Сталинның җеназасында булдым

«Безнең гәҗит»нең һәр санында диярлек Сталин турында бәхәс бара. Ул чорда яшәүчеләрнең кайберләре аны мактый, кайберләре яманлый. Мин – 23 ел Сталин чорында яшәгән һәм аның җеназасында катнашкан кеше. Ул вакытта солдат хезмәтендә идем, Мәскәү урамында тәртип саклап тордым. Мәскәү халкы чын күз яшьләре белән елап, аны соңгы тапкыр күреп калыр өчен көне буе чиратта торды. Бүгенге җитәкчене дә шулай ук елап озатырлар иде микән? Бәлки, еларлар да, кем белә. Халык каты куллы җитәкчеләрне ярата бит ул. Ләкин бүгенге җитәкче белән Сталинны чагыштырып булмый. Сталин сугыш вакытында Генералиссимус, Верховный главнокомандующий, КПССның Генераль секретаре, «Халыклар атасы» булган кеше. Ә бүгенгесе президент кына.

Сталинның вафатына быел 67 ел була. Аның яхшы, яман эшләрен без түгел, тарихчылар тикшерсен. Безнең татар халкында, былтыр үлгән ябалакның быел чыккан сасысы, дигән әйтем бар.

Шулай да Сталин белән бүгенге җитәкче арасында охшашлык та бар. Элек халык урындагы түрәләрдән зарланып, Сталинга хат яза иде. Аларга җавап килми, ләкин түрәләргә тәртип урнаштырырга кушып, күрсәтмә килә иде. Хат авторлары, хатларыбыз Сталинга барып җитми, дип зарланалар, куштаннары бирми, үзе укыса, бездәге тәртипсезлекләргә бер чара күрер иде, дип ышаналар иде. Һәм ул шулай булгандыр да.

Хәзер халыкның өсте бөтен, тамагы тук, халык канәгать. Барлык бәхәсле мәсьәләләрне ел саен волонтерлар җыеп, шулар белән хәл итә Президент Путин. Шуңа күрә аңа хат язучы да юктыр.

Ә менә мин Президентка хат яздым әле. Миңа ел саен 9нчы май алдыннан, сугыш елларында тыл хезмәткәре буларак, бәйрәм белән котлап Президенттан хат килә. Ул хатта мине зурлап, сугышта җиңеп чыккан хөрмәткә лаеклы кеше итеп язалар. Монда минем белән бергә булган иптәшләр, син үзеңне ярлыкауларын сорап, аңа хат яз, диләр. Ятып калганчы, атып кал, дип, яздым мин андый хат-гаризаны.

Мин 12 яшемнән колхоз эшенә катнаша башлап, «За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годы» медале белән бүләкләнгән хезмәт ветераны буларак, бәлки, уңай җавап килер дип көткән идем. Быелның 5нче сентябрендә җавап хаты килде. Ул хатта да матур сүзләр бар, алары истә калмаган, тик «отклоняется»ны ачык итеп язганнар. Әлбәттә, минем хатны Президентка кертмәгәннәр инде аның тирәсендәге куштаннар. Үзе укыса, уңай хәл итәр иде.

Сталин белән икесенең охшашлыклары бар дигән идем бит, менә шунда инде аларның охшашлыгы.

Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ,

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы

Комментарии