НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу сәхифәгә игълан бирергә теләүчеләр көннән-көн арта. Белдерүләр «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан игълан кабул итмибез! Әгәр телефон номерларыгызны (билгеле, сезнең рөхсәт белән) газета битләрендә күрсәтсәк, редакция өчен дә уңайлырак булыр, сезне эзләүче дә турыдан-туры үзегезгә шалтырата алыр иде.
Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.
Мин – 52 яшьлек ялгыз ханым, балаларым юк. Гаилә кору өчен, мөлаем, тәртипле, тормышта үз урынын тапкан ир белән танышыр идем. Казанда яшим, күчәргә риза. Эчкечелектән дәваланган кешеләрнең борчымавын сорыйм.
Телефоным: 8-951-066-41-83
***
Кысла йолдызлыгында туган 38 яшьлек өйләнмәгән егет ялгызлыктан туйган, Ислам кануннары кушканча яши торган, 40 яшькә кадәр булган хатын-кыз белән танышырга тели.
Телефон: 8-917-853-96-53
***
Мин – 66 яшьлек мөселман ире. Үз өем белән авылда яшим. Тигезлектә гомер итү өчен, 60-70 яшьләрдәге хатын-кыз белән танышырга телим. Начар гадәтләрем юк. Хатын-кызны хөрмәт итәм.
Телефоным: 8-905-377-19-08
***
Мин 40 яшьлек тол татар хатыны. Алдагы тормышыма ямь өстәрлек, машина йөртүче, хатын-кызны хөрмәт иткән, тормышта терәк булырдай озын буйлы, тыныч, сабыр холыклы, ялгыз, 45-55 яшьләрдәге татар ире шалтыратсын иде. Фатиры булса, бик яхшы. Баласы булса да ярый.
Телефоным: 8-987-278-72-34
***
Миңа 50 яшь. Сарман районындагы авылларның берсендә ялгыз гомер итәм. Гади генә тормышта яшәргә теләге булган ялгыз хатын-кыз белән танышыр идем.
Телефоным: 8-963-124-50-69НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии