дип язганы кирәк иде, ди. Әгәр дә кабинетта бирдем дигән сүзгә каршы килмәсәң, әниең белән очраштырам, дигән. «Мин килештем, чөнки әниемне күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә ярты елдан артык вакыт узды. Миңа телефоннан сөйләшергә, туганнар белән очрашырга бирмәделәр. Мин килештем, әмма ул мине алдады, очрашу булмады», – ди. Ул, ишек алдында бирдем, дигән призывникны беренче мәртәбә Казанда куркытып, янап, военкомга акча бирдем, дип әйттергәннәр. Менә шулай ул аларны фаш итте. Адвокат белән барып, дөресен язды. Озак та үтми моны башка район тикшерүчеләре кабат тотып, җәберләп, кабат тикшерү комитетына алып барып, яңадан «Акчаны военкомга бирдем», дип яздыртканнар. Калган призывниклар да кыен алганнан соң, аларның шартлары белән килешеп, ялган язалар. Моны, бу хәлне, барыбыз да аңлыйбыз. Артта янаган, куркыткан тикшерүчеләр тора. Ә аларга кешене җәберләү, утырту бернигә дә тормый. Менә шул кешеләр кулында – кешенең язмышы.
Мин уйлыйм, нишләп соң шул ук полиция тикшерүчеләре мине акча белән тотмадылар икән дип. Мәсәлән, тамгаланган акча белән берәрсен кертеп, видеога төшереп, тавышны яздыртып, һичьюгы шаһитлар табып эшли алган булырлар иде. Хәер, монысын да эшләп булмый, чөнки булмаган хәл.
Минем урынга инде заочно «военком» куелган, тизрәк урынны бушатырга кирәк булды. Тотылмаган карак түгел, ди халык. Ә мин – кем тарафыннандыр күрсәтелгән! Егетләр, иң куркынычы район суды түгел, ә ялган өчен Аллаһы Тәгалә суды бар! Иптәшләрегез алдында ояты бар. Бәлки, сез хәрби билетны сатып алу өчен, кемгәдер кемдер аша акча да биргәнсездер. Бәлки, бирмәгәнсездер дә, бәлки сезне мине утырту өчен файдаланалардыр гына. Ә бит мин сезне хәтта күреп тә белмим. Ялган мәгълүмат биргәнче яхшылап уйлагыз! Әле намус дигәне дә бар, әле яшисегез бар. Яхшылык та, яманлык та әйләнеп үзеңә кайта ул.
Язмамны шуның белән төгәллим. Язганнарым барысы да дөрес, ялган юк. Халык минем ничек эшләгәнне белә. Әгәр дә икенче төрле эчтәлектәге гафу үтенгән мәкаләм язылса, ышанмагыз. Анысын миңа, минем балаларыма, туганнарыма басым ясап, куркытып яздыртканнар икән, дип уйларсыз. Дөнья хәлен белеп булмый, утыртып куйсалар, анысыннан да курыкмыйм. Намусым чиста, төрмә ләхет түгел ул, Аллаһ насыйп итсә, исән-сау булсам, бер чыгармын.
Тагын бер кат туганнарыма рәхмәт әйтәсем килә. Гомере буе балаларга белем биргән, бүгенге көндә беренче группа инвалид булган, көн-төн намаз укып, догада булып, Аллаһтан миңа килгән сынауның хәерле бетүен сораган олы яшьтәге әниемә рәхмәтем чиксез. Мин аңа сәламәтлек һәм гомер телим. Әниемнең, якыннарым, дусларымның теләкләре Аллаһы Тәгаләнең «Әмин!» дигән минутына туры килсен дә, исән килеш очрашулар насыйп булсын. Әмин.
Алмаз БОРҺАНОВ
Комментарии