«Туйдым, күпердән сикерик!»

Узган атнада редакция телефонына кызыклы шалтырату килеп иреште. «Җиңүнең 70 еллыгына ук язып куйган истәлекләрем бар. Тик аларны беркемгә тапшырмадым да, күрсәтмәдем дә. Быел да соңга калдым бугай инде», – дип көлде телефон артындагы тавыш. Баксаң, сугыш чоры баласы – 85 яшьлек Нурсанә апа Рәхмәтиева шалтырата икән.

– Тапшырылмаган хатлар инде бу. Ничә еллар буе саклап киләм. Кабаттан укый-укый һәр сүзен ятлап бетердем, – дип көлә Нурсанә апа. – Ветераннар елдан-ел кими, алар турында истәлекләрне туганнары гына саклый. Ә киләчәк буынга бу афәт турында җиткерергә кирәк.

Тумышы белән Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылыннан булган Нурсанә апаның балачагы сугыш елларына туры килә. Аның ачысын үзенә татырга туры килсә дә, ул сүзен әтисе белән бәйле истәлекләрдән башлады:

– Минем әтием Зыятдин Шәрәфиев 1892нче елда туган. Шуңа күрә аңа Беренче бөтендөнья сугышында да катнашырга туры килгән. Шунда ук бик каты тиф белән авырган. Аны үлгән дип, мәетләр янына вагонга да ташлаганнар инде… Шөкер, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Кайтмаса, алда сөйләнәчәк истәлекләрне мин белмәс тә идем. Сугыштан кайткан елны ук ул авылда колхоз оештыруга алына. Колхоз председателе итеп билгеләнә. Өч иптәшенә колхоз кирәк-яракларын барларга куша. Тегеләре күрше авылдан төяп алып кайта. Тик әти бүлеп бирелгән акчага алмаганнарын чамалап ала һәм штраф кәгазе язып бирә. Иптәшләре аңа яла яга: совет хөкүмәтенә каршы баруда гаеплиләр. Колхоз төзелешен дискредитацияләү пункты буенча әтине 1937нче елда 10 елга хөкем итәләр. Тик ул өч ел ярымнан иреккә чыгарыла.

Әтисенең күргәннәрен тамак төбенә утырган төер аша сөйли Нурсанә апа. Зыятдин абыйны ничә ел буе җәберләп тотулары да, көн саен мылтык терәп, «Мин гаепле» дип язып, кәгазьгә кул куярга кушулары да – барысы да күз алдыннан үтә.

Зыятдин абый анда җәфа чиксә, авылда гаиләсе дә рәхәт күрми.

– Без 5 бала үстек. Әтине кулга алган елны миңа 2 яшь булган. Әни берүзе ничек чыдагандыр. Әтине алып китүгә үк, безгә бер-бер артлы салым кәгазьләре килде. Әтием умартачы иде. 15 сутый бакчада булган һәр умарталыкка, һәрбер алмагач агачына салым салдылар. Өстәвенә, әти белән әнине мыскыл итеп, кәнсәләргә карикатурасын элделәр. Апамның сүзләре әле дә йөрәккә үтеп керә. Чистайдан районга кайтканда бер биек күпер бар. Әни белән шуннан кайтып килгәндә апам: «Әни, авылга кайтасы килми, күпердән сикерим», дигән. «Әй, кызым, мин дә сикерер идем, авылда тагын дүрт балам бар шул» дип җавап биргән.

Тугызынчы дистәсенә якынлашса да, әтисез авыр елларны яхшы хәтерли Нурсанә апа. Аларга мал йортында яшәргә туры килүләре дә хәтерендә уелып калган.

– Кичәгедәй хәтерлим: күрше кызлардан көнләшә идем. Аларның идәннәре тигез, черек түгел. Ә безгә бәрәннәр белән әүмәкләшеп үсәргә туры килде. Әни фермага сарык йонын алырга киткән җиреннән йөгереп кайтты. Аның үзәк-өзгеч итеп: «Балалар, тизрәк чыгыгыз, түшәм коела», – дип кычкырганы әле дә колагымда шаулый, – дип хәтер йомгагын сүтте Нурсанә апа.

Зыятдин абый авылга 1940нчы еллар ахырында әйләнеп кайта. Вакытын гаиләсе янында үткәрергә өлгерми – Бөек Ватан сугышы башлана. Шактый олы булу сәбәпле, аны хезмәт армиясенә алалар. Туган нигезенә 1949нчы елда гына әйләнеп кайта.

– Беренче класска 1942нче елда бардым. Бер бит кәгазь һәм гади карандашны өчкә бүлеп, балаларга өләштеләр. Биткә таяклар сызып чыктык та, карандашны җыеп алдылар, кәгазь битен үзебез белән өйгә алып кайтып киттек. Икенче көнне тагын бер бит бирерләр дип мәктәпкә килдем, «кичәгесен алып кил», дип куып кайтардылар. Берничә көн шул бер биткә язабыз икән, – дип көлеп искә ала әңгәмәдәшем.

Уку эш белән үрелеп барган. Ашарга пешерү дисеңме, кием ямау дисеңме – барысы да Нурсанә апаның кечкенә кулларына калган. Аңа да карамастан, зарланмыйча алга таба карап яшәгән. Кечкенәдән тишек чабата белән судан кайтырга туры килгәнен дә искәртә ул. Шуңа күрә бүген аяклары сызлый, ике күзендә катаракта авыртуы.

Моңа да карамастан, һәр туар таңга сөенеп, Аллаһыга рәхмәт укып яши Нурсанә апа. «Бу вакыйгалар тормышның кадерен белергә өйрәтте, – ди ул. – Әти үзе янымда булмаса да, аның белән бәйле истәлекләрне күңел түрендә йөртү, аның белән горурлану мөмкинлеге булганына рәхмәт әйтеп яшим».

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии