Насыйбымны эзлим

Укучыларыбызның сораулары буенча танышу игъланнарын кабат бирә башлыйбыз. Алар «Безнең гәҗит»тә бушлай басыла. Кайбер мәгълүматлар алу өчен, телефон номерыгызны да язарга онытмагыз, ул газетага сезнең теләгегез буенча гына бирелә, бу хакта да искәртсәгез иде. Номер ияләрен редакциягә шалтыратып белешергә мөмкин, яисә шул номерны күрсәтеп буш конверт тыгылган хат юллый аласыз. Сезнең белән аралашу ихтималы номер ияләренең үз карамагында.

Код укучыбызның фамилиясен, исемен, игълан басылган айны һәм көнен күрсәтә. (СМ 61– Сафин Марат, июнь аеның беренче көне).

Бәхетле булыгыз!

&;

КМ 615

Мин – авылда яшәүче 71 яшьлек ир-ат. Хатыным вафат. Ялгызлыктан туйган, ислам динен хөрмәт иткән, авылда яшәргә риза булган 65-70 яшьлек хатын-кыздан хат көтәм. Телефоным редакциядә.

КР 615

Миңа – 48 яшь. Төскә-биткә сөйкемле генә. Ирем вафат. Инде үзе эшләүче кызым, 12 яшьлек улым бар. Татар гаиләсеннән булган, җыр-сәнгатькә гашыйк, тормышыбызда таяныч булырдай ир-егет белән танышыр идем. Чыгышым белән авылдан, шәһәрдә үз фатирыбызда яшибез.

ХР 615

Мин – авылда яшәүче 27 яшьлек егет. Йортыбыз яхшы, әбием белән яшибез. Өлкәннәрне хөрмәт итүче, тыйнак, авылда яшәргә риза булган керәшен кызы белән танышыр идем.

Комментарии