- 25.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №50 (21 декабрь)
- Рубрика: Яучы почмагы
Хөрмәтле укучыларыбыз. Бу сәхифәгә хатлар көннән-көн арта. Белдерүләр бер үк код белән «Безнең гәҗит» һәм «Пар алма» газеталарында бушлай басыла (бу газеталарга язылу индекслары 1нче биттә). Телефон номерларыгызны (билгеле, сезнең рөхсәт белән) газета битләрендә күрсәтсәк, редакция өчен дә уңайлырак булыр, сезне эзләүче дә турыдан-туры сезгә шалтырата алыр иде.
Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.
АР– 25
Минем 52 яшьлек апам бар. Тыйнак һәм сабыр. Эшкә оста, тәмле пешерә. Ныклы ихтыяр көче булган, тормышта таяныч булырдай, яше 60тан узмаган ялгыз ир-егет үзе турында хәбәр бирсә иде. Яр Чаллыдан булса бигрәк тә яхшы. Телефоным: 89172457271.
ХР – 26
Миңа 64 яшь. Буем –170 см. Казан шәһәрендә яшим. Ирем вафат булды. Тормыш алып барырдай, эчү белән мавыкмаган, яхшы күңелле татар кешесе белән танышыр идем. Мине байлык кызыктырмый, янәшәмдә чын ир-ат булсын иде. Аның фатирында торырга да риза. Телефоным: 89655909719.
ШГ– 27
Казаннан ерак булмаган матур табигатьле авылларның берсендә яхшы тормышта яшим. Авыл хуҗалыгы белгече булып эшләдем. Буем171 см, хатыным вафат. Начар гадәтләрем юк. Яман юлларда йөрмәгән, калган гомерен Ходай юлында изге ниятләрдә авылда табигать кочагында чәчәкләр, яшелчәләр үстереп яшәргә риза булган 60-64 яшьләр тирәсендәге, ялгызлыктан туйган хатын-кыз белән танышыр идем. Дин юлында булса бигрәк тә яхшы. Мине байлык кызыксындырмый.
Телефоным 8 917 938 91 65
СЛ– 28
Миңа 32 яшь. Казанда яшим. Тыйнак, тыныч, тәртипле, кияүдә булмадым, төскә-биткә сөйкемле диләр. Казанда яки Казаннан ерак булмаган бистәдә яшәүче, татар гаиләсеннән булган, динне хөрмәт иткән, минем кебек ялгызлыктан туйган, тәртипле, тормышта таяныч булырдай ир-ат белән танышыр идем. Яше 40 тан артмасын иде. Аерылганнар һәм балалы ир-атларның борчымавын үтенәм.
Телефоным: 89297252520
Б– 29
Миңа 33 яшь. Буем185 см. Өйләнгәнем булмады. Тыйнак һәм сабыр. Эчмим, тартмыйм, сау-сәламәт. Миңа кара чәчле, кара кашлы, ачык йөзле кызлар ошый. 22-30 яшьләрдәге тәртипле кызлар шалтыратса иде. Кызлар Буадан яки якын-тирә авыллардан булса бик әйбәт булыр иде. Телефоным: 89872241248
Ф–31
Мин Чаян йолдызлыгы астында туган 46 яшьлек ир-егет. Икенче төркем инвалид. Тулай торакта яшим. Начар гадәтләрем юк кебек. Казанда яшәүче тәртипле, ягымлы татар хатын-кызы белән танышыр идем. Үзенең фатиры булсын иде. Бер баласы булса да ярый. Кешедә тугрылыкны ихтирам итәм.
Телефоным: 89063277822
СИ– 32
Миңа 50 яшь. Бала табарлык хатын-кыз белән танышып, гаилә корыр идем.
Телефоным: 8-917-261-52-01
ЯА– 33
Миңа 58 яшь. Буем –176 см, авырлыгым –90 кг. Казанда үз йортым белән ялгыз яшим. Бер кыз баласы булган хатын-кыз белән танышыр идем.
Телефоным: 8-987-412-23-45
АР –34
Миңа 52 яшь. Буем –155 см. Кыз йолдызлыгында туганмын. Үземә тиң кеше белән тормыш корып яшәргә теләгем бар. Яше 60тан узмаган, тәртипле, яхшы күңелле, һөнәрле, хатын-кызны
ихтирам итүче ир-ат белән танышыр идем. Яшәү урыны Яр Чаллы яисә якын-тирә шәһәр-авылдан булып, фатиры яки йортына чакыра алса, яхшы булыр иде. Тормыш алып барырдай ир-атка ышанычлы хатын, дус, ярдәмче була алыр идем. Улларым 25, 21 яшьтә. Күп еллар ялгыз яшәдем, ләкин насыйбымны очрата алмадым. Ә йөрәк һаман эзли, көтә…
Телефоным: 8-917-245-72-71
Комментарии