- 17.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Алты яшьлек Гарифҗанны ике аягыннан күтәреп, кулак калдыгы, дип, ишегалдындагы арбага чыгарып аттылар, борыны бәрелеп, кан ага башлады. Авыл агайларының болай кылануын аңламаса да, аккан канын җиңе белән сөртә-сөртә, яшь аралаш: «Үскәч, мин сине үтерәм», дигән үзәк өзгеч тавыш чыкты аннан. Авылда кулаклар рәтендә йөргән Җәләев Салихҗанның мөлкәтен тартып алуны, аның малаеннан үч алудан башладылар. Алынасы әйберләр арбага төялде, Салихҗанның хатыны Бибихатирәне авырлы килеш өч баласы белән урамга куып чыгардылар. Озак та үтми, өйләрен сүтеп, күмәк хуҗалык бригадасы йорты итеп күтәреп тә куйдылар.
Бибихатирәне балалары белән ут күршесе Заһидулла абзый кышлыкка үз өенә торырга кертә. Җәй җиткәч, үрелгән лапаста яшиләр, ачлы-туклы көн күрәләр. Чит җирләргә киткәннән бирле, Салихҗанның бер хәбәре дә юк, исәнме-юкмы икәне билгесез.
…1931нче елда авылда күмәк хуҗалык төзелеп бетә. Ләкин Салихҗан анда керергә ашыкмый. Урта хәлле крестьян булса да, аны кулаклар рәтенә кертәләр. Ул бөтен гомерен аучылыкка багышлый: атлар белән бүреләр аулый. Ул чорда бүреләр бик күп үрчи, малларга зур зыян сала. Салихҗан авыл халкын бүреләр зыяныннан коткара, кешеләр моның өчен аңа рәхмәтле була. Ләкин авыл советы һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан аңа карата бөтенләй икенче караш яши. Аннан ничек тә котылу юлын эзлиләр. Салихҗан аларның үзләреннән котылу чарасын таба. Чита өлкәсенә эшчеләр җыйган чор була, хатыны белән киңәшләшә дә, ике дә уйламый, ерак юлга чыга, Бурятиягә барып җитә. Бер елдан Бибихатирәне һәм балаларын кайтып алырга вәгъдә бирә, ләкин ерак җирдән тиз генә кайта алмый. Бүреләр бастыра торган ике ат һәм ике сыер да күмәк хуҗалык абзарына күчә, ләкин Салихҗан болар хакында берни дә белми.
Гарифҗан абый: «Ул чакта миңа алты яшь чамасы. Өйдәге әйберләрне алып чыга башлагач, бер абзыйның кулында самоварны күреп, аңа аунап яткан ташны аттым. Башына тиде бугай, ачуыннан мине арбага атып бәргәне нык хәтердә калган. Үзе дә рәхәт күрмәде: безнең каргыш төшкәндер, суга батып үлде», – дип искә ала.
Менә 1932нче ел җитә. Бибихатирә тагын ир бала таба. Шулай итеп, гаиләдә өч ир, бер кыз бала була. Көтмәгәндә, Салихҗан кайтып төшә, бераз акча, кием-салым да юнәткән. «Әти кайткач, бик сөендек, ул көнне кая басканны да белми йөрдек», – дип сөйли Гарифҗан ага.
Ул елда иген уңа. Салихҗан, язмыштан узмыш юк, дип, күмәк хуҗалыкка эшкә керә. Барлык булган акчаларын җыйнаштырып, кечкенә өй салып керәләр, үзләренең баш өстендә түбәләре барлыкка килә.
Салихҗан ага 1975нче елда, Бибихатирә апа 1985нче елда вафат булдылар.
Кыямәт елларына тиң әлеге чорларны киләчәк буынга күрергә язмасын.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы.

Комментарии