Бар фаҗигасен язарга сүз җитмәс…

Мин үзем 1941нче елның август аенда туган кеше һәм инде, билгеле, ул чордагы хәлләрне үз тирем, үз тәнем белән тоеп һәм үз күзем белән күреп үскән кеше. Сталин чорын мактарга тырышып, кеше башын чуалтырга тырышучылар барлыгын «Безнең гәҗит»тән укып белдем һәм бик нәфрәтләндем. Минем уйлавымча, бу кешеләр бүгенге гаделсезлекләрне мактап ятучыларга ачулары чыгып кына язалардыр диеп уйлыйм. Чөнки ул вакыттагы (Сталин вакытындагы) хәлләрнең чынын без белеп тә бетерә алмаганбыз бит һәм аларны бездән яхшы итеп яшерә дә алганнар. Минем уйлавымча, алар кемгәдер яхшы тормыш шартлары тудырган икән, бу бит йөз мең кешенең бер яки икесенә генә туры килгән, һәм ул да калганнарны алдар өчен генә. Ул вакытларда халкыбызның ничек яшәгәнен, аеруча авыл халкының нинди шартларда көн күрүен бөртекләп язып тормыйм, чөнки ул турыда инде «Безнең гәҗит»тә бик дөрес итеп язып торалар.

Минем бүген шул чорда авылыбызда булган бик тә авыр хәлне сөйләп китәсем килә. Бу хәл Бөек Ватан сугышы бетеп, 2-3 ел үткәч җәй аенда, урак ура торган көннәрдә булды. Ул вакытта миңа 6-7 яшьләр иде дип беләм. Авылда урак уру чорында эшкә яраклы бар кеше кырда була, авылда бала-чага һәм бик картлар гына кала иде. Кырда кызу эш барганда авылга районнан вәкил килә, һәм колхоз җитәкчесенә кырдагы барлык кешеләрне кыр станына җыярга әмер бирә. Бу җыелышның көн тәртибе Сталинга хат язу, уракны тизрәк тәмамлау һәм хөкүмәткә фәлән кадәр ашлык сатуга йөкләмә алу турында икән. Билгеле инде, кешеләрне тиз арада җыялар. Шушы вакытта безнең күршедә генә яшәүче Миңнури апа: «Нинди җыелыш соң ул кызу эш өстендә?» – диеп сорап куя. Аңа әйтәләр: «Районнан вәкил килгән, Сталинга хат язарга кирәк икән», – диләр. Миңнури апаның холкы шулайрак булганмы яки ачуы чыккан вакытка туры килгәнме, анысы безгә билгесез инде, шунда әйтеп куйган бит: «Шул Сталинга тотабыз да хат язабыз, ә үзебезнең балаларны ашатырга өйдә бернәрсә дә юк», – дигән. Билгеле инде, җыелыш була, хат язалар, андагы сүзләргә бер кеше дә каршы килми, ләкин ике көн үткәч районнан кораллы кешеләр килеп, Миңнури апаны җитәкләп алып китәләр. Моңа кадәр язганнарымны авыл кешеләре сөйләүләреннән ишеткән булсам, теге кораллы ике кешенең Миңнури апаны җитәкләп алып китүләрен үз күзләрем белән күреп калдым. Ул хәлнең бар фаҗигасен язып бетерә алмам сыман. Миңнури апаның ике кызы әниләренә иярергә тырыша, бичаралар, елыйлар, әниләре елый. Ә теге ике кеше ул балаларны куркыта, әниләре яныннан куа. Урамдагы бу хәлне күргән кешеләр барысы да елый. Авыл халкы балаларны аралап алып калды. Бу кызлар миннән кечерәк иде, олырагына 4-5 яшь булса, кечесе 3-4 яшьлек булгандыр бәлки, ә әтиләре сугыштан кайтмаган аларның. Мин аларның исемнәрен дә хәтерләмим, чөнки кызларны күрше-тирә кешеләре азрак тәрбияләп тордылар да каядыр илтеп калдырдылар. Менә ул Сталин чорындагы кешеләргә булган хөрмәт: әтиләре – сугыш корбаны, әниләре – Сталинга ярамаган сүз әйтү корбаны, ул кыз балаларның кайда һәм ничек яшәүләрен беркем дә белми.

Җәүдәт МӘННАНОВ

Комментарии