Безне искә алырлармы?

Безне искә алырлармы?

Сугыш еллары турындагы хатирәләр бер кешене дә битараф калдырырлык түгел. Безнең гаиләдә дә әлеге еллар турында еш искә алына. Бигрәк тә соңгы арада, әтиләре сугыштан кайткан һәм дәүләт тарафыннан күп игътибарга лаек булган кешеләр турында ишеткәндә. Балачагын үзәк өзгеч истәлекләр белән искә алган кайнанам – Баһавиева Галимә Җамали кызының күңелендә үпкә хисе бар.

Сугыш башлануның беренче айларында ук яшь ярымлык ике игезәк кыз һәм 4 яшьлек малай үстереп яткан гаиләгә әтиләрен сугышка озатырга туры килә. Әниләре хатирәләрендә әтиләре Җамалиның балаларын соңгы тапкыр башларыннан сыйпап чыгып китүе турында еш ишеткән алар. Бу аның балаларын соңгы назлавы булган. Галимә әнинең әнисе – Саимә әби бик тырыш һәм акыллы хатын була. Бөтен авылга алты сыер булган заманда да, шуларның берсен өч ятим бала белән торып калган Саимә әби асрый. Шуның өстенә тагын сарык, тавык тота.

Бераз үсә төшкәч, балалар да әниләренә булыша башлый. Бакча казыйлар, «уфалла» арбасы белән бакчага тирес ташыйлар. Иртән урманга барып, өй миченә ягарга коры ботак җыеп кайталар. Урманда коры ботак табып булмаганга, бу эш иң авырларыннан санала. Аның өчен 6-7 яшьлек балалар агачка менәргә, аннан ботакны кисеп төшерергә тиеш булган бит.

Ашарга инде кычыткан ашлары, үзебезнең якта үскән җиләк-җимеш, кузгалак, күкәрин бәрәңгесе игеп, күмәч итеп пешереп ашаганнар. «Җәйгә чыккач, печән богылы астыннан тәтем чыга, аның бәрәңгесе була, шуны бик тәмләп ашый идек», – дип искә ала Галимә әни бүгенге мул табыннарга карап.

Укуга килгәндә, авылда балалар бик күп булган ул чорда. Галимә әни яшендәгеләрдән генә дә 34-35 балалык А, Б, В, Г, Д, Е, Ж сыйныфлары җыелган. Өйдә эш бик күп булганлыктан, дәрес хәзерләрлек вакыт табылмаган. Мәктәпләрдә бик салкын булган, аякка иске-москы белән чабата кигәннәр. Китапларны тыгып йөрергә сумкалар һәм дәфтәрләр турында әйтәсе дә юк. Шуңа карамастан укытучылар бик яхшы, белемле булганнар. Бигрәк тә пионер булуны бик нык көтеп алганнар, бик нык шатланганнар, комсомол оешмалары колхозда актив булганнар, ярдәм итеп торганнар.

Мәктәп аларның өеннән ерак булмый. Шуңа да мәктәпкә алар кышын да башмакчан гына барганнар. Ә бер көнне әниләре күрше Бәксәр авылында яшәүче урыска киез итекләр сугарга биргәнлеген әйтә. Әй куаналар ике кыз. Итекләрне тизрәк кияселәре килә. Шулай беркөнне алар, әниләренә әйтми генә, Бәксәр авылына юл тота. Кыш. Салкын. Аякларында агач башмак. Бәксәргә барып җиткәндә бу ике бала туңып, өшер дәрәҗәдә, итек сугучы урыска килеп керәләр. Урыс бу балаларны бик кызгана. Башта мич башына утыртып җылыта, аннан ашата һәм ат җигеп кызларны кире Битаманга кайтарып куя. Ә бер-ике көннән итекләрне әзерләп китереп тә бирә.

Сугыш беткәндә Галимә әнигә 7 яшь була. «Ул елны яз иртә килде, шатлыклы хәбәрне ишеткәч, без, бөтен балалар, яланаяк йөгереп йөргәнне хәтерлим», – ди әни. Сугыштан кайткан кешеләрне сәламәтме ул, гарипме бик шатланып каршы алганнар. Туганнары сугыштан кайткан йортта шатлык тулы булган, ә Галимә әниләр гомер буе әтиләрен көткәннәр.

Сугыштан соңгы еллар Галимә әни сөйләве буенча тагын да авыр булган. Әниләре таякка эшләгән, шуның өстенә займга ит җыя торган булганнар. Әтиләре яки абыйлары сугыштан кайткан гаиләләрдә алай ук азапланмаганнар, чөнки аларның йортларында ир-ат булган. Нинди генә эшкә тотынсалар да, ир көче ир көче инде. Ә менә әниләр кебек, әтиләрен сугыш йолкып алганнар гомер буе азапланып яшәгәннәр. Әниләре ачлы-туклы килеш кая гына чапмаган, ниләр генә күрмәгән. Галимә әни үзе дә әнисенең ул караңгы тормышта ничек сынып калмавына соклана.

Гомер узган. Дөньяда тормыш төзекләнгән. «Сугыш батырларына ел саен Дан җырлана. Сугыш кырында ятып калган солдатны бер минут тынлык белән искә алалар да, тагын бер елга оныталар, – дип көрсенә сугыш ятиме. – Әтиебез шушы тормыш өчен яшьли сугыш кырында үлеп калды. Без әтисез, газаплы тормышны күреп үстек. Авыр елларда безнең җилкәдә ил күтәрелде. Ник безне шушы көнгә кадәр «Сугыш чоры балалары» дип, Тыл ветераннары белән тигезләмиләр дип уфтана ул. Әтиләре сугышка киткән һәр гаилә билгеле. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында үлгән балаларны искә алырга вакыттыр инде», – ди ул.

Бүген Галимә әни барлык яктан җитеш, матур тормышта, килене белән улы хасиятендә кадерле дәүәни булып, йортның олысы булып 80 яшен тутырып бик бәхетле гомер кичерә.

Яшь буынга Галимә әнинең теләр теләге шул: «Без күргәнне берүк күрә күрмәсеннәр, тыныч, матур яшәсеннәр, сугыш дигән афәтне белми, бәхетле булсыннар. Иң мөһиме: тырышып укысыннар, укыган кеше генә бу тормышта үзен таба ала, ә балаларның, бүгенге көндә, моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар».

Нурания БАҺАВИЕВА,

Олы Битаман урта белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Комментарии