Берлинны алгандай шаулыйбыз

Дәҗҗал Сталинны әҗәл алып китеп, аның урынын Хрущев алган еллар иде. Класста тарих дәресе бара. Укытучыбыз Халидә апа Сәйфетдинова Рим империясенең җимерелү сәбәпләрен сөйләп, зур дәүләтләр озак яши алмый, кайчан да бер юкка чыгалар, бу тарихи фактларга нигезләнгән, дип, җөмләсен түгәрәкләп өлгергәнче үк, ул чор өчен сәер исемле Робес дигән малай: «Апа, алайса СССР да шундый ук язмышка дучар булачак икән», – дип сискәндерде. Башлар Себергә китәрлек сүзләр иде бу. Робесның әти-әнисен дә чакыртып, шактый ук орыштылар, тиргәделәр үзен. Иртәгесен зур линейка җыеп, аңлату эшләре уздырдылар. Әмма ук атылган иде инде. Күңелемә киртләп куйдым мин аны. СССРның гаделсез якларын ачыграк итеп күрә башладым. Күзләрем ачылганнан ачыла барды. Шуңа өстәп нәселебездә шәхес культын татучылар да шактый иде.

СССР сагынырлык итмәде мине. Сәбәпләре бар: Сталин чорлары. Шуңа бәйле рәвештә бүгенгәчә диярлек «кара тамгалы» сыйфатында йөрү. Вакыт-вакыт берәүләр балкып, икенчеләр әле акылга да килмәгәнсең дигәнрәк рухта миңа карата. Аларга йөземне каралтмыйм: сөйләсеннәр тагын да (андыйлар Ана телебезне кискәннәргә каршы шулай чыгыш ясасалар иде). Шулай ук СССРны артык төссез буяулар белән дә билгеләмим. Бизмәнем үземчә. Уңай яклары да булды ул милләтләр өстенә сикергән системаның. Ләкин динен тыеп ялгышты. Татарларның байтагы яшеренеп кенә булса да ураза тотты, никах укытты, корбан чалды. Азмы-күпме иманын сакларга тырышты. Муллалыкка үзләре теләп алынганнарның вәгазьләре мәкамле үк булмаса да, үтемлерәк, тәэсирлерәк иде эчтәлеге, көче белән. Шуңа да совет халкы дигән яңа милләтне укмаштырып бетерә алмадылар. Бүгенге заманда СССР дәвамчысы саналган илдә русияле ясау уңайлырак. Чөнки дин әһелләре белән аерым күзәтү органнары идарә итә. Уңышлы гына. СССР канауга ауганга ничә ел гына. Инде Русиядә урыс түгелләр белән нәрсә эшлиләр?! Акылы барга аңларга җиңел, чәйнәмәсәң дә. Системаларның барысы бер калыптан… Һәм үз башына котырамы әллә?

Татар түрәләре шикелле милләтем өстенә төкермәдем әле мин. Татар телле балалар бакчалары, мәктәпләре, югары уку йортлары – иң мөһиме. Гаиләдә Ана телебез өстенлек итсен! Бернинди стратегия дә аңа җитә алмаячак. Идел озынлыгы планнар язып кына уңышка ирешү юллары юк. Бүген үк башларга түгел, күптән аңа керешергә кирәк иде. Акылыбыз төштән соң булудан туктыйк. Кабатлана тарих. Ә без, Берлинны алгандай шаулап, стратегия дибез. Нәрсә дияр «иябез»? Тегендәгесе.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии