- 24.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Минем әтием, Гадиев Габделхәй Гадиевич, 1938 елның октябрь аенда кулга алына. Ул үзе профессиясе буенча укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе иде. Мин туган чорларда ук инде укытучы булып эшли башлаган, ул вакытта ук КПСС әгъзасы була, авылда социалистик төзелеш, үзгәртүләрдә, партия әгъзаларын укытуда, колхоз төзелеше эшләрендә актив катнаша. 1930нчы елдан Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында мәктәп мөдире (соңыннан ТБУМ итеп үзгәртелгәч мәктәп директоры) булып эшли һәм шул ук вакытта партия әгъзасы буларак авылдагы җәмәгать эшләренә актив катнаша. Ул директор булып торган чорда 2 катлы типовой мәктәп салынды.
1936нчы елда ни сәбәптәндер аны Урта Кирмән мәктәбенә директор итеп күчерделәр. 1937нче елда Дүсмәт авылы мәктәбенә гади укытучы итеп күчерәләр (сәбәбен белмим). Мин бу чорда әтидән башка абый тәрбиясендә яши башладым (әни үги иде). 1938 елда Дүсмәткә әти янына кунакка кайттым. Ул бик пошаманлы йөри иде. Сәбәбе – ни өчендер партиядән чыгарылган, шуңа бик кайгыра. Югары органнарга аппеляция сорап язган, аны кире какканнар. Ә инде 1938/39нчы уку елының укулары башлангач, аны 1938нче елның 26 октябрендә дәрестән чакырып чыгарып, өенә тентү ясап, барлык документларын, фотоларны алып китәләр (Мин бу вакытта абый янында идем).
1942нче елда аның минем апама хаты килә. Ул анда ни өчен хөкем итүләрен язмаган (кайтсам әйтермен, дип язган), бары 58 статья 8 ел, дип язган. Бу хат Архангельск шәһәреннән килә һәм моннан соң аннан бернинди хәбәр дә булганы юк. Мине түбәндәге сорауларга җавап кызыксындыра:
Ул кайда үлгән һәм кайда күмелгән?
Кем аңа ялган бәлаләр таккан?
Аның төп гаебе нәрсәдә булган?
Әтием турында төп мәгълүматлар:
Гадиев Габделхәй Гадиевич /һадиев/, 1892нче елда элеккеге Тәкәнеш, хәзерге Мамадыш районының Вахит авылында туган Профессиясе – укытучы. Особый совещание карары белән 1940 елның 27 августында хөкем ителә. (1 ел да 10 ай судсыз төрмәдәята!)
Максуд ГАДИЕВ.
Хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.
Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы.
Авылдашым дошманмы?
Мин бала чакта, 1937-1938нче елларда Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында Хәлимов Ибраһим дигән мәктәп директоры бар иде. Аны авыл халкы әйтүе буенча шпион дип кулга алганнар һәм хәбәрсез югалган. Язучы Шамил Рәкыйповның «О чем говорят цветы» дигән китабында «Низами» роле шул мәктәп директоры турында бара.
Күп кенә авылдашларымның, шул директор дөрестән дә халык дошманы булганмы әллә нахактан харап иткәннәрме икәнлеген беләселәре килә. Берәр вакытта архив документларын караганда шул кешенең язмышы беленмәсме?
Мин үземнең адресымны күрсәтә алмыйм, чөнки авылдашларым, ул директор чыннан да халык дошманы булса, миннән көләчәкләр.
/Исем-фамилиясе күрсәтелмәгән./
Түбән Тегермәнлек авылы,
Балык Бистәсе районы.
Сталинга ләгънәт
Безнең әткәй, Хисамов Талип Хисаметдин улы, Сарман районы, Мортыштамак авыл советы, Колмәт авылында крестьян гаиләсендә туган. 5 яшендә ата-анасыз ятим калып, туганнарында үскән. Соңгы вакытта авылда мал табибы булып эшләгән.
1937нче елның 20нче декабрендә өйгә 2 милиционер кереп, тентү ясаганнар. Ниндидер язу эзләгәннәр. Бернәрсә дә таба алмаганнар, Әткәйне атка утыртып, алып киткәннәр. Ул әнкәйгә, «Елама, минем бер гаебем дә юк, хәзер әйләнеп кайтам», – дигән. Шуннан бер елдан соң, 1938нче елның 8нче декабрендә Сарман төрмәсендә суд булган, 10 ел биргәннәр.
Шулай итеп, без «халык дошманы» семьясы булып калдык. Ләкин безне авылда беркем дә «халык дошманы» дип әйтмәде. Безнең әткәйне бөтен кеше ихтирам итә һәм мактап сөйли иде. Без 36 яшьлек әнкәй белән 7 бала ятим калдык. Зурыбызга 14 яшь, иңкечкенәбезгә 11 ай гына иде. Ул вакытта күргән авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел, җәрәхәтләнгән йөрәкләрнең бүгенгә кадәр төзәлгәне юк.
Шундый авыр елларда әнкәй безне исән-сау үстерде. Әнкәй 75 яшендә дөнья куйды. Ул гомер буе Сталинга һәм әткәйне нахакка утырткан кешеләргә ләгънәт укыды. Соңгы сулышына кадәр әткәйне көтте. Әткәйнең хатлары башта Казаннан килде, такта яру заводында эшлим, дип яза иде. Аннан аны Коми АССРга җибәргәннәр, Кужба һәм Котлас шәһәрләре янында эшлим, дип яза иде. Сугыш чыккач, 1941нче елны соңгы хаты килде.
Әткәйнең кайда үлгәнлеген беләсебез килә.
Тәбрия ФӘХРЕТДИНОВА.
Әлмәт шәһәре.
Язмышы һаман билгесез
Әтием Хәсәнов Котдус Әшраповичның язмышын хәбәр итәргә булдым. Ул 1892нче елда хәзерге Әлмәт шәһәрендә туган. Казан пединститутының тел-әдәбият факультетын читтән торып тәмамлап, Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә, аны 1937нче елның көзендә кулга алганнар. Сигез ай буе тикшерү барган. 1938нче елның җәендә әниебез чираттагы – егерменче уңышсыз беткән передача бирү теләге белән баргач, аңа «Хәсәнов үлде», дип, әтинең киемнәрен чыгарып биргәннәр. Аның вафат булуының төгәл көнен, сәбәбен, кайда күмелүен әйтмәгәннәр. Бу хәл Бөгелмә төрмәсендә булган.
Әти белән бер үк җинаятьтә шикләнелгән һәм бер чорда кулга алынган укытучылар Абдуллин һәм Кашаповлар әти үлгәннән соң бераздан иреккә чыгып, «Безнең өчебезне дә акладылар», – дигәннәр. Әтинең бу иптәшләре соңрак Бөек Ватан сугышыңда һәлак булдылар. Бу хәлләр 1949нчы елда вафат булган, әтидән 6 бала белән ятим калган әниебез сөйләве буенча хәтердә калганнар. Ул «Әтиегезне җәзалап үтерделәр», дип сөйли иде.
Безнең әти шәхес культы корбанымы?
Ул кайчан, ни сәбәптән вафат булган, аның кабере бармы, булса – кайда?
Ул нинди җинаятьтә шикләнеп кулга алынган, аңа кем донос язган?
Кем һәм кайчан аны гаепсез дип тапкан?
Бу сорауларга җавапларны эзләп кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Мөмкинлегегез булса, киңәш бирегез әле.
Хәсәнов Азат Котдусович, персональ пенсионер.
Оренбург өлкәсе, Орск шәһәре.
Сталин ятим итте
Гомер буе билгесезлек һәм авыр хәсрәт булган әткәебезнең язмышы турында эзләтеп белә алмассызмы, дип, Сезгә бу үтенечне язарга батырчылык итәм.
Безнең әткәй, Якупов Лотфулла Якуп улы /1892 елгы/ Татарстан АССР, Актаныш районы Такталачык авылыннан 1937нче елның 6нчы декабрендә бер гаепсез килеш кулга алынды. Әткәй шушы Такталачык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән, гомер буе шушында яшәгән. Ул бик тәртипле, эчми-тартмый торган, дингә ышанган кеше иде. 17 яшендә Абзали байда сатучы булып эшли башлаган, кул көче белән үзенә нигез корган. Бер җирдә дә укымаган килеш, Совет власте елларында да кибеттә сатучы булып, колхоз амбарында хуҗалык мөдире булып эшләде. Бер вакытта да җитешмәүчелек чыкмады. 1937нче елда, амбарда әрҗә төшеп аягы имгәнгәч, аннан чыгып, колхозның сугу машинасында ашлык суктыруда эшли башлаган иде.
Аны басудан өйгә дә кайтармыйча, төрмәгә алып киттеләр. Әткәйне алып китәселәрен белгәч, аңа ризыклар алып, авыл советына барган идек, инде аны милиционер белән Гыйльманов Вәкил абзый алып киткәннәр иде. Без әткәйне күрә дә алмый калдык. Әткәйнең энесе Актаныш төрмәсенә барып сорагач, «Ул Минзәлә төрмәсенә җибәрелде», дигәннәр. Минзәләгә барып сорагач, «Моннан җибәрелгән, кая икәне билгесез», дигәннәр. Шуннан бирле әткәйдән бер хәбәр дә килмәде, аны күрүче дә булмады. Әткәйне алырга килгәннән соң безгә тентергә керделәр. Тентүчеләр безнең китапларны (әдәби китаплар иде бугай), берничә көмеш тәңкә алып чыктылар.
Әткәй киткәнче безнең әнкәй дә үлгән иде. Без үги әни белән калдык. 2 елдан соң, безнең әйберләрне бүлеп алып, ул да китте. Без өч ятим бала буш өйдә бер капчык онсыз да утырып калдык. Иң зурыбыз – миңа 11 яшь, энемә 9, сеңелемә 6 яшь иде. Безгә ач-ялангач яшәү искиткеч авыр булды, авыру булып беттек.
Әгәр әткәебезнең нинди яла ягылып, кайда корбан ителгәнен белдертсәгез, без, ниһаять, әткәй турында билгесезлектән арыныр идек. Ул Сталинга, Бериягә һәм башка явызларга безнең нәфрәтебез искиткеч зур.
Фәһимә ЛОТФУЛЛИНА.
Актаныш районы, Татар Ямалысы авылы.
Яла ягучылар җәзасыз
Сезгә бу хатны Буа районының Әхмәт авылыннан Дәүф Гатин яза.
Минем әтием Гатин Шәйхелислам Гата улы сугыш башланып ике атналар узгач кулга алынды. Бүгенгедәй хәтеремдә, участок милиционеры Җамалетдинов килеп кергәндә, әтием чәйнеккә салып пешерелгән ике йомырканың берсен дә ашап бетермәгән иде. Ләкин аңа ашап бетерергә ирек бирмәделәр. Аннан ул өч ай чамасы следствиедә йөрде. Аннан ябык суд, затонга (Куйбышев шәһәре, ТАССР) этап. Шунда алып киткәндә аны Келәш авылы тирәсендә әнием куып җитә. Ләкин конвой аларны тоткыннар янына җибәрми.
«Күпме бирделәр соң?», дигәч, әтием ишәрәләр ярдәмендә, куллары белән 15не күрсәтә һәм салкыннан, сагыштан калтыранган әниемә өстеннән тунын салып, атып калдыра. Аннан соң аңа, авылдашлар аркылы, Казан төрмәсенә бер тапкыр передача җибәрдек. Ә икенче передачаны җибәргәч, ул инде Казанда булмый. Шуннан соң әтием белән ни булганы безгә билгеле түгел.
Әтием 1888нче елның 14 октябрендә туган. Ни өчен хөкем иткәннәрен белмибез. Тик яшәү дәверендә миңа күп тапкырлар – «Атаң враг народа»ны ишетергә туры килде. Аяныч, ләкин кыен, бүгенге көндә дә шул чорда үз шәүләләреннән үзләре куркып йөрүчеләр дә бу сүзне искә ала. Нигә? Белмим, бәлки шул чорның «дәһшәтле әһелләре» бүгенге көнгә чаклы җәзасыз йөри биргәнгәдер.
Мин әтиемнең язмышын белергә теләп үзебезнең район оешмаларына мөрәҗәгать итеп караган идем. Алар, архив янган, диләр дә, бетте. Ә бит әтиемне хөкем иткән ябык судта катнашучылар: Җамалетдин – участок милиционеры, Әһлиуллин Бикмулла – авыл советы рәисе – исәннәр, тик алардан мин берни дә сорый алмыйм. Сорасам да әйтмиләр.
Әтием бүген исән дә булмас иде инде, тик шулай да аның язмышын бик беләсе килә.
Дәүф ГАТИН.
Буа районы, Әхмәт авылы.
Әтием ни өчен үтерелде?
Минем әтием 1937нче елның октябрь аенда кулга алынды. Төнге сәгать 11 иде, йокыдан уятып алып чыгып киттеләр.
Ул вакытта мин 8нче класста укый идем. Мине иртәгесен комсомол җыелышы җыеп, «халык дошманы» кызы, дип, комсомолдан чыгардылар. Абыем, мине дә кулга алырлар, дип куркып, Украина ягына эшкә дип чыгып китте. Мин дә, укудан да чыгарырлар инде, дип куркып, Казанга китәрмен, эшкә керермен, дип уйлый башладым. Күпмедер вакыт үткәч, хәтерләмим, ата өчен бала гаепле түгел, дип, мине тагын комсомолга алдылар. Шулай итеп, мин урта мәктәпне тәмамлау бәхетенә ирештем һәм башлангыч класс укытучысы булып эшләп пенсиягә чыктым.
Әтием Әтнә районы, Олы Әтнә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Туган елын тәгаен генә белмим, әнием 1886 елгы булгач, әтием дә шул чамадыр. Минем әтинең дә кайда, ничек, ни өчен үтерелгәнен беләсем килә. Әтиемнең исем-фамилиясе – Гобәйдуллин Хәлиулла Гобәйдулла улы.
Факия ХӘЛИУЛЛИНА.
Арча районы, Олы Әтнә авылы.
Сәхифә язучы, галим тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың «ГУЛАГ – яралы язмышлар» китабы ярдәмендә әзерләнә. Ул 2010нчы елда нәшер ителгән. Гыйбрәтле язмыш ияләре, нахакка рәнҗетелүчеләр турындагы язмалары белән «Безнең гәҗит» укучылары да уртаклашыр дип уйлыйбыз.

Комментарии