Алай гына түгел, болай ул…

Алай гына түгел, болай ул…

«Авыруга ярдәмнән тайчыну ришвәт алуга тиң»

Гадел ВАФИН,

ТР Сәламәтлек саклау министры

Чаллыда хирург-ортопед Железновны 2015нче елның 11нче декабрендә атып үтергәннән соң, суд карары белән каты режимлы колониягә хөкем ителгән Мисбах Сәхәбетдин улы Сәхәбетдиновның ирекле тормыштан мәхрүм ителүенә 11нче декабрьдә 1 ел тулды. Бу кеше ышанмаслык хәлгә, телевидениедән Мисбах абыйның үз авызыннан «аттым» сүзен ишеткәч тә, ышану кыен булды. Төп фикер үзара аралашканда да, сайтларда да: «Безнең медицина һәм табиблар китереп җиткергәндер, 85 яшьлек мөселман карты моңа тик торганнан гына, үзәгенә үтмәсә, бармас», – булды. Ортопед Железновта түләүле дәвалану үтүчеләр аны «алтын» куллы табиб, ләкин дорфалыгы бар иде, дип яздылар һәм сөйләделәр. Кем ни әйтсә дә, нәтиҗә бер: табиб җир астында, 86 яшьлек карт Зөядәге каты режимлы колониядә, төрмә хастаханәләрендә дәвалана-дәвалана, 6 ел да 3 айның 1 елын тутырды.

Шушы вакыт эчендә, Мисбах абый белән элек аралашуыбыз «Әссәләмәгәләйкүм»нән һәм минем сәламәтлегемне сорашудан узмаган булса, ул бәлагә тарыгач хатларын көтеп ала торган якын туганыма әйләнде. Май аеннан башлап, Мисбах абыйдан «Безнең гәҗит»кә аның турында язма әзерләргә, аптырашта калган аны белүче һәм белмәүчеләргә дөреслекне сөйләргә рөхсәт сорап яздым. Чөнки, Аллаһка шөкер, мин татар журналистикасы атасы мөгаллим Флорид Әхмәт улы Әгъзәмовның әхлакый журналистикасы буыныннан. Әле 16нчы октябрьдә язган җавабында гына:

– Әле бит рәсми сәбәп шул түбәтәй салмау гына. Ә чын сәбәп алай гына түгел. «Безнең гәҗит», «Звезда Поволжья»лар җитди гәҗитләр, аларны сакларга кирәк, – дигән хаты килгән иде.

Мин моны язмый торырга дигән мәгънәдә кабул иттем. Гәрчә, язган хатларыннан да, судтагы чыгышы буенча да төп сәбәпне мин белә идем. Ә матбугатның барчасы, чыннан да, шул түбәтәй салырга кушкан өчен аткан дигән фикерне генә алга сөрде. Бәлки, моңа судтагы тәрҗемәченең бик әзерлексез булуы да бер сәбәп булгандыр. Бәлки, бәлкиләр… Күрәсең, чит-ят журналистларның шулай язуын Мисбах абый әле күтәрә алгандыр. Ә шәһәрдәш милләттәшебез, тынгысыз җан, ихлас Анурбик әфәндедән кемдер язган «Түбәтәйле тәүбә» бәете килгәч, миңа чираттан тыш хатын Мисбах абыйның җан авазы итеп кабул иттем һәм язарга булдым.

«… мин кичә Анурбиктән хат алдым. Минем хакта бәет чыгарганнар икән.

ТҮБӘТӘЙЛЕ ТӘҮБӘ

(бәет)
«Чеплашкаң»ны сал! – дип боердылар,
Кинәт куйдым каты сискәнеп…
Җаным шәрә калыр кебек булды,
Түбәтәй ул – милли җилкәнем!!!
Түбәтәй ул – минем горурлыгым,
Чиккән аем, кыйблам, хыялым.
Сабантуйлы җәйге иртәләрем,
Дәртле тальян, моңлы җырларым.
Тугры булып калдым иманыма,
Белеп шушы юлны сайладым.
Зиндан ятагына башым куйдым,
Әмма түбәтәем салмадым.
Ак яулыклы татар хатыннары
Яклап чыкты, даулап хокукны
Гаебем зур, таныйм, әмма ләкин,
Ия алмадым горур башымны.
Путинга да кидердек без аны,
Ельцинга да таптык таманын.
Хөрмәт итеп киде алар аны,
Халкым мәхәббәтен яулады.
Баш киемсез тору гаеп бездә,
Зур бәйрәмдә, туйда, никахта.
Кия аны хәтта безнең татар,
Үлем түшәгендә ятканда.
Беләм, аңлыйм, үч алу зур гөнаһ,
Тәүбә итүемне аңлагыз.
Озын гомер тели милләтемә,
Түбәтәйле Мисбах бабагыз.

Шагыйрь кеше эше икәне күренеп тора. Әмма бәетне үлгән кешегә чыгаралар бит. Әле мин Әлхәмделиллаһи исән бит. Бәетне халык чыгара, халыкка үпкәләп булмый инде. Барыбер бер үләсе бит.

Судта да, халык телендә дә «түбәтәеңне сал» дигән өчен кеше үтергән булып калдым бит инде. Чыны алай гына түгел бит. Ул ни өчендер башта ук мине ошатмады. Беренче соравы:

– Что случилось?

Мин:

– Вот палец повредил.

Ул:

– Повязку кто наложил?

Мин:

– Сестра.

Ул:

– Какая сестра?

Мин медсестра дип әйткәнче, ул акырып, тупас итеп кычкырды:

– Сними тюбетейку!

Мин дә шулай тупас итеп:

– Я ни перед кем тюбетейку не снимаю, – дидем. Шул сүздән соң ул сикереп торды. Аңа кадәр ул һаман утырып торды, мин басып тордым. Аннан соң ул мине куа башлады, мин, чыкмыйм, дидем.

Ул:

– Ты меня задерживаешь.

Мин:

– Вот палец осмотрите, три минуты пройдет, – дидем.

Ул:

– Теперь дезинфекцию делать будем, ты своей тюбетейкой инфекцию распустил, – диде.

Мин: «Причем тут тюбетейка, если я больной, инфекция от меня будет. Гардероб не работает. Тюбетейку в руке держать буду, тогда инфекция откуда будет», – дидем. Аннан соң ул «поганый татарин» дип әйтә башлаган иде, әйтеп бетермәде, тыелып калды. Аннан соң каядыр китеп торды да ике милиционер алып килде. Алар мине икесе ике кулдан тотып сөйрәп чыгардылар кабинет буйлап, коридор буйлап. Мин суярга алып барган дуңгыз кебек акырып бардым. Бу җәнҗалны мин шул кадәр авыр кичердем. Миңа сугучы булмаса да, кыйнап ташланган кеше кебек көчкә сөйрәлеп фатирга кайтып егылдым. Миңа ул вакытта 79мы 80ме яшь иде. Шуннан соң 2-3 көн эчендә запор белән простатит икесе бергә миңа ябырылдылар. Шул көннән минем өчен газаплы көннәр башланды. Бу судлардан соң тагын шулар көчәеп киттеләр. Судта да, колониягә телевидение килгәч тә: «Ни өчен үтердең», – дигән сорауга бер сүз белән җавап көтәләр. Шуңа күрә, «түбәтәй сал», дигән өчен булып кала. Әгәр дә: «Түбәтәеңне сал», – дип, яхшылап әйткән булса, салыр идем. Наилә туган, бу хат белән Анурбикнең миңа килгән бәетен җибәрәм. Барлык туганнарга, танышларга сәлам җибәрәм. Исән булсыннар, төрмәгә кермәсеннәр иде. Бу хатны мәчеттә язам. 25ендә яза башлаган идем 26сында бетерәм».

Мисбах абый Чистай тикшерү изоляторыннан 31нче майда язган хатында да табиб ярдәменә бик мохтаҗ булуын, төрмә шартларында көнгә берничә мәртәбә клизма ясарга мәҗбүр булуын, шуңа күрә сыек төрмә ашларын гына ашый алуын язган иде. «Мин теге вакытта Железновта «дәваланып» чыкканнан соң икенче көнне миндә сидек тотмау, ә өченче көнне эч кату – запор барлыкка килде. Запор дигәне запор гына булмаган, туры эчәктә шеш барлыкка килгән. Ул шеш яман шеш булса (рак), операция кирәк була икән, миндәгесе гади шеш булгандыр инде. Андый шеш стресстан барлыкка килә икән. Быелгы кулга алулардан, судлардан соң ул җәфа тагын да көчәйде».

Мисбах бабайларның нәселе сәламәтлеккә нык, озын гомерле, дини нәсел булган. Беренче дөнья сугышы вакытында немецларда пленда булган әтисе 96 яшьтә вафат булган. Үзе дә сәламәтлегенә зарланмаган, табибларга йөрмәгән. Хатта язганча, Железновта «дәваланып» чыккач, әүвәл аны иң борчыганы – эч кибүдән бигрәк, бәвел тотмау булган. Авылда имам урынына басып намаз укытучы өчен нинди авыр хәл икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлый ала. Гомерең буена илеңә хезмәт итеп, зур салымнар түләп, әллә нигә бер ярдәм сорап барган табиб сине мәсхәрәләп, түбәтәеңә бәйләнеп, тиешле ярдәмен күрсәтмичә, ике милиционер кулына тапшырып, суярга алып барган дуңгыздай кычкыртып, поликлиника ишек төбенә чыгарып ташласыннар әле?! Җиде елдан соң табибның үзенең каны агачак ишек төбенә…

Чистайдан 17.05.2016 язган хаттан:

«Язмыштан узмыш юк, диләр бит, хактыр инде. Мин акылым-фигылем, характерым һәм гамәлләрем буенча төрмәдә утыра торган кеше түгел идем. Үземне акыллы, тыйнак, сабыр кеше, дип уйлый идем. Ләкин сабырлык җитәрлек булмаган икән. Барлык яхшы фигыльләрне үч алу теләге басып киткән. Рәшидә апама да, барлык туганнарга да терәк булырдай кеше булырга тиеш идем, ә мин аларга җәфа һәм артык чыгым чыганагы булдым».

Мисбах абый августта Казандагы мәхбүсләр өчен хастаханәдә бер ай, Зөядәге 5нче колониянең санчастендә 1,5 ай дәваланып чыкты. Сәламәтлеге генә яхшыруга түгел, начараюга таба бара. Яше дә 87гә якыная.

***

Декабрь башында Чаллы шәһәр китапханәсенең татар китаплары бүлегенә кереп, берничә төрле журнал сорадым.

– «Безнең мирас» та кирәкме? – диде эчке бүлмә киштәләренә юнәлүче китапханәче.

– Юк, аны өйгә алдырам, менә почтадан Мисбах бабайны да Зөя төрмәсенең мәчете исеменә яздырып кайтып киләм әле, – дидем, сүз уңаеннан.

Гомере буе диярлек Чаллы китапханәләрендә хезмәт куйган Исламия ханым Хәйбуллина, кире борылып килеп, күзләре яшьләнеп сөйләп китте:

– И-и, Мисбах абый белән элемтәгез бармыни? Ул китапханәгә даими йөрде. Рәхәтләнеп эш, дөнья хәлләре турында сөйләшәсең аның белән. Кайчакта башка бүлмәдә эшең була, ә ул көтеп тора, аңлый, беркайчан ризасызлык белдерми иде. Дини китаплар, тарихи китаплар, галимнәребезнең китапларын ала иде. Намазда иде инде ул. Китапханә үткәргән чараларга йөри иде. Бер кешегә, дөньяга кире мөнәсәбәт юк, зарлану юк иде. Мисбах абыйдан кешелеклелек, изгелек, мәрхәмәтлелек бөркелеп тора иде. Иң ышанычлы кешебез иде. Аның белән бөтен темага сөйләшеп була иде, – диде Исламия ханым, эчке дулкынлану белән. – Мисбах абыйның адашуы, язмышы булгандыр инде… Бу фаҗига билгеле булгач, аның белән бергә ЗЯБ заводында эшләгән урыс хатыны телевизордан сөйләде: «Шундый яхшы кеше, яхшы белгеч, кешелекле кеше иде, ышанасы да килми», – дип.

Кем соң ул, аны белгән барлык кешене шок хәленә китереп, 86 яшендә төрмә ятагына башын куйган Мисбах Сәхәбетдинов? Ничек яшәгән, ничек эшләгән, гомер юлын узган, күпчелек шәһәрдәшләрендә, авылдашларында шул хәлендә дә нәфрәт уята алмаган «бабай»?

Табибка аткач та, телефоннан 112 хезмәтенә шалтыратып, ул нигә ярдәм чакыртырга булган? Нигә җинаять урыныннан качып китмәгән? Таякка таянган, җыйнак гәүдәле, ябык кына карттан беркем дә шикләнмәгән бит. Кылган гамәленә үкенәме? Бу турыда киләсе саннарда тәфсилләп сөйләрмен. Бәлки, Мисбах абый үзе дә редакциягә хат язар. Туганы Асия апа Зиннурова аны 2017нче елга «Безнең гәҗит», «Ислам нуры» гәҗитләренә яздырды. Димәк, Мисбах абый язмаларны укып барачак, Алла боерса.

Язмамны тәмамлап, безнең Тау ягы кешеләре теле белән әйтсәк: «Төрмә хәлләрен чи дошманыңа да күрсәтмәсен, күргәннәргә Ходай күркәм сабырлык бирсен»

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии